Туганайлар

Православныйларга изге җирләргә бару тиешлеме?

Соңгы ике дистә ел эчендә изге җирләргә барып теләк итү, аруландырылган суларда коенып кайту кебек гамәлләрнең күпләп таралуы күзәтелә. Мөселманнарда хаҗга бару - "Коръән"нең мәҗбүри үтәлергә тиешле төп баганаларыннан санала, ягъни үзен мөселман дип санаган кеше гомерендә бер тапкыр булса да, изге сәфәрдә булып кайтырга тиеш. Бездә дә Изге Иерусалим...

Соңгы ике дистә ел эчендә изге җирләргә барып теләк итү, аруландырылган суларда коенып кайту кебек гамәлләрнең күпләп таралуы күзәтелә. Мөселманнарда хаҗга бару - "Коръән"нең мәҗбүри үтәлергә тиешле төп баганаларыннан санала, ягъни үзен мөселман дип санаган кеше гомерендә бер тапкыр булса да, изге сәфәрдә булып кайтырга тиеш. Бездә дә Изге Иерусалим җиренә баручыларның саны елдан­-ел арта.
Үзебезнең илдә дә изге дип саналган җирләр шактый. Андый урыннарда булу кешегә нәрсә бирә? Безнең өчен мондый сәфәрләр кылу кирәкле эшме? Әллә барсаң ярый - бармасаң ярый гынамы? Башта бөтерелгән шундый сорауларны әле күптән түгел генә Түбән Новгород ягындагы изге җирләрне күреп кайткан карендәшебез Валентина Максимовага бирдек. Соравыбызга төп-төгәл җавап бирмичә, барырга кирәкме-юкмы икәнен үзебезгә хәл итәргә калдырып, ул түбәндәгеләрне сөйләде.
Ходай үзе билгели
Преподобный Серафим Саровскийның өйрәтмәләрендә болай диелгән: "Йокыдан торгач, изге тәреләр каршына басып, өч тапкыр "Ходай иманын", өч тапкыр "Алла Анасына" һәм бер тапкыр "Дөрес деннең символы" иманын чын күңелдән укып, аннан көн дәвамында үз эшләрең белән шөгыльлән.
Эштә чакта, яисә кая булса барганда, "Ходаем, Иисус Христос, Алла улы, мин җазыклыны җарлыка" дип әкрен генә үз алдыңа укы. Тирә-ягыңда кеше күп булганда, үз эчеңнән генә "Әй, Ходаем, җарлыка" дип телә.
Төш вакытында иртән торгач укыган өч иманны шул ук тәртиптә укы. Төштән соң үз алдыңа: "Әй Изге Алла Анасы, мин җазыклыны коткар" дип теләк итеп йөр.
Йоклар алдыннан тагын өч төп иманны иртәнге кебек укып, келәү итеп, кач кылып йокларга ят.
Бу өч иман чиркәү уставы куйган тиешле иманнар җыелмасының иң беренчеләре санала, христиан диненең нигезе булып тора".
Күрсәтелгән тәртиптә укырга җай булмаганда, кайчан ничек җай чыга, шул чакта теләк итәргә мөмкин икәнен дә язып калдыра ул. Чөнки Изге Кенәгәдә болай диелгән: "...Ходай исемен телгә алып, аңа ялваручы һәркем кичерелер, коткарылыр..."
Бүгенге дөнҗа кешесе өчен туры китереп язылган бу өйрәтмәләрне күптәннән белсәм дә, Серафим Саровскийның тормышы турында укыганым юк иде. Гликерия түтиебез (җырак тутам) гомер буе Серафим Саровский яшәгән җирләрне барып күрергә хыялланды. "Инде мин күрә алмадым, ул изге җирләргә сез бармый калмагыз", - диде ул, үлгәндә. Ничектер, барырга һаман җай чыкмыйча йөрелде. Кайчан вакыт җиткәнен Ходайыбыз үзе билгели торгандыр. Уйламаган-нитмәгән җирдән шул якларга чыгып китәргә туры килде.
Мамадыш районы Урманчы авылында яшәүче Зоя Кириллова үзенең туганнарын, якыннарын, чиркәүгә йөрүчеләрне җыеп, ел саен бер изге урынга баруны оештыра икән. Быел Дивеево монастырена барырга булганнар. Шул якыннар исемлегенә мине дә керттеләр. Колышчыдан без өчәү идек. Кичтән барасын әйттеләр, иртән инде җыенып чыгып та киттек. "Нигә барам, ни өчен барам"нарны уйларга бөтенләй вакыт булмады. Ходай кушмаган эш булмас, дип, Түбән Новгород ягына таба озын сәфәргә кузгалдык.
Паломник түгел, турист
Автобусы уңайлы, юлдашларым - чиста күңелле, яхшы кешеләр, шуңа күрә аура да әйбәт булды. Чиратлашып, юл буена иманнар укыдык. Без барып җиткәндә, төнге ун тулып килә иде. Иң элек, Серафим Саровский источнигына тукталдык. "И, төн бит, нәрсә күреп була инде", - дигән уйларны: "Әле дә ярый төн булды", - дигәне алыштырды. Ник дисәң, без бит бик шаулы ха- лык, тыныч кына йөри белмибез. Көндез килсәк, башкаларга кома- чаулар идек. Монда да шау-гөр килеп барып төштек. Эмоция ташып тора, шуны тышка чыгарасы килә. Саровский суында коенып чыгып, кичерешләребез белән бүлешкәннән соң, кайтып гостиницага урнаштык. Вакыт төнге унике иде инде.
Дивеево - зур булмаган поселок, район үзәге. Производствосы, эше юк, шушында килүче туристларга, паломникларга хезмәт күрсәтә торган үзәк булып яши. Без урнашкан гостиница да шул максаттан чыгып төзелгән, әллә нинди "роскошь"лары булмаса да, кирәкле уңайлыклары бар.
Монастырь үзе миңа чүп арасында үскән роза чәчәген хәтерләтте. Монда биш йөзләп монашка яши. Туристлар да, паломниклар да, башка диндәгеләр дә, бөтенләй ышанмаучылар да, сихәтлек сорап, шушында киләләр икән. Чиркәү эчендә көн дә службалар бара.
Собор эчендәге гробта Серафим Саровскийның сөякләре сак лана. Озын чиратны үтеп, без дә кереп күрдек.
"Канавка Богоматери" турында ишетеп белә идем. Монда килгән халык озынлыгы 800 метрлы шул помост аша уза. Аны үткәндә 150 тапкыр "Алла Анасына даннау" иманын әйтергә кирәк ("Богородица Дева, радуйся" дип әйтелә). Тәртибе, тиешлеге буенча шулай. Бернәрсә дә укымыйча да, йөгереп тә уза аласың, бусы кешенең күңеленнән тора.
Серафим Саровский булган җирләрдәге чишмәләрдән су алырга, Ходай Анасы күренгән источникларда коенырга була. Миңа, сыңар аягымның чәнти бармагы белән генә чиркәүгә керә башлаган кешегә, әлеге изге җиргә баруым паломничество булды, дип әйтә алмыйм. Чөнки мин монда әзерлексез бардым. Чиркәүнең бөтен таләпләрен, кагыйдәләрен кабул итеп, аңлап бетермәгән хәлдә, каршылыклы уйлар калганда, моны әле паломниклык дип атап булмый. Минем священниклардан: "Православный кешегә изге урыннарга бару мәҗбүриме?" - дип сораганым бар. "Юк, мәҗбүри түгел", - дигән җавапны әйттеләр. Әмма элеккедән үк, кыенлыкларга калган кешеләрнең (Ходайга ышанучылар) изге урыннарга чыгып китүләре билгеле. Нәрсә өчен барганнар? Монах, монашкалар белән бергә келәү итеп, алар тормышы белән яшәү, михнәт чигү өчен. Ә хәзергеләрнең күпчелеге ни өчен бара? Кемнәндер: "О-о, шунда барсаң, файдасы тия, шунда коенсаң, җазыкларың бетә, савыгасың икән", - дигән сүзләрне ишетеп баралар. Бөтен күңелең белән Ходайны кабул итмисең, ышанып җитмисең икән, бернинди "Кодрәт" да булмый. "Кодрәт" булсын өчен, бөтен җаның-тәнең белән ышанырга кирәк. Анда бер атнага, бер айга баручылар бар. Мондагы монашкалар белән бергә келәү итеп, бергә эшләп, Ходайга чын күңелдән теләк итүчеләр алар.
Андыйларга бу урыннарда Алла Анасы үзе дә күренә, диләр.
C.Саровский тезләнеп иман әйткән таш янында
Туристларның күп килүе, бер яктан, монастырь тормышына комачаулык итсә, икенче яктан, "плүс"тер дә. Бүгенге Алласыз, Ходайсыз халыкка анда барып кайту - ниндидер бер орлык салыну, уяну кебек. Турист булып
бардым да кайттым түгел - синең белән бергә благоприятный бер халәт кайта. Үткәнне, бүгенгене уйларга, чиркәү тормышына якынаерга этәргеч ясала.
Тиеше шул
Татар дусларым арасында да бу урыннарда булучылар бар. "Җаныма урын таба алмаганда, шуннан алып кайткан әйберләргә орынсам, кагылсам, үземә җиңеллек табам", - ди бер иптәшем.
Бу сәяхәттән тынычланып кайттым дип әйтә алмыйм, киресенчә, күңелем кузгалып, сорауларым арта төште. Серафим Саровскийның "Житие" китабын укып чыктым. Күп кенә каршылык лы сорауларыма аннан җавап таптым. Без бит Алласыз заманда үскән буын. Бүгенге дөнья һәм чиркәү дөньясы арасында буталып калучылар. Шуңа күрә күңелдә каршылыклы сораулар гел туып тора. Төгәл җ вапны беләсе килә. Ә чиркәүнең үз законнары. Үскән чакта, җырак әбиемнән сорашырга ярата идем. "Әби, ник алай булган?" - дигән соравыма каршы ул: "Тиеше шул булган", - дип куя.
Бетте. Яңадан сораш юк. Тиеше шул булгачтын, үзеннән үзе аңлашыла... Чиркәүдә дә шулай.
Бу сәяхәтне оештырган Зоя Алексеевнага чиксез рәхмәтлемен. Искиткеч киң күңелле кеше. Чып-чын мәгънәсендә - киң күңелле. Үзе ул кибет тота икән. Кайберәүләр акчаны җыя-җыя - һаман җитми. Ә ул менә ел да, туганнарын җыеп, шушындый изге урыннарга алып бара. Тапкан байлыгын башкалар белән бүлешә. "Ул байлыгы белән генә түгел, җанының җылысы белән дә бүлешә", - диделәр аны күптәннән белүчеләр. Мин моның белән тулысынча килешәм.
"Иртәгә бару җае бар, яңадан барасыңмы?" - дип сорасалар, әлегә юк, диярмен, мөгаен. "Нигә?" дисәләр, җырак әби әйткәндәй, "Тиешлесе шул!" Күргәннәремне башымнан уздырып чыгарып бетерергә кирәк".
Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: