Туганайлар

ПАЛЫЙ ТҮТИНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Зәй районы Урта Пәнәче авылының нәкъ уртасында диярлек бер агач йорт тора. Шәп-шәп таш өйләрдән күпкә кайтыш булса да, авылда әби-бабайлар яшь чакларында төзегән агач өйләрдән әллә ни аерылып тормый ул. Таза нарат бүрәнәләрдән салынгангамы, тыштан әле нык күренә. Ә менә нигез тирәләрен якын килеп ныклап күзәтсәң, аскы бүрәнәләр шактый...

Соңгы елларда сугыш ветераннарын кайгырту көчәйде, квартира алу өчен сертификатлар бирелә, дип, күпме купшы сүзләр сөйләнелә, һәр елны җиңү көнендә кыйммәтле-кыйммәтле бүләкләр өләшенә. Бик куанычлы хәл, билгеле. Тик шунысы бар: әлеге бүләкләр кемнәргәдер тия, ә кемнәрдер үзенә тиешлесенә тиенә алмыйча, мәңгелек йортына китеп бара. Палый әби дә күңелендә йөрткән рәнҗеше белән китеп бармаса ярар иде.

Рәте белән бөртекләп сөйлим әле. Биш яшьтә әтисез, унөч яшьтә әнисез калып, ятимлек ачысын җитәрлек татыган бала ул. 1942 елда унҗиде яше тулып киткән дәдәсен сугышка озаткач, кечкенә энесен дә карарга туры килә аңа. Ул үзе бу көннәрне болай искә ала: "Бүгенгедәй хәтеремдә: дәдәйне (Тукай районы Аулаш авылыннан Иван Мифодеев) кочагымнан ычкындырмыйча, җылыйм да җылыйм. Ә ул, апаем, җылама, пае-гымны бирерләр, ничек тә ачтан үлмәссез әле, дип, безне юата. Урман кисү эшенә йөргәч, аңа паек бирәләр иде. Праскый җиңги белән "Красная Заря" хуҗалыгына дәдәйнең паегын сорарга киттек. Дәдәгез сугышта булгач, паегы бирелми инде, диделәр. Моны ишеткәч, җылап ук җибәрдем, өйдә мине ач энем көтә бит әле. Шунда берсе миңа карап торды да, апаем, гәүдәң ныклы гына күренә, әйдә, урман кисәргә үзең чык син, диде. Пычкы тартырга кулымның җегәре җитмәсә дә, нишлисең, ризалашырга туры килде. Шулай 24 яшькә хәтле урман кистем. Ул көннәрне искә төшергәндә, әле дә йөрәгем жу итеп куя, төннәрен җылап ятам, дип сөйләде Палый түти.

Урта Пәнәчегә килен булып төшкәч тә, тормышлар җайлы гына бармый. Өйләре янып, кечкенә куышта торып калалар. Бер-бер артлы биш бала туа. Икәвең бергә җигелеп эшләгәндә, күп нәрсәгә ирешеп була бит ул. Миша дәдәй белән Палый түти менә шушы нарат өйне салып чыгалар. Заманында авылдагы иң шәп йортлардан чутлана ул. Тик яңа өйдә озаклап бәхетле яши алмыйлар: башта бер улларын, Бакуга командировкага баргач, кыйнап, имгәтеп кайтаралар. Күп тә үтми, икенче уллары белән дә шундый хәл була: анысын Чаллыда гарипләндерәләр. Икесенең дә акылларына зыян килә. (Хәзерге вакытта берсе исән түгел, икенчесе Алабуга шәһәрендә инвалидлар йортында). Моннан биш ел элек карты үлгән. Ул исән булса, бу көнгә калмас идем, дип елый Палый түти. Соңгы ике елда гына да дүрт операция ясаганнар (барысы да түләүле!). Башта бөереннән таш алганнар, аннан күзендә глаукома башланган. Бер күзен бөтенләй алырга туры килгән. Хәзер инде икенче күзе дә шәүлә генә күрә икән. Үлгәнче, бөтенләй сукыраймасам ярар иде, дип борчыла. Бәла килсә, ялгыз гына килми, диләр. Ашказаны, эчәкләре эшләмичә, тагын операция өстәленә яткан. Бусында инде эчәккә трубочка беркетеп калдырганнар. Авыр күтәрергә, бернинди эш башкарырга ярамый. Хәер, теләсә дә, ул эшли алмый инде. Хөкүмәт тол карчыкларга квартира алырга сертификат бирә, дигән хәбәрне ишетеп, Палый түти дә нык шатланган. Нигезе беткән өйдә җылы тормый, кыш көне карлар көрәргә чуты да юк... Палый түти шулай уйласа да, Зәйдән өен тикшерергә килүчеләр башкача фикер йөрткәннәр. "Тузу - 40 процент кына, әле бу өйдә яшәргә дә яшәргә", дигән нәтиҗә чыгарып киткәннәр. Бу гаделсезлек белән көрәшергә аның инде көче юк. Безнең алдыбызга картының да, үзенең дә орден-медальләрен, документларын чыгарып тезде. Миннән нишләп шулай көләләр, дип, яшь бала күк күз яшьләрен түкте. Саулыгы булмаса да, группа да бирмәгәннәр үзенә. Группа алу өчен, бөтен врачларны йөреп чыгарга кирәк. Кызларының җае чыгып, больниска алып барганда, врачларның я берсе, я икенчесе туры килми. Ә полиэтилен капчыкка тоташкан эчәкләр белән ул унбиш минуттан да артык түзеп тора алмый... Менә бит нинди хәлләр. Инде хөкүмәт башлык-лары шушындый әбиләрнең тормышын җиңеләйтү өчен, бөтен уңайлыклары булган квартиралар бирергә карар чыгарган икән, урыннарда утыручылар шуны җиренә җиткерсеннәр иде. Шуның өчен җаваплы кеше икәнсең, таш бәгырьле булма инде.

Я үзләре, я балалары әрсезрәкләр, хәлләре Палый түтинекеннән күпкә яхшырак булса да, яхшы квартираларга кереп утырды. Капшана-капшана, өйалды ишегеннән чыгып, үтенүле-өметле караш белән безне озатып калды ул. Җүнсезлегебез, ваемсызлыгыбыз, бәгырьсезлегебез өчен безгә оят иде... Якын киләчәктә Зәйдән Палый түтине дә, безне дә шатландыра торган хәбәр ишетәсе килә. И, Ходаем, бу мәндәңне ярдәмеңнән ташлама.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: