"Азатлык" радиосы журналисты Наил Алан: "Мәктәпләре ябылганда керәшен үсмерләренә җәйге лагерь өчен акча бирелә".

"Азатлык" радиосы журналисты Наил Алан радио сайтында "Айбагыр" этнолагереның дәүләттән акча отуы уңаеннан мәкалә урнаштырган.
2014 елның августында керәшен үсмерләрен бергә җыеп җәйге лагерьда ял иттерү өчен Татарстан хөкүмәте 300 мең сум акча бирәчәк. Бу хакта Азатлыкка Татарстандагы керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, керәшеннәрнең "Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова белдерде. Аның фикеренчә, бу "Айбагыр" дип аталган җәйге лагерь мәктәпләр ябылганда керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, халык йолаларын яшьләр күңеленә иңдерү өчен иң кулай урын булып тора.
Аның фикеренчә, мәктәп ябылып башка авылга укырга йөргән укучылар милли гореф-гадәтләрдән читләшә, рус авылына эләксә татар телен оныта. "Авыл хәлсезләнде, анда яшәүчеләр, укучылар саны кимеде дип мәктәпләрне ябу бу авылның бөтенләй юкка чыгуына этәргеч кенә бирә, ә яшь буынның электән килгән гореф-гадәтләр белән бәйләнешен өзә", ди ул.
Республикадагы керәшен оешмасы төрле юллар белән гореф-гадәтләрне үсмерләр күңеленә сеңдереп калырга тырыша. Хөкүмәт биргән 300 мең сум грантка киләсе җәйге "Айбагырга" 100 үсмерне чакырырга җыеналар. Лагерьда үткәреләчәк чараларны бүген үк барлый башлаганнар. Керәшен үсмерләре өчен өченче ел рәттән бергә очрашу аралашу, гореф-гадәтләрне, җыр-биюләрне өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.
Беренче елны без үзебезнең керәшен тормышында, фольклор коллективларында, төрле фестивальләрдә, Питрау бәйрәмнәрендә катнашкан 10 яшьтән 15 яшькә кадәр булган балаларны чакырган идек. Без ике тапкыр "Керәшен яшьләре форумы" үткәрдек, әйдәманнарны актив яшьләр арасыннан җыйган идек, быел теләүчеләр бик күп булганга, бәйге үткәреп сайлап алдык.
Быел лагерьга килгәннең 60%-ы узган ел да "Айбагыр"да булган балалар иде. Алар ел буе бу лагерьны көтте, "Вконтакте"да махсус төркем булдырдык. "Айбагыр" үсмерләр арасында зур кызыксыну тудырды, чөнки этно тәрбия аларга нык ошый.
Бу лагерь көннәре август аенда үтә. Керәшеннәрнең "Бал спасы", "Алма спасы", Чикләвек спасы" бәйрәмнәрен дә үткәрәбез. Көрәшчеләр килеп бил алышу серләренә дә өйрәтә.
Быел Казан кирмәнендә "Керәшеннәр сәнгате" дигән күргәзмә эшләгән иде, балалар аны да барып карады", ди Белоусова.
Элекке елларда керәшен үсмерләренең "Айбагыр" лагере өчен акчаны химаячеләр, төрле вакыфлар биргән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 14:16Мамадыштан 84 яшьлек пенсионер скрипкада уйнарга өйрәнгән Николай Григорьевта скрипкада уйнау теләге армияда хезмәт иткәндә барлыкка килгән6700
-
14 апрель 2021 - 13:08Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды Ике мәктәптә дә тантана укучылар, кунаклар чыгышлары белән үрелеп барды5300
-
14 апрель 2021 - 11:52Россиядә җәйнең нинди булачагы билгеле Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, диде Роман Вильфанд7200
-
14 апрель 2021 - 11:44В Культурном центре пройдет семинар для руководителей фольклорных коллективов Семинар будет способствовать повышению профессионального мастерства и знаний руководителей фольклорных коллективов по кряшенским народным исполнительским традициям7100
-
14 апрель 2021 - 09:28В Казани состоится выставка художника Ильи Максимова Мероприятие пройдет в Доме дружбы народов Татарстана8300
-
14 апрель 2021 - 09:03Чәчләргә файдалы кефир маскасы Чәч матур, йомшак булсын, ялтырап торсын өчен кефир маскасы ясарга киңәш итәбез6900
-
14 апрель 2021 - 08:16Владыка Иннокентий совершит богослужение в кряшенской церкви в Набережных Челнах Великопостное архиерейское богослужение пройдет 23 апреля8300
-
14 апрель 2021 - 07:55«Нагайбакская весна»: в Касселе чествовали ансамбль «Гумыр» Ансамбль был образован в 1971 году6300
-
14 апрель 2021 - 06:01В Нижнекамске в кряшенском приходе состоится поднятие купола и креста Знаменательное событие запланировано на 14 часов дня9300
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.31400
-
13 апрель 2021 - 15:45Дмитрий Баранов "Мин юморист" телевизион тапшыруының киләсе турына үтте "Мин юморист" - яшьләр өчен татар телендә шәп шоуларның берсе10600
-
13 апрель 2021 - 12:00Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лена Бичаринаның юбилей кичәсе булачак Концертта Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле дә катнашачак37801
-
13 апрель 2021 - 10:22Түбән Биш балалары космосны күзаллаулары буенча рәсемнәр ясадылар Авыл китапханәсендә яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, ил космонавтикасы белән горурлану тойгылары уяту максатыннан чара үтте13700
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
13 апрель 2021 - 10:48ТикТокта Анный түти Мидюкинаны 2 миллион кеше карады - видеоБүгенге көндә "Туганайлар"ның ТикТок социаль челтәрендә язылучылар саны 11 меңгә җитте18400
-
12 апрель 2021 - 09:22Күкеләре кычкыра өзеп... Татарстанның халык җырчысы Лена Бичарина 12 апрель көнне гомер бәйрәмен каршылый142013
-
13 апрель 2021 - 12:00Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лена Бичаринаның юбилей кичәсе булачак Концертта Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле дә катнашачак37801
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.31400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика