Туганайлар

Керәшен компоненты ничә мәктәптә укытыла?

16 апрель көнне Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында "Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты" дигән темага семинар үтте.

Проблемалар, проблемалар, проблемалар...

Семинарда Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге җитәкчесе Геннадий Макаровның «Белем бирүдә этник кыйммәтләр һәм культураларның буыннан-буынга күчә баруы», «Айбагыр» этник лагереның педагог-оештыручысы Светлана Максимованың «Туган телебез һәм культурабызны саклау һәм өйрәнү алымы буларак этнокультуралы лагерь», Казан культура һәм сәнгать университеты профессоры Татьяна Дунаеваның «Класстан тыш белем бирү системасында керәшен белеме буенча чыганаклар», Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Ольга Бятикованың «И.Алексеевның керәшеннәр өчен уку китаплары», Чаллы шәһәре керәшен атнакөн мәктәбе директоры Нина Кудряшованың «Яр Чаллы шәһәре керәшен атнакөн мәктәбенең эш тәҗрибәсеннән», Казан федераль университеты доценты Николай Максимовның «Керәшен этнокультурасы компонентларын кулланып дәрес-ләр оештыру» дигән темаларга докладлары тыңланды.
Доклад-чыгышларның исемнәре белән танышкач ук, сүзнең нәрсә хакында барганлыгын төшенү кыен булмас. Семинарда яңгыраган фәнни ачышларга да, аерым укытучыларның эш тәҗрибәсенә дә, керәшен компонентын куллануда күзәтелгән кыенлыкларга да тукталмыйча, бүгенге көндә, гомумән, татар мәгарифе ни хәлдә икәнен ачык-лап үтик.
Укыту планын раслаганда, мәктәпләрдә, беренче чиратта, уку стандартлары күз алдында тотыла. Укучы уку стандартына тәңгәл килерлек белем алып чыгамы? Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре нинди? Шуның буенча мәктәпнең рейтингы билгеләнә, шуңа карап педагогик коллективның эшенә бәя бирелә. Әйбәт даның бар икән, әти-әниләр балаларын җитәкләп сиңа китерә (хәтта баланы шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөртергә туры килсә дә). Нәтиҗәләрең түбән икән, синең белән кешечә сөйләшеп тә тормыйлар. Ә инде математика, рус теле, физика, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ нәтиҗәләрең югары булса, тормыш түре сиңа ачык дигән сүз. Кызганычка каршы, әлеге белем бирү системасында баланың эчке дөньясына, рухи омтылышына, милли хисләренә бөтенләй урын юк... Математикасы "3"ле белән генә бәяләрлек булса да, бәлки аның җанына бөек язучылык, шагыйрьлек сәләте салынгандыр. Күңеле биектә - сәнгать дөньясында очучыларны да, һаман саен шул БДИ нәтиҗәләре белән куркытып, аларны бернигә яраксыз ком-плекслы кешеләргә әйләндерәбез түгелме? Киләчәгебезгә җансыз роботлар кирәк микән соң?? Әле дә ярый, белем бирү системасында эшләүчеләр бары да бер төсле түгел. Бу темага сәгать бирелмәгән, бу эш өчен түләү каралмаган, дип тормыйлар. Йөрәкләре ничек кушса, шулай эшләп яталар. Андыйларның БДИ күрсәткечләре, бәлки, башкаларныкыннан калыша да торгандыр, тик алар укыткан балалар унбер ел буена күңелләре теләгән белән шөгыльләнә, табигый сәләтләрен үстерә алалар. Шул өлкәдә ирешкән уңышлары өчен мактау ишетеп, үзләрендә ихтыяр көче, ныклык, ышаныч тәрбиялиләр. Без, телибезме-теләмибезме, дәүләт эчендә дәүләттә, дөресрәге, "дәүләтчек"тә яшибез. Шул "дәүләтчек"тә безнең урыныбыз нинди? Бармы ул урын? Бусы - үзебездән тора. Берәүгә дә китереп бирмиләр хәзер, әле булганын тартып алмасалар, шунысына бик рәхмәт. Менә шул юк шартны бар итеп, булмаган мөмкинлекне булдырып, халкыбызның моңарчы сакланып килгән рухи байлыгын, югалтмыйча, яшь буынга тапшыру - безнең бурыч. Басым ясап әйтәм - моның өчен шартлар көннән-көн начарлана бара. Агрофирмалар таралып, авылларыбыз бетүгә йөз тота. Бетүгә таба барган авылның балалары каян булсын? Бигрәк тә, керәшен авылларының киләчәге сөендерми... Янәшәсендәге татар авыллары үсеп, гөрләп ятканда, күршедәге керәшен авылының бетә баруы - табигый хәл кебек күзәтелә. Нидән бу? Без шулай ялкаумы? Йорт-нигез торгызып, авыл хуҗалыгы кәсебе белән яшәүдән куркабызмы? Әллә моның сәбәпләре тирәндәрәкме? Ничек кенә булмасын, үзләрен чын керәшен дип тойган, шушы тойгыны башкалар белән бүлешергә омтылган тырыш кешеләребез җитәрлек икән әле. Семинарда катнашучыларның чыгыш-фикерләреннән менә шул күренде.

Этник мәктәп ябылмаска тиеш

Семинарда капма-каршы фикерләр дә күп яңгырады. Бу, бигрәк тә, төп докладчылар чыгышларын бетереп, фикер алышуларга күчкәч күзәтелде. Шуларның кайберләренә тукталып китик.
Казан федераль университеты доценты Николай Максимов, татарны мөселман һәм православие динендәге ике тигез хокуклы халык дип танымаганда, безнең "керәшен этнокультурасы компоненты куллану" турындагы семинарыбыз - буш сөйләшү булып калачак, дигән шиген белдерде. Керәшен халкының килеп чыгуын Иван Грозный заманы белән генә бәйләүче галимнәр-не "пешереп", бер генә институтта да безнең тарихыбыз турында дөрес информация бирелмәвен күрсәтеп үтте. Этнопедагогика хакында сөйләшәбез икән, иң беренче чиратта, Николай Ильминский хезмәтләрен искә алырга, керәшен үзәк мәктәбе белем бирү системасына тая-нырга кирәк, диде галим. Патша Россиясендә вак халыкларны саклау политикасы уңышлы алып барылуын, ә хәзер аларны юкка чыгару сәясәте уздырылуын ассызыклады. Мамадыш районының Комазан Башы, Владимир, Никифорово, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл-лары мисалында халыкның, шул исәптән, укучылар санының ел саен кими баруын ачынып сөйләде ул. Мәктәпләребезне саклап калу өчен, этнокультуралы программа кертеп, Уставын үзгәртергә киңәш итте. Этник мәктәпне ябарга берәүнең дә хакы юк икән (Россия Президенты Владимир Путин бер очрашуда шулай әйткән, имеш).
Семинарда Николай Мак-симовның 2002 елда басылып чыккан "Без бер тамырдан" дигән уку дәреслеге турында да сүз кузгатылды. Бу китап, алты мең данә басылуга карамастан, керәшен авылы мәктәпләренә барып җитмәгән. Николай Валентинович үзе белешкәннән соң, РОНО бүлекләрендә аның, төргәк-төргәк килеш, таратылмыйча ятуы ачыкланган. Нәрсә бу - битарафлыкмы? Әллә инде керәшен этнокультурасын өйрәттермәс өчен эшләнгән махсус аяк чалумы?
Мамадыш районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе, Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе директоры Степан Спиридоновның чыгышын семинарның кульминацион ноктасы дип билгеләп булыр иде. Үзенә кадәр яңгыраган фикерләрнең һәрберсенә комментарий биреп, үз нәтиҗәләре, тәкъдимнәре белән дә таныштырды ул. Иң элек, Степан Петрович, "Электронное образование" порталына кереп, керәшен этнокультурасы компоненты укытыла торган мәктәпләрне барлаган. Бик күңелсез ачыш ясаган: Республиканың бөтен мәктәпләре арасында андый мәктәп берәү генә икән. Ул - Алабуга районы Шүрнәк авылында. Керәшен авылларының саны әз түгел, югыйсә. Мәсәлән, Мамадыш районында гына алар - 28, Кайбыч районында - 12, Зәйдә - 22 һәм башкалар. Имәндә икән чикләвек, диярсең! Татарстан Республикасы Президентының (ул чакта - Минтимер Шәймиев) Республика керәшен хәрәкәте лидерлары һәм вәкилләре бе-лән очрашуы нәтиҗәләре буенча беркетмәсендә (2002 елның 11 апреле) болай язылган:
...10. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары уку программаларына һәм алар өчен укыту-методик әдәбиятка татар милләтенең ике конфессияле нигездә тарихи үсешенә объектив карашны торгызуга фәнни белешмәләр кертергә, Татарстан тарихы буенча уку әсбапларын керәшен этногенезы һәм этнографиясе буенча бүлекләр белән тулыландырырга.
Җаваплылар: Ф.Ф.Харисов, ТР мәгариф министры, Р.С.Хәкимов, Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры.
2002 елның 1 сентябренә кадәр.
11. Керәшеннәр тупланып яшәгән авылларда урнашкан мәктәпләр өчен туган якны өйрәнү, халык нәфис промыселлары һәм кәсепләре, йолалары, фольклоры һәм гореф-гадәтлә-ре буенча факультатив курслар программалары эшләргә һәм бастырып чыгарырга.
Җаваплылар: Ф.Ф.Харисов, ТР мәгариф министры, М.Х.Вәлиев, "Мәгариф" нәшрияты директоры.
2002 елның 1 августына кадәр.
12. Керәшен торак пункт-ларындагы гомуми белем мәктәпләре өчен, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм керәшеннәр тормышының хуҗалык-көнкүреш укладын исәпкә алып, туган якны өйрәнү, музыка һәм хезмәт укытучыларын әзерләү һәм яңадан әзерләү рәвешләрен күздә тотарга.
Җаваплы: Ф.Ф.Харисов, ТР мәгариф министры.
2002 елның 1 сентябренә кадәр.
...Бу беркетмә язылган көн-нән соң 11 ел вакыт үткән. Президент бүтән, җаваплы кешеләр-нең фамилияләре бүтән булса да, керәшеннәр үз урыннарында калды бит! Димәк, проблемалары да беркая да китмәде. Бу турыда кабат җыелып сөйләшергә вакыт җиткәндер. Семинарның әһәмияте дә әнә шунда: кайчандыр башлап ташланган эшне тергезеп җибәрү өчен бер күпер ролен үтәде ул.
Тормыш алга бара. Авыллар бетә дип зарлану бездә генә түгел. Индустриаль дөньяда яшибез. Әниләреннән аерылып шәһәргә килгән балаларның керәшенлеген ничек сакларга - шул турыда уйларга кирәк бүген. Картайгач, ихтыяҗлары тугач, мин кем дигән сорауга җавапны каян табарлар? Әлегә мин бер юлны гына күрәм: арабызда булган Аркадий Фокин, Николай Максимов, Нина Кудряшова кебек, реаль эш башкарып йөрүчеләр янына туплану, аларның тәҗрибәләрен өйрәнү кирәк, - диде Мамадыш керәшен җәмгыяте җитәкчесе. "Бу семинар әле беренчесе генә, соңгысы булмас, дип ышаныйк. Башкаларын, мәгариф министр-лыгыннан да, Укытучыларның белемен күтәрү институтыннан да белгечләр чакырып, ныклы әзерлек белән үткәрергә кирәк," - дигән киңәшен җиткерде ул.
Әлеге чараны оештыру-чыларның, төп докладчыларның, фикер алышучыларның чыгышларыннан шул аңлашылды: укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компонентын куллану мәсьәләсен бүген үк хәл итәргә кирәк. Иртәгә калдырсак, бөтенләй соңга калуыбыз бар. Тик бу эшнең системалы итеп алып барылуы зарур. Бу максатны күз алдында тотып, семинарда катнашучылар координацион Үзәк төзеделәр. Ул үзәккә 9 кеше кертелде. Үзәктән реаль эшләр көтеп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: