Туганайлар

Керәшен гәҗитенә журналистлар килерме?

Татар журналистикасы, аның бүгенге хәле һәм киләчәктә яши алу-алмавы турында уртага салып сөйләшү күптән кирәк иде. Ник дисәң, хөкүмәт тарафыннан кайгыртусыз торып калган берничә өлкәнең берсе - журналистика. Хәер, билгеле сәбәпләр аркасында, рус телендә язучы журналистларның хәле ул кадәр үк мөшкел түгел, диләр. Ә менә татар журналистының бүгенге хәле -...

Бу утырышта катнашмасак та, анда күтәрелгән мәсьәләләр белән матбугат басмаларында танышып чыккач, бу темага язмыйча калып булмады.
Татар газеталарының тиражы кимүгә таба бара ("Туганайлар"ны да шулар рәтенә кертәм). Чөнки фәннәрне ана телендә укыта торган мәктәпләрнең саны бармак белән санарлык. Балалар саны кимеде, дип, әллә никадәр аз комплектлы мәктәпләр ябылды. Моңа ышану өчен, керәшен авылы мәктәпләрен санап чыгу да җитә. Балык Бистәсе районында Керәшен Казысы, Теләче районында Субаш, Әлмәт районында Илтән-Бута, Питрәч районында Янсуар, Зәй районында Урта Баграж мәктәпләре ябылды. Әле исемлек моның белән генә төгәлләнми.
Икенчедән, тегендә шуны үтергәннәр, монда шулкадәр урлаганнар, анда көчләгәннәр кебек шаккаттыргыч вакыйгалар гына язып яшәүче газеталар күбәйде. Газета укучы, үзе дә сизмәстән, агымга иярә - шул турыда язылган язмаларны эзли. Үзенә өстәмә стресс ала. Дөнья кыйммәтлекләре шулай икенче, өченче планга күчә бара. Идеалларыбыз үзгәрә.
Өченчедән, журналистка үз сүзен әйтергә җай калдырмыйлар. Газеталар үз-үзләрен яшәтә алырга, алай гына да түгел, әле өстәмә доход та кертергә тиешләр. Реклама беләнме, бай агай янына кул сузып барыпмы, спонсорлар табасыңмы - һәр гәҗитнең үз юлы. Алай эшли алмасаң, потың бер тиен, диләр. Журналист әйбәт итеп язарга, аның шул хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш, югыйсә... Аны шул каләме туйдыра, ул шуңа укыган, башканы эшли дә белми. Семьямны ничек туйдырыйм, дигән уйлар белән яшәгән журналисттан нинди сенсацион хәбәр көтеп була? Әллә хөкүмәткә журналистларны нәкъ әнә шундый шартта яшәтү отышлымы? Бөтен газеталарны, журналистларны бер калыпка салып, тигезләп чыгып булмый, анысы. Үз сүзен, бернигә карамый, өздереп әйтүчеләр дә бар. Тик бу очрашуда сүз күпчелекне биләп торган татар журналисты турында барган ( күчмә утырышта, диюем).
"ТАТМЕДИА" агентлыгының милли матбугат өчен җаваплы вәкиле Гөлнара Сабирова: "Яңача эшләргә безгә татарлыгыбыз, ягъни кыюсызлык, артык тыйнак булуыбыз комачаулый", - дигән. Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Кешегә авырлык ясамыйм тагы, теге кеше рәнҗи күрмәсен, моның фамилиясен күрсәтсәм, газетага начарлык эшләмәсме кебек җебегәнлек билгеләреннән арына алмыйбыз. Киңәшмәдә яңгыраганча, без әнә шундый, "бер урында таптанып торучылар, бер калыпка салынган язмалар әзерләүчеләр" дә, ди... Андый булмаганнарны каян алырга? Яшь журналистларны әзерләү эшенең дә җайга салынганлыгы турында хәбәрләр ишетелми. Аннары, журналистның бүгенге хәлен үзгәртми торып, редакциягә яшьләр килми дә килми инде. Хезмәтенең шулкадәр түбән бәяләнүен аңлау - кешедә комплекс, кимсенү тудыра. Ә үз-үзенә ышанмаган кеше - язган әйберенә башкаларны ничек ышандыра алсын, ди.
Югарыда әйтелгәннәр - татар газета-журналларында эшләүчеләрнең хәле турында булды. Ә менә керәшен гәҗитен чыгаручыларның хәле нинди?
Керәшен гәҗитенә эшкә алынучыдан керәшен культурасын, аның тарихын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен яхшы белү сорала. Православный дөнья хәлләреннән азмы-күпме хәбәрдар булып, дини бәйрәмнәрнең эчтәлеген, нәрсә аңлатканын да белергә тиеш ул. Ерак-ерак җирләргә командировкага китеп, берничә көн буена семьясын күрмичә яшәргә дә туры киләчәк. Ун мең сум хезмәт хакына... Әле шуның өстенә, "татар журналисты кыю нәрсәләр яза алмый" дигән ярлык та йөртәчәк. Хезмәт хакларын күтәрү мәсьәләсе әлегә хөкүмәт тарафыннан каралмаган - көтегез, дип әйтәләр, ди... Шундый шартта эшләргә талантлы яшьләр килерме? Әйе, дияргә тел әйләнми...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: