Туганайлар

Ир булган кеше таштан икмәк чыгара

Мин аның белән Мамадышта керәшеннәрнең беренче укытучысы Василий Тимофеевның 175 еллыгына багышланган конференция алдыннан таныштым. Бу конференциягә керәшен тарихын өйрәнүче күренекле галимнәр белән бергә, районның берничә тарих укытучысына да чыгыш ясарга туры килде. Материаллар каян тупларга икән дип йөргәндә, Әжмәк (Васильево) авылында башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән Юрий Петрович Карпов...

Аяклары йөрми торган кешене күреп, жәлләү хисен тышка чыгармасам иде дип, бөтен батырлыгымны җыеп, аларга керергә әзерләнәм. Өйләрен дә озак эзлисе булмады, таякка таянып безне каршыларга чыгучы Карпов үзе безне елмаеп каршы алды. Мин олы кеше дип күз алдына китергән Юрий Петрович, әле 40 яшен дә тутырырга өлгермәгән ир уртасы булып чыкты. Юк, Аллага шөкер, мин күз алдына китергән кеше булып чыкмады ул. Таяк белән йөрүенә җайлашкан, һәр хәрәкәте үзенә килешле, йөзеннән елмаю китми, кешеләрне хөрмәт итүе әллә каян күренеп тора. "Булыша алган кадәр булышырмын, Бәчли әтейнең кире кайтуына сөенеп бетә алмыйм", - дип башлады ул сүзен. Һәм шунысына игътибар иттем, ялгыш та Василий Тимофеев дип түгел, ә "Бәчли әтей" дип, олылап сөйләште ул.

Тимофеев белән нәрсә бәйли соң аны? Тормыш юлына күз салыйк әле.

Питер дәдәй белән Марҗый түтиләрнең семьясында дүртенче төпчек малай булып дөньяга килә ул. Толя, Галя, Сашаны тудырып, алар үсә башлагач кына, тагын бер малай алып кайтып куя Марҗый түти. Акылы- зиһене белән яшьтәшләреннән аерылып торган малай белән озакламый больница юлларын таптарга туры килә. Ананың үзәген өзеп, врачлар нәни Юраның гомерен чикли башлый: 10 яшь, 12, 18 яшь... Башта үзләрендә башлангыч, аннары күрше Ишки мәктәбендә урта белем ала. Йөрергә авыр, пычрак, карлы-буранлы көннәрдә дәресләрне өйдә укып, үзлегеннән үзләштерә. Шулай булса да, укучы Юра Карпов классташларын шаккаттырып, район олимпиадаларында призлы урыннар алып кайта.

Урта мәктәпне тәмамлагач, аны туган авылы мәктәбенә укытучы итеп куялар. Белемгә омтылышы зур булган яшь укытучы читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Вуз укытучылары да Юраның сәләтен күрә беләләр, хөрмәтлиләр, аның алга таба да укуын дәвам итүен телиләр, анда булачак галимне тоялар. Шулай итеп, аспирантура ишекләре дә аңа киң булып ачыла. Институтта укыганда ук канында керәшенлек кайнаган Юрий Карпов туган авылы тарихын яза. Кандидатлык диссертациясенең темасын да әле моңарчы берничә кешедән башка беркем кагылмаган Василий Тимофеевка багышлый. Ләкин сәламәтлек хыялларга, фәнгә караганда өстенрәк булып чыга. "Вузларның биек баскычларыннан йөри алмаган кешегә минем фән кандидаты булып йөрүем нигә кирәк? - дип уйлый ул, - Авыл мәктәбендә укытып, бәлки мин күбрәк файда китерә алырмын". Белмим, бу дөрес фикер булгандырмы, тик кандидатлык диссертациясе якланмый кала... Ләкин аның хезмәтенең бер өлеше "Православный собеседник" журналында дөнья күрә.

Василий Тимофеев кон-ференциясендә чыгыш ясаучыларга аның ярдәме бик зур булды. Конференция кысаларында укучылар өчен викторина сораулары төзеде, комиссия белән берлектә аларның җавапларын җентекләп тик-шерде, тиешле гадел бәясен бирде.

Юрий Петрович бүген иртүк торып укучыларына дәрес бирергә ашыгып бармый. 5-6 балалы Әҗмәк башлангыч мәктәбе ябылу алдында тора. 2 укытучының берсе кыскартылган. Әлбәттә, әледән-әле район үзәгенә төрледән-төрле отчётлар бе-лән чыгып чабарга тиешле мәктәп мөдире булып, II группа инвалид Юрий Петрович кала алмый. "Сагынасызмы эшегезне?" - дигән сорауга ул: "Балаларны, укытуны сагынам. Тик кирәкле-кирәксез кәгазь боткасыннан, укытучыга кагылышлы булмаган эш эшләүдән арган идем", - дип җавап бирде.

Ләкин ул, мин эшсез дип, кул кушырып утыручылардан түгел. Компьютер "җене" кагылган Юрий Петрович һаман белемгә омтыла. Дистанцион уку мөмкинлеге табып, компьютер буенча диплом алу өчен тырыша. Кешеләргә "замана машинасы" буенча ярдәм кулы суза, цифрлы телевидениене үзләштергән. Гел ярдәм сорап чакырып торалар, бер дә өйдә тотмыйлар үзен. Бүгенге компьютер заманында үз авылында гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә кирәк кеше.

Юрий Петрович Карповның тирән белемле, кешеләргә ярдәмчел, кече күңелле булуы гына түгел, аның тормыш-яшәешкә үз карашы, оптимист булуы, күтәренке кәефе, яшәүгә булган көче, динне олылавы сокландыра мине.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: