Туганайлар

Гомерлек солдат, атказанган укытучы һәм бакчачы

Быел декабрь аенда фашист гаскәрләрен Мәскәү янында беренче зур җиңүгә 70 ел тула. Әле безнең арабызда башкала тирәсендәге сугышларда катнашкан исән-сау солдатлар бар. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган укытучысы Николай Никитин Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында яши.

Мәскәү астындагы җиңүгә 70 ел булганда, ветеран 87 яшен тутыра. Николай Алексеевич Никитин 17 яшендә сугышка чыгып киткән укытучы. Арча педагогия училищесын тәмамлап, Питрәч районы Салкын Чишмә авылы мәктәбендә бер ел чамасы гына укытып кала ул. Сугыш башланып киткәч, Николай Никитин сугышка алына. Сабыр холыклы, ачык күңелле яшь укытучыны балалар да, ата-аналар да яратып өлгерә. Ләкин сугыш чоры законнары аны мәктәптән аерып тора. Бәхеткә каршы, яраткан эшенә аңа кире әйләнеп кайтырга насыйп була.

Никитиннар ("Шәй-хиләр" - "укымышлы" мәгънәсендә) Сәрдәдә бик данлыклы, көчле нәсел. Бабалары Федор авылда беренче укытучы булган. Шуңа Николай да, бертуган агай-энеләре Гурий, Григорий, Павел да булдыра алганча укырга тырыша. Гурийдан кала, өч туган сугыштан исән-сау кайта. Павел Алексеевич Чыты, Шәле, Әлбәден мәктәпләрендә физика, математика укыта.

Сугышка алынгач, Николай Никитин ике ай Арзамас шәһәрендә кече командирлар әзерләү мәктәбендә укый. Ләкин хәрби дәрәҗә дә бирмичә, аларны сугышка озаталар. Можайск шәһәренә кадәр поезд белән барып, аннан җәяүләп тарихи Бородино авылы аша үтеп, фронт сызыгына басалар. Шул вакытта фашистлар Мәскәүдән көнбатышка алып ташланган була. 1943 елның мартында барган сугышларның бер-сендә Николай Никитин авыр яралана. Башына мина кыйпылчыгы эләгеп, баш сөяге ватыла, яра шактый зур була. Аны Сухиничи шәһәре тирәсенә китерәләр. Операция ясап кыйпылчыкны алгач, үзен Мәскәүгә озаталар. Бераз хәле җиңеләеп, аякка баскач, Николай Никитинны дәваланырга Казахстанга җибәрәләр. Яралы солдат апрель-май айларын шунда үткәрә.

- Безне анда бик яхшы каршы алдылар. Станциядән атлар белән алып киттеләр. Авыллар аша узганда, халык солдатларны юлның ике ягына басып каршы алды. Атларны туктатып, безнең кайдан булуыбызны, ничек яралануыбызны сораш-тырдылар. Ипи, сөт, катык, бәрәңге белән сыйладылар, кесәгә төрле ризык-лар тыктылар, үзләренең якын туганнарын озат-кандай, яхшы теләкләр теләп озатып калдылар, солдатларга зур хөрмәт күрсәттеләр, - дип искә ала Николай Никитин.

Яралары төзәлгәч, Казахстаннан туган авылына озаталар. Беркадәр савыккач, 1944 елда яңадан армиягә чакыралар. Шулай да, фронтка җибәрмичә, инвалидлык биреп, кире боралар. 1945 елның январеннан Николай Алексеевич күрше Чыты авылы мәктәбендә балаларга математика укыта. Ул монда 1966 елга кадәр белем бирә. Шул елларда читтән торып Казан педагогия училищесын, аннан институтын тәмамлый. 1966 елда Сәрдәдә урта мәктәп ачылгач, Николай Алексеевичны монда директор итеп куйдылар. Ул директор булып 20 ел эшләде. Әлеге вакытта мәктәп шактый алга китте. Югары класслар өчен ике катлы бина, башлангычлар өчен аерым мәктәп, спорт-зал, мастерской, күрше авылдан йөреп укучылар өчен интернат төзелде, стадион булдырылды. Аннан соң ике катлы башлангыч мәктәптә туган якны өйрәнү музее оештырылды. Хәзер әлеге музей дәүләт музее статусын алды. Керәшен Сәрдәсендә урта мәктәп ачылу авылга җан кертте. Көндезләрен мәктәптә балалар укыса, кичләрен парта араларына ата-аналар, олылар утырды. Сәрдә мәктәбен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларында белем алучылар байтак булды. 1970 елларда мәктәптә барлыгы 500 бала укыды. Безнең мәктәп укучылары ярышларда, бәйгеләрдә гел катнашты, җиңү яулаучылар да булды. Җәйләрен Мишә елгасы буенда лагерьлар оештырылды.

Николай Алексеевич Никитин җитәкләгәндә мәктәптә спорт, сәнгать чаралары уздырылып торды. Бу чараларда укытучылар балалар белән актив эшләде. Һәрбер эштәге кимчелекне матур итеп төзәтеп җибәрә белә иде Николай Алексеевич. Аның колхоз, төрле оешмалар белән хезмәттәшлекне тотрыклы алып баруы мәктәпкә зур файда китерде. Директор Николай Никитинның педагогик эше дәүләт ягыннан югары бәяләнде. Күп тапкырлар мактау кәгазьләре, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Шул елларда аңа "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем дә бирелде.

Николай Алексеевич Никитинның семьясы да эшендә терәк булды. 1952 елда ул Сәрдә мәктәбендә укытучы булып эшләүче Ольга Токиновага өйләнә. Алар өч бала тәрбияләп үстерде. Уртанчы уллары Никитиннар нәселенең укытучылык эшен дәвам итте. Казан педагогия институтын тәмамлагач, башта Янсуар, Сәрдә мәктәпләрендә физика укыта. Аның укучылары район һәм республика олимпиадаларында приз-лы урыннар ала. 2009 елда Петр Николаевич Никитинга Питрәч районының "Иң яхшы физика укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Хатыны Нина да укытучы, Сәрдә мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

Татарстанның атказанган укытучысы, сугыш ветераны Николай Никитин - авылның һәм районның иң хөрмәтле кешесе. Ул бүген дә авыл, мәктәп тормышында актив катнаша. Балалар белән очрашуларга йөри, аларга киңәшләрен бирә. Узган ел Питрәч районы ветераны буларак, Казан-Әстерхан маршруты буенча сәя-хәттә булды. Казанда уздырылган Питрәч районы якташлар җыенында да катнашты.

Аннан соң Николай Алексеевич иртә яздан кара көзгә кадәр вакытын бакчада уздыра, семьясы белән җиләк-җимеш, яшелчә үстерә.

- Эш белән мавыгу кәефне күтәреп тора, - ди 87 яшьлек ветеран.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим