Туганайлар

Гомер буе җырлап яшәдек

Яңа елның шушы көннәрендә Зәй районы Поповка авылында гомер кичерүче Нина һәм Иван Маклаковлар семьясында зур юбилей - аларның тормыш корып бергә яши башлауларына 55 ел булган. Алар турында кызлары Зинаида җылы эчтәлектәге хат язып җибәргән.

- Безнең папа белән мама - икесе дә хезмәт ветераннары, Поповка авылының хөрмәтле кешеләре, - дип башлаган ул үзенең хатын. Алар алты бала тәрбияләп үстерделәр. Бер баланы үстереп, кеше итү өчен генә дә күпме сабырлык-лар кирәк, ә монда алтау, шуңа күрә тормышның ачысын да, төчесен дә күп күрергә туры килгәндер үзләренә. Беркайчан да зарланганнары булмады. Авырлыкларны тешләрен кысып үткәрә белделәр, уен-көлке сөйләп, җор сүз белән җиңә килделәр. Мама да, папа да гомер буе җырларга яратты. Клубтан, я берәр аштан кайтканда, парлап җырлаган тавыш-лары әллә каян ишетелеп торыр иде. Авылдагы бер туй да алардан башка узмады - алар төп җырчылар, ике якның да кода-кодагыйлары өчен җырлыйлар, калганнар аларга кушыла. Клубтагы чаралар да аларсыз үтми, район конкурсларына да баралар иде. Әниемне районда әле дә "Поповка сандугачы" дип, ә авылыбызда "артист булмый калган артист" дип йөриләр. Ул кыз чагында берничә ел Казанда яшәгән, композитор Александр Ключарев җитәкләгән ансамбльдә җырлаган. Казан тирәсендәге авылларда концерт куеп йөргәннәр. Аерым да җырларга туры килгән. Тамашачылар әниемне кабат-кабат чакыра торган булалар. Чираттагы отпускысында авылга кайткач, әбиемнең аны читкә җибәрәсе килмәгән. "Монда "пачтринка" (без-неңчә әйткәндә - постройка, Зәйдәге төзелеш) башлана, диләр. Шунда эшләп, барак-мазардан берәр бүлмә алыр, энеңне дә урнаштырыр идең," - ди ул. Ире сугышта үлеп калган ана, балаларына торак мәсьәләсендә берничек тә ярдәм итә алмаслыгын уйлап, шундый киңәш бирә. Тик мамага Зәйгә чыгып китәргә язмый: әтием Маклаков Иван бергә тормыш корырга тәкъдим ясый. Шулай итеп, әтисез үскән ике ятим яңа тормыш башлыйлар. Бер-бер артлы балалары туа. Өч кыздан соң, дүртенчегә малай тугач, әтиебезнең сөенеченә чик-чама булмый. Ир-атка авыл җирендә малайсыз бик читен шул. Ауган койманы торгызганда да, ватылган тракторын сүтеп-җыйганда да Петр гел аның янында бөтерелде. Мәктәп яшенә җиткәч, ул аны, тракторына утыртып, эшкә йөртте. Үзе дә балалар әтисе булып, матур гына яшәп ятканда, бердәнбер энебез бу дөньядан китеп барды. Картайган көнебездә ышанычлы терәгебез, нигез саклаучыбыз булыр, дип өметләнеп үстергән бердәнбер улларын югалту - аяз көнне яшен суккан күк булды, күзгә күренеп картайдылар. Тик нишлисең, язмыштан узмыш юк, диләр, күз яшьләрен эчкә йота-йота, тормышларын алга таба дәвам итәләр. Инде Петр үлгәнгә унбер ел үтсә дә, аның юклыгына һаман ышана алмыйбыз...

Энебез тугач кына түгел, аннан соңгы игезәк сеңелләребез тугач та, мама белән папа бик сөенделәр. Безнең шатлыгыбыз да эчебезгә сыймады. Туганнан-туыш-каннарыбызның өендә ике малай, бездә - 5 кыз! Больнистан алып кайтканчы ук, шул туганнарыбыз игезәкләрнең берсен үзләренә сорап килделәр. Бәбиләрне алып кайткач, теге малайлар бишек читенә чат ябыштылар, китмиләр генә бит. Әтиебезнең: "Кешегә бирерлек артык балам юк", - дип каты итеп әйтүеннән соң гына тынычландылар.

Һәр бала үз өлеше белән туа, диләр. Шулайдыр. Кеше янында ким-хур булып үсмәдек. Әле безне генә үстереп калмадылар, безнең балаларыбызны да үстерештеләр. Алар да әз түгел - барысы 14! Ярату-сөюләреннән, йөрәк җылыларыннан һәрберсенә өлеш чыгардылар.

Минем кызым - "Болгар" ансамбленең яшь җырчысы Вера Васильева биш яшенә кадәр мама белән папа тәрбиясендә булды. Үсеп җиткәнче, җәйләрен гел әби-бабасы янында үткәрә иде. Җырчы һөнәрен сайлавында да әбисенең катнашы зур булды. Кечкенәдән үк, сәхнә ясап, "артистларча" киенеп, керәшен җырулары җырлап үсте. Верага әбисе: "Үзем артист була алмадым. Минем хыялларымны син тормышка ашырасың. Язмышым әзерләгән иң зур бүләгем син", - ди.

Консерваторияне тәмамлаганда, дәүләт имтиханы вакытында Верам 8-9 җыр башкарды. Әнисе булуымны белгәч, комиссия членнары яныма килеп: "Бик әйбәт кыз. Данныйлары яхшы. Шәп җырчы чыгачак," - диделәр. Бу сүзләрне әби-бабасына кайтып әйткәч, алар да бик куанды.

Мама белән папаның авыл кешеләренә карата эшләгән яхшылыклары турында да күп язып булыр иде. Әтиебез гомер буе тракторда эшләде, аңа йомышы төшмәгән кеше әз булгандыр, берәүне дә кире бормый иде. Менә шулай, авыл кешеләре белән дә уртак тел табып, бер-берләренә карата игътибарлы, ихтирамлы булып, 55 ел буена иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерәләр алар. Әниебез, инде 78 яшьтә булса да, без кайткач, йөгерә-йөгерә камырын куя, өчпочмагын, бәлешен пешерә, мунчасын яга. Җырлап йөрүләре генә сирәгәйде хәзер. Күбрәк вакытын иман китаплары укып үткәрә. Авылыбыз картайды, яшьләр юк диярлек. Әти-әни яшендәгеләрнең тырышлыгы белән генә Поповка яши әле, алга таба нәрсә булыр...

Кадерлеләребез папа һәм мама!

Сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы тазалык, җан тынычлыгы телибез. Пар канатларыгыз каерылмасын, Ходай сезне исәнлектән аермасын. Һаман шулай шат күңелле, җор телле булып яшәгез. Барлык балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, 14 оныгыгыз, 6 оныкчыгыгыз сезне бик тә яратып шушы теләкләрдә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: