Туганайлар

ДАНЛЫКЛЫ МАЭСТРО

Казан. Кремль. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Ачык хат-мөрәҗәгать

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Минемчә, СССР вакытында өлкәннәр турында кайгырту күбрәк, ә инде хезмәтендә зур уңышка ирешүчеләргә игътибар икеләтә-өчләтә артыграк иде кебек.
Бүгенге көнгә кайтсак, бу эш юк дәрәҗәсендә. Бигрәк тә, бар гомерен иленә, халкына багышлаган кайбер легендар шәхесләрнең хезмәтләре тиешенчә бәяләнмичә, пенсиягә озатылып, бүгенге көндә тормышлары бик кызганыч хәлдә дәвам итә. Шундыйларның тере дәлиле - Чаллы шәһәрендә яшәп, картлык көннәрен кичерүче данлыклы җырчы, үзенең искиткеч халыкчан моңлы тавышы, сәнгатьтәге фидакарь хезмәте белән ничә буын яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш керткән маэстро - Раиса Григорьевна Тимофеева.
Ул 1929 елда Чаллы районының Борды авылында туган. Тумыштан ук җырга сәләтле булганлыктан, мәктәп елларында ук авылдашларын үзенең искиткеч моңлы тавышы белән сөендергән. Раиса Григорьевна Казан музыка училищесында укыган еллардан башлап (1952) пенсиягә чыкканчыга ка-дәр (1983) бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган.
Халык җырларын халыкка җиткерү буенча куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез.
Раиса Григорьевнага 1957 елны Мәскәүдә уздырылган Татарстанның мәдәният һәм сәнгать декадасында катнашырга туры килә. Аның җырла-вын тыңлаган Мәскәү профессорлары аны Мәскәү консерваториясенә укырга чакыралар. Музыка белгече һәм критигы Шум-ская Горький шәһәрендәге консерваториядә укырга рекомендация бирә. Җырчы Анна Ивановна Волынская: "Такой уникальный голос, который легко и не принужденно позволяет исполнить и классические и народные песни, присущ очень редким певцам", ди. СССРның һәм Казахстанның халык артисты Ермек Серкебаев: "Вы, Раиса Григорьевна, даже без музыкального образования так легко исполняете оперные песни, это очень трудно дается даже профессио-нальным певцам. Вам надо учиться", - дигән сүзләрен әйтә.
Мондый зур бәялә-мәләрне тагын да тезеп китәргә булыр иде...
Ләкин Раисаны Мәскәү түгел, Казан, туган җире үзенә тарта һәм ул газиз җиреннән, халкыннан аерылырга теләмичә, кире Казанга әйләнеп кайта.
Менә шушындый зур шәхесләр тарафыннан танылып та, республикабызның олы җырчысы Раиса Тимофеева үзебезнең хөкүмәтебез тарафыннан вакытында күрелмәде һәм хезмәтләре бәяләнмичә калды. Аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәде. Ул танылган җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар белән бер сафта СССРның татарлар яшәгән бөтен өлкәләрен йөреп чыккан кеше. Буш вакытларында борынгы җырларны җыйнап, эшкәртеп, йөзләгән җырларны кире халыкка чыгарган зат ул. Раиса Тимофеева - заманында халкыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән иң хөрмәтле җырчыларыбызның берсе.
Үзен тулысы белән сәнгатькә багышлап, ул гаилә корудан да баш тарта. Халкыбызга, милләтебезгә авыр чакларда үзенең җырлары белән рухыбызны күтәрүче булды ул.
Гастрольләр вакытында күргән авырлыклары, кыенлыклары турында аерым томнар язарга булыр иде. Хәзерге чор "йолдызлары" ул газапларны күз алдына да китерә алмыйлар.
Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич!
Сезнең мондый "пүчтәк" кенә хатларны укырга вакытыгыз юк икәнлеген дә яхшы аңлыйм. Тик үтенеп сорыйм, ничек тә минем бу хатны шәхсән үзегез укып чыксагыз иде. Сезгә Раиса Григорьевнаның җырлары язылган диск-ны да җибәрәм. Шуны тыңласагыз, олы җырчыга тиешле бәяне бирми кала алмассыз. Минем Сезгә мөрәҗәгатем шул: кайчандыр ясалган ялгышны төзәтеп, соң булса да, милләтебезнең легендар җырчысы Раиса Тимофеевага Татарстан Республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем бирүне уңай хәл итсәгез иде. Бу - мәдәниятебезне, сәнгатебезне үстерүгә зур өлеш керткән ветеранның хезмәтен күрү булыр иде. Бу бөек исемнең бер генә хәрефенә дә лаек булмаган бүгенге җырчыларыбызның күпмесе шушы исемне йөрткән була. Маэстро Раиса апаларын тыңлап, халык җырларын ничек җырларга кирәклегенә өйрәнсеннәр иде.
Минем хатымны игътибарсыз калдырмассыз дигән ышаныч һәм зур өмет белән, сәхнә ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: