Туганайлар

Бәйрәм кайтавазлары

Керәшеннәрнең республика күләмендәге Питрау бәйрәменә быел җәмәгатьчелек, матбугат чаралары ягыннан игътибар күпкә зуррак иде. Бәйрәм турында белгечләрнең, журналистларның нинди фикердә калуын белү кызык булыр. Бәйрәм алдыннан гына ТНВ каналында Питрау турында төшерелгән фильм күрсәтелде. Шулай итеп Татарстан халкы да, читтә яшәүче татарлар да Питрау турында алдан ук төпле мәгълүмат алды....

Питрау керәшен халкына кирәк!

Бәйрәм турында иң саллы, төпле фикерле язмаларның берсе "Интертат.ру" элекрон газетасында басылган Радик Сабировныкы булды. "Питрауда истә калганнар" дип аталган язмада бәйрәмнең уңышлы һәм уңышсыз яклары санап кителә. Радик Сабировның иң төп фикере - Питрау, беренче чиратта, керәшен халкына кирәк икән! Җөридә узган бәйрәмнән соң ул шундый нәтиҗәгә килгән.
- Керәшеннең милли ризыгы нәрсә, дигән соравыма биредәге түти шактый гына исемлекне атап китте: пилмәнкә, тутырма, кыстыбый, дурычмак, кабартма, тәбикмәк... Милли эчемлек турында уйлап та тормыйча, көмешкә, диделәр. Әңгәмәдәшем "хәзер бик ясамыйбыз инде аны" дигән генә иде, янәшәдә торган икенче түти "ясыйбыз, ясыйбыз" дип ачыклык кертте, хәтта рецептын да әйтеп бирде, - дип яза журналист.
Аннан Радик Сабиров керәшеннәрнең "арулармысез" дип исәнләшүенә игътибар иткән.
- Филолог буларак, бу сүз үземә бик ошады әле, - ди ул. - "Исәнмесез" сүзе "сез исәнме" дигән мәгънәне күбрәк белдереп килә икән бит, әй! Бу мәгънә инде "сез үлгәнме" дигәненнән әллә ни аерылмый.

Мәдәниятне саклаумы, идеологик бәйрәмме?

"Азатлык" радиосында Наил Аланның "Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме гореф-гадәтләрне саклыймы?" дип аталган язмасы да җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Язмада Республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, гомумән, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау өчен эзлекле эш алып барылуын, Питрау бәйрәменең дә бу юнәлештә зур чара булып торуын әйтә.
- Җөри авылындагы Питрау бәйрәме - керәшен мәдәниятен бөтен барлыгы, матурлыгы һәм төрлелеге белән күрсәтә ала торган бердәнбер мәйдан. Бу бәйрәмгә 30-40 мең кеше җыела. Концерт заллары, мәдәният йортлары моның кадәр күп кешене сыйдыра алмый. Тырлау аланы безнең керәшен мәдәниятен зур мәйданга чыгара, дөньяга таныта, - ди Людмила Белоусова.
Шул ук вакытта, Татарстан мәдәният министрлыгы каршындагы Дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, Питрау Татарстан идеологиясенә утыртылган бер чара булып тора.
- Ни кызганыч, без еш кына Татарстанда чуашларның Уявын, мордваларның Балтаен, удмуртларның Гырон - быдтонын, татарларның Сабантуен үткәрәбез. Керәшеннәргә дә менә Питрау бар, дигән җөмлә белән, без аларның традицион мәдәниятләрен саклыйбыз, дип әйтергә омтылабыз. Ләкин ул алай түгел! Бүген ЮНЕСКО кысаларында алар, шул исәптән, Сабантуй, Питрау, Уяв - берсе дә матди булмаган мирас буларак бәяләнә алмый. Чөнки анда аутентик кануннар сакланылмаган. Бу чаралар фестиваль белән бәйрәмнең бер кушылмасы, - ди "Азатлык"ка интервьюсында Фәнзилә Җәүһәрова.

Керәшен священниклары кайда?

Гадәттә Питрау бәйрәмендә рус священнигы белән мулла чыгыш ясый. Керәшен священниклары, бу традициядә мәҗүсилек чалымнары күреп, бәйрәмгә килми. Бу бүген генә туган проблема түгел. Бу уңайдан "Татар заманы" сайтында чыккан "Питрау-2012" язмасына "Чын татар - Мамадыш-Казан" исеме астында теркәлгән кеше үз фикерләрен язып калдырган.
"Ни өчен үз бәйрәмнәренә керәшен побы килми, халыкны котламый? Кайда Павел әтей, кайда башкалары? Хәзер дин әһелләре бөтен бәйрәмнәргә килергә тырыша. Бу бит халыкны иманга тарту өчен дә бер мәйдан. Халыкны бәйрәм белән котларлык бер керәшен побы юкмыни? Үзегезнең йолалардан читләшмәгез! Аннан мулланың керәшен бәйрәменә фатыйха бирүе халыкка да ошап бетми. Бирми нишләсен инде, чөнки мәйдан буш бит - керәшен поплары юк", - дип язалар "Татар заманы" сайтында. Бу фикер Питрау мәйданына килгән халык арасында да ишетелгәли.

Питраумы, кичке Сабантуймы?

"Мәдәни җомга" газетында Сөембикә Кашапованың "Тырлау аланында Питрау бәйрәме" язмасын укыгач, бәйрәмдә булмаган кешенең дә, анда барасы килә башлаячак. Чөнки әлеге язмада керәшен бәйрәменең уңышы җәелеп ята.
- Бу көнне, мөгаен, барлык юллар да Җөригә илткәндер. Бирегә район авылларыннан, республика шәһәр-бистәләреннән генә түгел, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан республикаларыннан да кунаклар килгән иде. Алар арасында депутатлар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать кешеләре күп булды. Бәйрәмне оештыручыларның берсе булган «Ак Барс» холдингы матбугат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, Питрауны күрер өчен Америка, Франция, Австралия, Сенегал, Исландия кебек илләрдән дә килгәннәр. Бәйрәм башланып, 3 сәгать үткәч тә, авылга керә торган юлларда машиналар чират тора иде әле, - дип яза Сөембикә Кашапова.
"Азатлык"ка биргән әң-гәмәсендә Фәнзилә Җәүһә-рова Җөри авылында үтә торган бәйрәмнең асылына керәшеннәрнең бу якта гомер бакый үткәргән кичке Сабантуй традицияләре салынуын әйтә.
- Җөри халкы аны хәзер дә "Кичке Сабантуй" дип атый, - ди ул. - Ә Питрауга килгәндә, аны элек Петр һәм Павелны искә алу көне буларак, чиркәү үткәргән. Бүгенге бәйрәм Питрау көненә туры китеребрәк оештырыла. Хәзер Питрау, иң беренче чиратта, фестиваль рәвешендә үткәрелә. Анда керәшен коллективлары чыгыш ясый. Питрау-га гына хас йолалар үткәрелә, дигән җөмләне мин бу очракта әйтә алмыйм. Сабантуйдагы кебек монда да көрәштә батыр калалар. Моны хәзер "Питрау Сабантуе" дип әйтүчеләр дә бар. Бу үзенчәлекле, төрле керәшен төрлечә аңлаган бәйрәм. Бәйрәм хәзер Татарстанда бик популяр, аны башка халыклар да үз итә. Бөтен керәшеннәрнең үзара җыйналып, бер-берсе белән күрешә торган һәм беркадәр сәясәтләшкән бәйрәм. Милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, Татарстанда һәм шулай ук Русиядә милләтләрне саклауга мөнәсәбәте булган сәясәт кысаларында үткәрелә торган бер мәдәни чара булып тора, - ди белгеч Фәнзилә Җәүһәрова.

"Дөбер-шатыр"ны ничек бетерергә?

Шул ук вакытта тагын бер проблеманы - Питрауның җырлы шоуга әйләнә баруын, җырчыларның фонограммага җырлавын әйтеп китә Татарстан журналистлары. Радик Сабиров фикеренчә, күпләр җырчыларның фонограммага авыз ачып торуларын кабул итмәгән.
- Керәшен бәйрәменең мәдәни-сәнгати өлеше ошады. Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Виталий Агапов, Венера Ганиева, Миңгол Галиевларның гади халык арасында гармун-тальянга кушылып моңлы җырлауларына сокланып карап тордым. Зур сәхнәдән дә җырлады алар. Ләкин бәйрәмдәге төп урыннары гади халык арасында иде. Әлбәттә, әлеге шәхесләребезнең җаны-тәне-моңы белән җырлаган җырларыннан соң, сәхнәдә урын алган эстрада йолдызларының күп очракта фонограммага авыз ачып торулары (ичмасам, авыз хәрәкәте белән "җыр" сүзләре туры килсен иде) бөтенләй кабул ителмәде. Эстрада дигәндә, татар йолдызлары күз алдында тотыла. Керәшен халкының үз йолдызларының табигый тавышлары белән бию-җырлавы әйбәтрәк булмас микән дип уйлап куйдым. Әнә, Виталий дәдәй Агаповның, җырлый-җырлый, үзе әйтүенчә, тамагы да "гырылдый" башлады. Шулай да халык нәкъ менә әлеге "гырылдау"ны якынрак итте сыман, - дип яза Сабиров.
Радик Сабиров тагын бер әйбергә игътибар итә - ни өчен керәшен түтиләре милли киемнәрен рәсми өлеш бетүгә үк салып ташлый?
- Милли орнаментлар белән бизәлеп, гаҗәеп гүзәл күренеш тудырган кызлар-апалар шул киемнәрен караңгы төшкәнче үк салмаган булсалар, ихтирамым тагын да арта гына төшәр иде, - дигән фикер белдерә журналист.

Керәшен хатыннарыннан көлдермик!

Радик Сабиров бәйрәм оештыручыларга "Питрауда истә калганнар" язмасында сакланып кына шундый киңәш бирә. Җөридә су өстендә капчык белән хатын-кызлар сугышуы үткәрелә. Автор язуынча, бүрәнәләр әлеге дә баягы шул инеш өстендә урнаштырылган. Тукмашырга теләүчеләр бик күп, беренче чиратта, хатын-кызлар. Җитмәсә, төп приз - телевизор. Көчлесе көндәшен суга сугып төшерә. Җиңелгәне пычрак су астыннан чыга да, үрмәли-үрмәли ярга күтәрелә. Киеме өстенә сыланган. Кайберләре бюстгальтердан гына сугыша. Карап торучыларга, әлбәттә, кызык. Бигрәк тә, ир-ат затына. Алар мондый бәйгеләргә чыгарга ашыкмый, суга төшеп, адәм көлкесенә калудан курка бугай. Авыш колга шулай ук су өстендә. Шул ук хәл. Тамаша буларак карап торуы кызык, мавыктыргыч, ләкин әхлакый ягы, ай-һай! Татар кызлары мондый адымга барырга бик үк атлыгып тормас иде, ди автор.
Радик Сабиров хатын-кызлардан 50 килолы он капчыгын ташытуны, гер күтәртүне бөтенләй кызганыч дип бәяли.
- Ярыш бөтенләй дә акылга сыймаслык иде. Монда да бары нәфис затлар гына. 32 килолы гер, аңа чүпрәк бәйләнгән. Апалар шуны теше белән күтәреп, мәйдан тирәли йөрергә тиеш. Кем күбрәк әйләнә, шул җиңүче. Ара якын түгел. Берәү - бер, икенчесе - ике, өченчесе... биш тапкыр әйләнеп килде. Соңгысы финиш сызыгына килгәндә инде кәкрәйгән, бөгелгән, авызлары чалшайган затка әйләнеп калган иде. Бу бәйге бөтенләй дә күңелгә ятмады. Татар кызлары, татар апалары мондый адымга бармас иде, дип уйлыйм... "Бездә мондый ярышлар юк", диде янымда утырган бер ханым. Балык Бистәсе керәшене икән. Сораштыра башлагач, "гомумән, мондый нәмәстәкәйне монда гына күрәм мин", дип тә өстәп куйды. Җиңел сулап куйдым шул чакта. Барлык керәшеннәр дә шундый түгелдер, дигән карар чыгардым, - дип яза Радик Сабиров.
Бу республика газета-журналларында Питрау турында басылган фикерләрнең кайберләре генә. Фикерләрне укып, киләсе елларга бәйрәмне тагын да яхшырак, бары уңай кайтавазлар килерлек итеп кенә оештырырга тырышыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: