Туганайлар

“Бәрмәнчек” яңа сезонын ачты

30 октябрьдә "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле яңа сезонын ачты. - "Бәрмәнчек"нең аерым чыгышларын күргәнем, телевизордан караганым булса да, мондый концертында әле беренче тапкыр гына булуым. Керәшен сәнгате татар сәнгатен үстереп җибәргән көчле факторларның берсе, дип саныйм. Бүген концертларыбызны керәшен җыр-биюләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бөтен эшне ташлап,...

Моннан дүрт ел элек 2 декабрь көнне Казанда "Бәрмәнчек"нең презентациясе үтте. Ул концертта катнашып, ансамбльнең йөзен, нәрсәгә сәләтле икәнен, нинди юнәлештә баруын күреп, иҗат төркемен үстерү өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген кайбер белгечләрдән сораш-тырып кайткан идек. Ул чакта яңгыраган кайбер фикерләрне искә төшереп үтик.

Иң мөһиме - бер урында таптанмаска

Илгиз Кадыйров, фольклорчы-галим: "Бүген, ниһаять, дәүләт керәшен фольклор ансамбле төзелеп эшли башлавын күрдек. Бу - керәшен сәнгатен үстерүгә зур мөмкинлекләр ачыла, дигән сүз. Экспедицияләргә йөреп туплаган йөзләгән керәшен җырулары бар. Керәшеннәр Төмән, Иркутск өлкәләрендә дә яши. Алардан яздырып алынган җырларның күбесе әле сәхнәдән бер тапкыр да яңгырамады. Ансамбль менә шул хәзинәне халыкка җиткерергә бурычлы. Шуны башкара алса, ул яшәргә хаклы була. Чыгышларының кытыршы яклары күп, әле моның буенча сөйләшүләр булыр. Эш барышында кимчелекләр бетерелер. Беренче коймак төерле була, аннан соңгылары уңышлы булсын, - дигән иде.
Ул чакта Туфан абый Миңнуллин да "Бәрмәнчек" ансамбле концертына килгән иде. Концертка карата үз сүзен әйтте. "Керәшен ансамбльләре күптәннән җырлап, менә дигән сәнгать күрсәтеп киләләр. Мин аларга гомерем буе сокланам. Бүгенгесе - профессио-наль сәнгать. Аның бурычы аерым авыллар тирәсендә әйләнү, андагы җырларны халыкка җиткерү генә түгел, ә керәшеннең нәрсәгә сәләтле икәнен югарыга менгереп күрсәтү. Ансамбльгә профессиональ яктан үсәргә, үсәргә һәм үсәргә әле. Милли театр үз кабыгына бикләнсә, ул кабатлана башлый, бер урында таптанырга тотына. Монда да шулай. Ансамбльнең потенциаль мөмкинлекләре бик киң, шуны оста итеп күрсәтергә кирәк. Бәлки башка халыкларның да биюләрен кертеп төрлелек ясарга һәм шушы төрлелектән торган дөньяда без дә бар, дип, үз бизәгеңне күрсәтергәдер. Бу, билгеле, милли хисне югалту хисабына эшләнергә тиеш түгел. Ансамбльнең бүгенге чыгышы уңышлы, тик мондый концертны бер яки ике елдан соң кабатласалар, анысы гафу ителмәячәк. Камиллеккә ирешүнең юллары төрле. Үзеңә кулаен сайлап алырга кирәк. Ансамбль дөрес юнәлештә дип саныйм", - диде ул.
Туфан абый исән булса, "Бәрмәнчек"ләрнең бүгенге чыгышларын ничек бәяләр иде икән? Урысча әйтсәк, "в восторге" булмас идедер. "Мондый концертны бер яки ике елдан соң кабатласалар, анысы гафу ителмәячәк", - дигән сүзләре әле дә уемда бөтерелә.
Мин культура өлкәсендә эшләүче ниндидер белгеч тә, җитәкче дә түгелмен. Шуңа күрә күргәннәремне, ишеткәннәремне журналист күзлегеннән, дөресрәге, гап-гади тамашачы күзлегеннән бәяләп китәсем килә.



Болары - күңелгә сары май

Быелгы сезонны башлау концерты ике өлештән торды. Тәнәфескә хәтле сәхнәдә Лаеш, Питрәч, Менделеев, Мамадыш, Кайбыч районнарыннан җыелган фольклорга нигезләнгән җырулар яңгырады, шул якларның биюләре күрсәтелде. Азат Хәмидуллин самовар торбасында уйнаганда башкарыл-ган "Тыпырдап бию", Лена Григорьева авыз гармунында уйнаганда башкарылган "Чабата" биюләре - ансамбльнең үзешчәнлек чорын үтеп, чын профессиональ сәхнә югарылыгына менгәнлеген күрсәтә. Җырчылар арасында Лиана Миронова кебек, үзәкләргә үткәреп җырлаучылар әлегә күренми. Лиананың тавышы ансамбльнең иң талантлы яшь солисты, юл фаҗигасендә гомере өзелгән Диана Мишкинаны хәтерләтә. Ул аны кабатламый, керәшен моңын эчке тоемлаулары белән алар бер-берсенә охшаш бугай.
Казан шәһәре Идел буе районы балалар музыка мәктәбенең "Мирас" балалар хореографик ансамбле башкаруындагы "Мәлки керәшеннәренең уенлы биюе" залда фурор ясады. Монда мәктәп директоры Роза Макарованың, вокал-хореография укытучылары Лиана Миронованың, Дәүләт Умеровның хезмәтләрен билгеләп китәргә кирәк. Искиткеч зур көч куелган, шуңа күрә нәтиҗәсе дә куандырырлык килеп чыкты. Концертның икенче бүлегендә солистлар аерым-аерым җырлап, үз осталыкларын күрсәттеләр. Киңәш-тәкъдимнәр җиткерүне белгечләргә калдырып, үземә ошаган урыннарга тукталып үтәм.
"Бәрмәнчек"нең узган ел Казанда Галиәсгар Камал театрында оештырылган өченче сезон концертын карагач, "Туганайлар" журналисты Александр Долгов "Бәрмәнчек" алма да төшермәде яки кайчан ирләрчә бии башлыйбыз" дигән исемдәге язмасын бастырган иде. "Концертны караганда ике әйбергә игътибар итәсең: беренчесе - кызларның узыша-узыша кычкырып җырлавына һәм икенчесе - егетләрнең кыюсыз, юаш биюләренә. Әбиләр сузып-сузып, бормаландыра-бормаландыра, салмак кына җырлый торган озын җыруларны ансамбль кызлары эх дигәнче җырып чыга. Бөтен җырны да бер көйгә салып, такмак итеп җырлыйлар кебек. Мине иң борчыган әйбер - ирләр биюе. Биючеләр, хатыныннан куркып, итәк артына посып, миңа тимәсәләр ярар иде, дип йөргән ирләрне хәтерләтә. Егетләр кызлар хәрәкәте ясый. Һәм читтән караганда, бу бик кызык тое-ла", - дип язган иде Саша. Белүемчә, ансамбльдәгеләр мәкалә авторына үпкәләп тә йөрделәр. Үпкәләсәләр дә, әйткән сүзләренә колак салганнар, ахры. Быелгы концертта мин егетләрнең кызлар биюе хәрәкәтләрен ясавын, я булмаса, кызларның уртак җыруларда "тамак җыртып" кычкыруларын күрмәдем. Долгов белән күрешеп, быелгы концертны тыңлаганнан соң туган фикерләрен сорадым. "Был-тыргысы белән чагыштырганда, бик күпкә алга киткәннәр. Җыручыларга да, биючеләргә дә тел-теш тидерерлек түгел", - диде ул. Миңа бу бәя белән килешергә генә кала.
Ә нигә соң һаман саен Туфан абыйның сүзләре искә төшә? "Ике-өч елдан соң мондый концертны кабатласалар..." Менә кайда ул хикмәт. Бер урындарак таптанабыз икән бит... Сүз дә юк, артистлар, сәхнә бурычларын аңлап, үзләрен үстерү өстендә эшлиләр, шомаралар. Аларның чыгышларын "менә безнекеләр" дип, тиешле югарылыкта бирү, русча әйткәндә, "преподносить итү" механизмы эшләнмәгән икән. Концертның сценарий авторы һәм режиссеры яшь белгеч Светлана Максимованың төрле бәйрәмнәрне сәхнәләштерүен күзәтә барабыз. Тырыша, эзләнә Светлана. Ләкин "Бәрмәнчек"не "менә ул безнең йөзек кашы" дип, бөтен төрлелеге белән күрсәтә алырлык тәҗрибәсе юк әле аның. Монда бер-ике генә кеше утырып уйлау да җитмәс төсле. Нигездән үзгәртү кирәк. Шунысы үкенечле: быелгы концертка белгечләр, галимнәр, Культура министрлыгыннан вәкилләр бөтенләй килмәгән. Культура университетыннан студентлар, фольклор үзәгеннән белгечләр килсә, түгәрәк өстәл оештырып, үз киңәшләрен бирерләр иде. Бүгенге "Бәрмәнчек", образлы итеп әйтсәк, тирән диңгезгә чыгарылып, соңыннан аның барлыгы онытылган көймәне хәтерләтә. Ә бит аңа никадәр хәзинә төялгән. Ялгызын калдырмаска, батырмаска иде "Бәрмәнчек" дигән әлеге көймәне.

Гөргөри белән Җәприм

Узган ел Галиәсгар Камал театрындагы залга тамашачы шулчаклы күп җыелган, алма төшәрлек буш урын да булмаган, ди. Ә быел халык нигә җыелмаган? Узган елгы концерт сценариесен Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин төзегән һәм сәхнәгә куйган. Узган ел тамашачы Илдар Хәйруллин өчен генә җыелмагандыр бит, югыйсә? "Бәрмәнчек"ләрне яратып килгәннәрдер. Быел нәрсә булган? Бу сорауга җавап таба алмадым.
Концертның беренче өлешен Гөргөри дәдәй белән Җәприм исемле малай алып барды. Гөргөри ролендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай Дунаев, Җәприм ролендә 3нче хор-музыка мәктәбе укучысы Геннадий Григорьев булды. Николай Дунаев кебек саллы артист янында сәхнәдә уйнап бик нык шомарган, авызыннан сандугач очыра торган сүз остасы кирәк иде. Җитмәсә, җегетне өйләндерергә кыз эзлиләр. Саксофон уен коралында уйнап, Региональ һәм Республика конкурсларында җиңүче булса да, Гена тудырган Җәприм образы тамашачыны ышандырмады. Үзешчәннәр уены кебегрәк кабул ителде.

Битарафлык

"Бәрмәнчек"нең яңа сезон ачуы бөтен керәшеннәр өчен бәйрәм төсе алырга тиеш иде, минемчә. Бу ансамбльнең төзелүен, зур өметләр баглап, ничә еллар буена көттек. Концертка килеп, бер-берең белән күрешергә менә дигән җай иде. Юк, җыелу барып чыкмады. Залда керәшен сәнгатенең сәхнә йолдызлары да күренмәде. Ә бит "Бәрмәнчек"кә аларның бәясен ишетү бик урынлы булыр иде.
"Бәрмәнчек"не Культура министрлыгы да онытып бетермәсен, концертларын чит өлкәләрдә дә, чит илләрдә дә оештырырга ярдәм итсен иде. Ансамбль кемнеңдер үксез баласы хәлендә калырга тиеш түгел.

Концерт турында башка тамашачыларның фикерләре:
Валентина Казанбаева, Лаеш районы Ташкирмән авылыннан:
Лаеш районы фольклорыннан да җыр-биюләр башкарыласын белгәч, махсус килдек. Үзебезнең "Сүрәкә" ансамбле җырлый торган "Мәүлемҗан"ны, самовар торбасын кагып башкарыла торган "Тыпырдап бию"не карыйсыбыз, чагыштырасыбыз килде. Алардан күп нәрсә алып китәбез.
Анатолий Любягин, Казаннан:
Минем әти-әниләрем Алабуга районы Иске Үтәгән авылыннан. Миңа 14 яшь булганда, Казанга күчендек. Керәшен дөньясыннан, ничектер, ерак яшәлде. Хәзер, киресенчә, кайда керәшен җырулары ишетәм, биюләре күрәм - шунда тартылам. Бүгенге концерт шундый "шикарный" булды. Күңелемдәгене әйтеп бирергә сүз таба алмыйм. Керәшен булуым белән бик бәхетлемен. Шуны аңладым.
Вера Мещерякова, Теләче районы Петровский авылыннан:
Менә ичмаса, керәшеннәр булдыралар, дип сөенеп утырдым. Сәхнәдә ут уйнаталар. "Бәрмәнчек"нең чыгышын ничәнче тапкыр карыйм инде. Концертлары саен, үсештә икәнлекләрен күрәм. Бүген залның тулы булмавы күңелгә китеклек ясый. "Бәрмәнчек" яңа сезон башлаганда, ни йөрәгең белән өйдә ятып була, ди? Килмәүчеләр бик күп нәрсә югалттылар, минемчә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим