Туганайлар

“БӘРМӘНЧЕК” АЛМА ДА ТӨШЕРМӘДЕ яки кайчан ирләрчә бии башлыйбыз

31 октябрьдә "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең Казанның Камал театрында "Изге Покрау" дип аталган зур концерты узды. Мең урынлы театрда алма төшәр урын да юк иде. Сезон ачылу концерты грандиоз булдымы? Ансамбльгә көчле тавышлы солистларны каян алырга? "Бәрмәнчек" борынгы җырларны башкара алмыймы, әллә такмак әйтү җиңелрәкме?

Концертка берничә көн кала билетлар сатылып беткән иде инде. Театр эчендә тамашага керергә йөрүчеләр булса, урамда билетсыз калучылар да шактый күренде. Бер сүз белән әйткәндә, Камал театрын бу кљнне керәшеннәр басып алды. Театр фойесына без - "Туганайлар" кереп ояладык. Редакция халыкны газетага яздыртты, китаплар сатты, күргәзмә оештырды.

Концерт озак кына башлана алмый торды. Әллә керәшенлеклђрен иттелђр, әллә башка сәбәпләр булды, ләкин халык "Бәрмәнчек"ләрне кул чабып үзе чакырып чыгарды. Халык дигәннән, концертка ки-лүчеләр арасында танылган кешеләр шактый иде. Мисалга, ќырчылар Салават, Виталий Агапов, Рөстәм Маликов, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, галимнәр, сәнгать кешеләре, мә-дәният министрлыгы вәкилләре бар иде.

Илдар Хәйруллин: "Ансамбльне зур киләчәк көтә"

Концерт Покрау бәй-рәменә багышланды. Покрау - ул көз бетеп, кыш башлана торган көн. Фольклорчы, Тарих институтында керә-шеннәрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров сүзләренчә, бәйрәмнәр уздыруның төрле йолалары бар. "Изге Покрау" концертында бу бәйрәмнең бер өлеше күрсәтелеп китте. Аларга әйбәтләбрәк тукталыйк.

Иң башта, концерт-ныћ дини атмосфера белән баетылуы турында әйтергә кирәк. Ул келәү җыры белән башланды. Моннан кала Покрауда шәм ягу, яшь кызларның кияү җегете юрап, чиркәүгә шәм кую йолаларыныћ асылын алып баручылар Светлана һәм Евгений Максимовлар халык күңеленә үтеп керерлек итеп сөйли алды. Әйе, алып баручыларга тел-теш тидереп булмый. Светлана концертларны элек тә чын осталарча алып барса, бу юлы Евгенийның да "Бәрмәнчек" тамашасына ныклап әзерләнүе сизелеп торды.

Покрау бәйрәмендә урам буйлап җырлап узу, кара-каршы җыр һәм такмак әйтешү, яшь киленне мендәргә бастыру, яшь парга бал белән май каптыру, кунакка кодаларның, яшь кызларның килүе күрсәтелде. Бу теат-раль күренешне "Бәр-мәнчек"ләр уңышлы гына әзерли алганнар. Концертның күп өлешендә зур чирек белән эчемлек күтәреп йөрделәр. Аны ни салып эчмәделәр, ни кунак сыйламадылар - ул шул күтәреп йөрү өчен генә булды, ахры. Эшкђ ярамагач, нђрсђгђ генђ кирђге булды икђн? Мөгаен, бу турыда режиссер Илдар Хәйруллин оныткандыр.

Илдар Хәйруллин исә, әлеге тамаша идеясен бик ошатуын искәртеп узды.

- Мин бу ансамбльне бик яратам һәм хөрмәт итәм. Алар фольклорның беренчел рәвешен саклап кала алучылар! Сигез ел буе "Татар җыры" фестивале белән шөгыльләнеп, татар эстрадасында кайнашканнан соћ, фольклор рухы белән сугарылган әлеге ансамбльгә барып керүемне мин башка дөньяга чуму белән чагыштыра алам. Бу искиткеч! Минемчә, ансамбльне зур киләчәк көтә! - диде Илдар Хәйруллин.

"Покрау" концертында "Чүпләмле бию", "Эскәмиягә басып бию", "Ышкып бию", "Чабата" биюләрен дә башкардылар. Беркемне дә кабатламаган бу сәнгать күпләр өчен яңалык булды. Чыннан да, "Бәрмәнчек" беркемне дә кабатламый. Чөнки ансамбль өчен бай фольклор җыелган, җырлар барланган - аларны башкарасы гына бар. Фольклорчы Геннадий Макаров инде 30 елдан артык авылдан-авылга йөреп, халык књћелендђ сакланган җырларны яздырып ала. Әмма никтер, репертуа-ры Геннадий Макаров җыйган җырлардан гына торган "Бәрмәнчек" концертында аның исемен искә дә алып тормадылар. Бу фәнни эш язганда җитәкчене искә алмаган кебек килеп чыкты.

Кайчан егетләр кебек бии башлыйбыз?

Њз итеп кенђ, ђйтђсе килгђн сњзлђремне дђ ђйтми калдыра алмыйм. "Бәрмәнчек" концертын караганда ике әйбергә игътибар итђсећ: беренчесе - кызларның узыша-узыша кычкырып җырлавына һәм икенчесе - егетләрнећ кыюсыз, юаш биюләренә. Болар турында бер мин генә сөйләмим, башка тәнкыйтьчеләр дә әйтә икђн. Башта ансамбль солисткаларының җыр-лавына тукталыйк ђле. Аларның күп җырлары керәшен җыруларыныћ такмакка әйләнњен күрсәтә. Әбиләр сузып-сузып, бормаландыра-бормаландыра, салмак кына җырлый торган озын җыруларны алар эх дигђнче ерып чыга. Бөтен җырны да бер көйгә җырлыйлар кебек. Дөрес, борынгы җыруларны җиренә җиткереп башкаручылар да юк түгел. Солистлар арасында андый сә-ләтләрне дә күрдек. Әмма књмђк ќырлаганда керәшен җыруларын ућышлы башкара алучы дип Лиана Миронованы гына атап була. Калганнар уртак җыруларда йә кычкыра, йә такмак көе чыгара. Мисал өчен, кодалар каршылау күренешендә җиңел кулдан гына "Туганнар да килгән безгђ, батмаенча Кара диңгезгә" җырын да такмак итеп кенђ җырлап куйдылар. "Бәрмәнчек" бит фольклор ансамбле, такмак аппараты түгел. Керәшеннәрне љзелеп-өзелеп тыңлап була. "Бәрмәнчек" тә шулай өздереп җырларга тиеш. Питрауларда авыл әбиләренең җырлауларына, үз-үзен тотышына, биеп йө-рүләренә игътибар итегез әле, бәрмәнчекләр. Алар сикерми, кычкырмый. Салмак кына бии, җырлый, хәтта йөзә дип әйтергә кирәк. Салмаклык - бу бит чын керәшен холкы!

Тавышларның сњлпђнрђк булуы турында әйткән идем инде. Әмма өметсез түгел, алар белән эшләргә генә кирәк. Алла боерса, һишчиксез, "Бђрмђнчек"лђр моңлы җырларны өздереп җырлаячак. Ә хәзергә керәшеннәрнең тамак белән җырлавына пародия генә күрсәтергә тырышалар. Чын керә-шенчә җырлый алган Диана Мишкинаның фаҗигале њлеме дђ ансамбльне ятим итте. Ул башкаларга үрнәк иде. Диананы концерт вакытында искә алып њттелђр.

Мине иң борчыган әйбер - ирләр биюе. Концертның башында күрсәтелгән биюләрне ирләрнеке дип әйтеп булмый. Биючелђр хатыныннан куркып, итђк артына посып, миңа тимәсәлђр ярар иде, дип йөргән ирләрне хђтерлђтђ. Концертта катнашкан Менделеев районы Бигәш авылы "Бигәшкәй" балалар ансамбле турында да шул сүзне әйтергә була. Үз якларының җырларын артистларча оста башкарган "Бигәшкәй"ләргә дђ биюгђ игътибар итәргә кирәк. Егет биюендђ бөр-кетлек, җитезлек булырга тиеш. Ә "Бәрмәнчек" һәм "Бигәшкәй" егетләре кызлар хәрәкәтләрен кабатлый. Һәм бу читтән шактый кызык тоела. Миңа калса, балетмейстр Дәүләт Үмәров куйган Мђлки керђшеннђре биюләре "Бәрмәнчек" өчен бер үрнәк булгандыр. Үмәров куйган биюләрдә кавказ-нугай (тарихи чыганакларга караганда, хезерге Татарстан халкының бер өлеше чыгышы белђн Нугай урдасыннан) элементлары байтак. Монда чын егетлек сизелеп тора. Биюләрне халык та яратып каршылады. Бу биюләр киләчәктә "Бәрмәнчек"нең визит карточкасы да була ала.

"Бәрмәнчек" тәртәгә кереп бара

"Изге Покрау" концертында җыр-биюләрнең бераз кытыршырак булуына күпләр игътибар итте. Янәшәдә утырган шагыйрь Гөргөри Родионов та "Чабата" биюенең үзенчәлекләрен күр-сәтеп бетерә алмауларын әйтеп куйды. - "Чабата" биюендә биеп кенә калмыйлар, чабатаны сыйпау күренешләре дә бар иде. Ә монда чабата киеп биюне "Чабата" биюе дип атыйлар, - ди Гөргөри Родионов. Аның киләчәктә "Сары чәчәк ата көнбагыш", "Урман суы шәп ага", "Җитмеш чакрым җирдән килдек без", "Безнең ил" кебек төрле тавышка, иркен сулыш белән җырлана торган җыруларны да тыңлыйсы килә икән. Миңа калса, халык та шушы җырларны көтеп утырды. Әмма "Бәрмәнчек"ләр популяр булган "Ак калфак" җырын да җырларга уйламаганнар. Күбрәк Чиләбе керәшеннәренећ җырлары башкарылды. Татарстандагы њзебезнећ керәшен җырулары читтәрәк калды.

Шулай да, Камалда узган зур концерт "Бәрмәнчек"нең үсеш кичерүен күрсәтте. Ни әйтсәк тә, элеккеге белән чагыштырганда, шактый шомара төшкәннәр. Монда ансамбльнең яңа директоры Артур Поляков турында әйтеп китмичә булмый. "Авыр мирас" алып калган Артур Поляков ярты ел эчендә ансамбльне "кеше рәтенә" кертте. Камал хђтле Камалда концерт оештыру да аның тырышлыгы. "Покрау" бәйрәме тамашасында иске хаталар булса да, алар кимегән. Хәзер ансамбльне чынлап торып дљньяга чыгарып була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим