Туганайлар

Албай чиркәве гади чиркәү түгел иде

Керәшен часовняларының чиркәүләренең янып көлгә әйләнүе турында берсеннән-берсе шомлырак хәбәрләрне ишетеп йөрәк сыкрый, әрнүенә түзәрлек түгел... Нәрсәдән бу? Керәшеннең кемгә зыяны тигән? Әле менә-менә күзебезне генә ачып киләбез. Чиркәү юлларын бөтенләй оныткан иманнарыбызны югалткан идек бит. Уянуыбыз кемгәдер комачаулады микәнни? Иң соңыннан янганнары - Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылындагы...

Керәшен Казысы авылы кешеләренең, ташландык чиркәүне яңартып, түбәсен ябып куюлары, аның өстенә, яңа часовня җиткерүләре турында каләмдәшебез Валентина Максимова шатлыклы хәбәр язган иде. Бу эштә башлап йөрүче дәдәле-энеле Харитоновларга авыл халкының рәхмәт сүзләрен дә җиткерде ул. Бергәләп сөенергә дә өлгермәдек - менә шушындый үтергеч хәбәр килеп иреште. Казылыларга, сабырлыкларын җыеп, яңадан иман йорты салып чыгарлык көч туплауларын теләргә генә кала. Ничек тә, Ходай ташламас, дип өметләник.

Бу язмамда Албай чиркәве белән бәйле уй-тойгыларымны җиткерәсем килә. Мамадыш районы Албай авылына 2012 елның февраль азагында бардык. Бөтен дөнья ак карга күмелгән чак. Авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе - Михаил Афанасьевич Никифоров чиркәү янында безне көтеп тора иде инде. Бикле ишекне ачып, чиркәү эченә үттек. Йа, Хода, андагы байлык.. Яңа төзелгән иман йортларында элекке иконаларны бөтенләй диярлек очратмыйсың. "Дин - опиум"дигән елларда аларны юк итеп бетергәннәр. Ә менә Албай халкы ул иконаларны ничә дистә еллар буена яшереп саклап калган.

Иоанн Креститель чиркәве 1872-1873 елларда төзелә. Чиркәүне аруландыру тантанасына православиединен таратуга, керәшеннәрне белемле итүгә күп көч куйган укытучыбыз Николай Ильминский да килә. Чиркәү 1933 елга кадәр эшли. Аннан соң бинаны культура йорты итеп файдаланалар. 1997 елда Албайга Казанның Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел Павлов килгәч, бергәләп киңәшләшеп, бинаны яңадан чиркәү итеп кулланырга кирәк, дигән карар чыгаралар һәм ремонт эшенә керешәләр. Әллә ничә кат буяу сыланган стеналар шул чакта адәм ышанмаслык хәлгә киләләр: буяу астыннан, аермачык булып, элекке икона төсләре чыга. Бу шаккатмалы күренешне үзк үзләребез белән күрдек, ул иконалардан сирпелгән куәтле көчне күңелебез белән тоеп тордык. Ул чактагы кичерешләрне сүз белән генә аңлатып биреп булмый...

Михаил Афанасьевич чиркәү турында ул чакта безгә шактый күп нәрсәләр сөйләде. Гомер буе парткомда авыл советында эшләгән җитәкченең башы-аягы белән чиркәү эшенә бирелүе бераз сәеррәк тә иде. Соңыннан үзе аңлатып бирде. Бик нык чирләп китеп, тормышы кыл өстендә калган көннәрдә, авылдашлары, шушы чиркәүгә килеп, көн-төн аның исәнлеге өчен теләк иткәннәр. Теләкләре кабул булган - Михаил дәдәй ул чакта исән калган.

Тик хәзер инде Албай чиркәвен карап торучы Михаил дәдәй Никифоровта исән түгел, чиркәү бинасы үзе дә, андагы байлык та янып көлгә әйләнде.

Гаеплеләр кылган әшәкелекләре өчен тиешле җәзаларын алсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: