Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

“Евровидение-2012” гә Париж әбиләре бара алыр идеме?

Бакуда узачак "Евровидение-2012" конкурсына Россиядән удмурт авылының "Буран әбиләре" ансамбле барачак. Сайлап алу концертында Дима Билан, Юлия Волкова, Тимати кебек россиякүләм суперйолдызлар катнашса да, жюри "Евровидение-2012"гә "Буран әбиләре"н җибәрде. Алар башкарган "Party for Everybody" җыры смс аша тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Ә менә Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы...

Бу сорауны куюым юкка гына түгел. Чөнки "Буран әбиләре" карап торышка гадәти керәшен фольклор ансамбленә ошаган. Алар кадәр генә шул ук Чиләбе өлкәсенең Париж, Сарашлы яки Мамадыш районының Кумырык авылы әбиләре җырлый алыр иде. Әмма эш шунда - удмурт әбиләре Европа дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Ә моның өчен шактый көч түгәргә, продюссерлар белән эшләргә, җырны инглизчә дә башкарырга кирәк. Алар 2010 елда узган "Евровидение"гә сайлап алу өлешендә инде өченче урынга чыккан иделәр, быел исә иң яхшылар дип табылдылар. "Буран әбиләре"нә җиңүне табигыйлек өчен бирделәр. Европага мондый халыкчанлыкны күрү кызык булачак. Чөнки үзләрендә фольклор калмады. Ә гомумән алганда, "Буран әбиләре" урынында Свердловскидагы "Сырдарья", Омскидагы "Умырзая", Чуашстандагы "Мишәр" ансамбле яисә безнең Питрәчтәге «Чулпы» керәшен фольклор ансамбле дә була алыр иде. Чын халыкчанлыкны саклаган ансамбльләр бик күп. Аларны бары халыкка танытырга, халыкчан итеп олы масштабка чыгаручылар гына кирәк.

Фольклорчы Геннадий Макаров "Буран әбиләре" урынында әзерлекле керәшен ансамбле катнаша алыр иде, дигән фикердә. Ләкин удмурт әбиләренең бер өстенлекле ягы бар - алар рус җырларын да, заманча җырларны да җырлый ала. "Мисал өчен, Чиләбе керәшеннәре русча да җырлый. Менә алар конкурста катнаша алыр иде. Татарстан, Башкортстандагы берәр ансамбльне дә конкурска әзерләп була, - ди Макаров.

"Буран әбиләре" фольклор ансамбле күпләргә таныш. Интернетны азмы-күпме белгән кеше Youtube видеохезмәтендә удмурт әбиләренең Битлз, Виктор Цой җырларын башкаруын күргәндер. Әбиләр 70 яшьне узып китсә дә, әле һаман да сәхнәдә яшьләрне шаккатырып тора. Аларның тагын бер үзенчәлеге бар - алар теләсә кайсы җырга удмурт төсмерләре кертә.

"Евровидение-2012"нең сайлап алу конкурсында рэпер Тимати (чын исеме - Тимур Юнысов, язучы Миргазиян Юнысның туганы) белән Аида Гарифуллина да катнашты. Аларны "татарский" дуэт дип таныштырдылар. Тимати белән Аида сайлап алу турында һәм Бакуда узачак төп ярышта җиңгән булса, 2013 елда "Евровидение" Казанда үтәчәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бурановские бабушки Геннадий Макаров Евровидение 2012 Париж әбиләре Тимати