Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Үзәк керәшен мәктәбенең дәвамы булырмы?

150 ел элек оештырыл­ ган Үзәк керәшен мәктәбен кабат торгызу мөмкинме? Аның киләчәге бармы? Яңа мәктәп халыкка кирәкме? Әлеге эшне кем башка­ рып чыга алыр?.. Әлеге һәм шуңа охшашлы тагын бик күп сорауларга җавап эзләнде 25 сентябрь көнне Казан шәһәрендә оешты­ рылган конференциядә. Ул "Керәшеннәрдә дини һәм мәктәп белеме, аның...

150 ел элек оештырыл­ ган Үзәк керәшен мәктәбен кабат торгызу мөмкинме? Аның киләчәге бармы? Яңа мәктәп халыкка кирәкме? Әлеге эшне кем башка­ рып чыга алыр?.. Әлеге һәм шуңа охшашлы тагын бик күп сорауларга җавап эзләнде 25 сентябрь көнне Казан шәһәрендә оешты­ рылган конференциядә. Ул "Керәшеннәрдә дини һәм мәктәп белеме, аның үт­ кәне һәм бүгенгесе" исеме астында "Волга" гостиницасының конференцияләр залында үтте. Әлеге чараны Казан керәшен җәмгыяте оештырды.
Конференциядә ХIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр керәшеннәрдә дини һәм мәктәп белеме бирү системасының барлыкка килү, үсү юлы күзә- телде. Әлеге системада, керәшен халкын агартуга зур өлеш керткән Н.И.Ильминскийның роле тагын бер тапкыр ачыклап кителде. Бүгенге көндәге тормышыбызда чиркәү һәм мәктәп алып торган урын билгеләнде.
Казан керәшеннәренең ветераннар Советы җитәкчесе Аркадий Фокин "Н.И. Ильминскийның халыкны агарту өстендәге эшчәнлегенең үзенчәлекләре" дигән темага, фактларга таянып, эчтәлекле чыгыш ясады. Казан Духовный семинариясе укытучысы отец Алексей Колчерин белән Керәшен Сәрдәсе авылындагы Изге Николай чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов "Казан Үзәк керәшен мәктәбеннән чыккан укучыларның
Н.И. Ильминскийга язган хатлары"на тукталдылар. Тарих фәннәре кандидаты Игорь Алексеев үз чыгышын "Безне ке рә шеннәр дип атагыз" дигән исем астында ясады. Милли стратегия институты белгече Рәис Сөләйманов "XXI гасырда керәшеннәрнең дин һәм укыту өлкәсендәге проблемалары"на тукталды.
Конференциядән көтелгән иң зур бүләк - отец Алексей Колчеринның яңа гына басылып чыккан китабын күрү иде. Бу китапның исеме - "Христианизация народ ов Поволжья. Н.И.Ильминский и православная миссия".
Ул 1000 данә тираж белән Мәскәү шәһәрендә бастырылган. Аның нигезенә авторның биш ел буена эшләгән бай һәм тирән эчтәлекле докторлык диссертациясе материаллары салынган. Отец Алексей, китабы белән таныштырганда, аның кыскача эчт әлегенә тукталды, аны бастыру эше белән йөргәндә, нинди кыенлыкл ар очравы турында сөйләде.
Конференциядә катнашучылар Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Республика керәшен оешмасы башлыгы Иван Егоровка адресланган ике обращениегә куллар куйды. Алар Үзәк керәшен мәктәбенең беренче җитәкчесе, протоиерей В.Т.Тимофеевның тууына 2016 елда 180 ел тулу уңае белән, аны искә алу кичәсе уздыруга ярдәм итүләрен сорап язылган иде.
Конференция ахырында берничә пункттан торган карар кабул ителде:
- кайчандыр Үзәк керәшен мәктәбе урнашкан бина (Н.Ершов урамы, 20 йорт) янәшәсендәге скверда Василий Тимофеевка һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрергә.
- Тарихта тирән эз калдырган Үзәк керәшен мәктәбе эшен яңадан торгызып, керәшенчә уку лар башлап җибәрү өстендә эшләргә.
- Халыкны агарту юнәлешендә бик күп эшләр башкарган Н.И.Ильминскийның исемен канонлаштырып изгеләр рәтенә кертү өчен документлар җыя башларга.
Күп көч һәм вакыт сорый торган әлеге эшләрне 2-3 кеше генә күтәреп һәм башкарып чыга алмый. Моны башлау өчен генә дә саллы педагогик коллектив кирәк. Халкыбыз, киләчәгебез хакына күтәрелгән әлеге проблемаларны, бергә берләшеп эшләсәң генә, ахырына җиткереп булачак.
Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев