Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

ЯРДӘМ КУЛЫ СУЗЫЙК

Бер-береңә ярдәмләшү борынгы заманнардан ук килә. Авыл җирләрендә яшәүче мулрак тормышлы кешеләр ярлыракларына ризыгын биргән, кием-салымын арттырган. Кунып чыгарга рөхсәт сорап кергән чит авыл кешеләре белән ашын, җылы урынын уртаклашкан. Шәһәр җирләрендә яшәгән байлар, төрле чаралар үткәреп, алардан кергән акчага бушлай ашханәләр, куну йортлары тотканнар. Акчаларын балалар приютларына арттырганнар. Хәллерәк...

Бер-береңә ярдәмләшү борынгы заманнардан ук килә. Авыл җирләрендә яшәүче мулрак тормышлы кешеләр ярлыракларына ризыгын биргән, кием-салымын арттырган. Кунып чыгарга рөхсәт сорап кергән чит авыл кешеләре белән ашын, җылы урынын уртаклашкан. Шәһәр җирләрендә яшәгән байлар, төрле чаралар үткәреп, алардан кергән акчага бушлай ашханәләр, куну йортлары тотканнар. Акчаларын балалар приютларына арттырганнар. Хәллерәк кешеләр керәшен мәктәпләре ачкан, анда торып укучыларның хәлләрен җиңеләйткән.

Хәзерге тормышыбызда да авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучы кешеләребез шактый. Авыру балаларга ярдәм итү өчен төрле акцияләр үткәрелә, хәйрия кичәләре оештырыла. Үзебезнең керәшеннәребез арасында да мондыйлар җитәрлек. Авылына юл салдырган, һәйкәл төзеткән, чиркәү салдырган изге күңелле кешеләр турында язып торабыз. Ул эшләрне башкаручыларның күбесе фамилияләрен күрсәтмәскә, кем икәнен белдермәскә куша. "Игелек ит тә, диңгезгә сал - балык белер, балык белмәсә - халык белер" дигән халык мәкале әнә шундыйларга карата әйтелә торгандыр инде.

Карендәшебез Александр Бәшировның керәшен туганнарына әйтер сүзе - игелекле эшләр, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм оештыру турында.

Ураза чорында игелек эшләп калыйк

Кадерле туганнарым! Православие динен тотучыларның Рождество уразасы башланды. Кырык көнгә сузылган ураза вакытында күп нәрсәләрдән тыелып торырга туры килә. Шул исәптән, күп төрле ризыкларны кулланырга ярамый. Ит, сөт, май, йомырка ише әйберләрне ашамагач, кеше нәрсә белән генә туклана ала инде? Он, ярма, җиләк-җимеш, яшелчә кебек ризыклар кала. Гадәттә, безнең ураза тотучыларыбыз - өлкән яшьтәге, ялгыз гына яшәүче кешеләр. Яшьләр арасында андыйлар әлегә күп очрамый. Аннары - священниклар, алар янында хезмәт итүчеләр ураза тота. Белүебезчә, андыйларның семьяларында күп бала тәрбияләнә. Безнең өчен, илләребезнең иминлеге өчен көн-төн теләк итүчеләрнең табыннарында алда санап кителгән ризыклар җитәрлек булсын, яшелчәгә дә тилмереп тормасыннар иде. Хәзер халыкта яшелчә дә, алардан әзерләнгән кышкы салатлар да бик мул. Шушы ризыкларны, үзебездән арттырып, тиешле кешеләренә илтеп бирә алабыз бит без. Ураза чорында бер игелекле эш кылу булыр иде. Керәшен оешмасына шалтыратып, кемгә андый ярдәм кирәк булуын хәбәр итә аласыз. Ярдәм итәргә теләүче кеше дә, шунда шалтыратып, яшелчә-җимешен кая илтергә булганын ачыклар иде. Мин үзем, "Газель" машинасы биреп, кирәкле адреска илтеп куйдырта алам. Шушы игелекле эшне башлап җибәрик әле, җәмәгать. Берсе башланса, аңа икенчеләре дә кушылыр. Күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Элемтә өчен телефоным - редакциядә.

Хөрмәт белән, Александр Бәширов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев