Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

“Том и Джерри”мы, “Леопольд маҗаралары”мы?...

Хәтерлим, кечкенә чагымда һәр якшәмбе көндезге сәгать бердә күрсәтелә торган "В гостях у сказки" тапшыруын түземсезләнеп көтеп ала торган идек. Бүтән чакта без - бала-чага, уеннан аерыла алмасак та, ул башланыр вакыт житсә, "дәррәү" өйләргә таралышабыз. Дөньябызны онытып, аклы-каралы экранга кереп китәрдәй булып, әкият карыйбыз - әйтерсең лә, могҗиза эченә...

Фильмдагы уңай геройга сокланып, үзебезне дә шундый итеп күрәсе - аныңча уйлыйсы, яхшы укыйсы, бары матур эшләр генә эшлисе килә башлый иде. Әле хәзер дә кайчандыр авыл клубында караган "Тимур и его команда", "Кортик", "Гости из будущего", "Старик Хоттабыч" кебек фильмнарны телеэкраннарда күрсәм, балачагымдагыдай йотылып, азагына кадәр карап утырам. Совет чорындагы телевидениене бүген күңелсез, бер генә юнәлешле иде дип тәнкыйтьләргә яраталар. Бәлки, шулайдыр да. Әмма, без үскән буын әле булса "Будильник", "Веселые нотки" кебек тапшыруларны сагынып искә ала. Хәзерге балалардан нинди тапшыруларны яратуларын сорасаң, ачык кына бернәрсә дә әйтеп бирә алмыйлар. Киләчәктә алар нәрсәне сагынып телгә алыр - әйтә алмыйм. Балалар өчен тапшырулар аз дип әйтеп булмый, анысы. "Теленяня", "Карусель" кебек каналларда иртәдән төн уртасына кадәр берсеннән-берсе кызыклы интеллектуаль программалар күрсәтелә. Әмма балаларның гына никтер аларга әлләни исләре китми. Олыраклар күбрәк вакытын компьютерга "капланып" утырса, кечкенәләр исләре-акыллары китеп покемоннар, спанч боб, смурфиклар турындагы чит ил мультфильмнары карый. Әлеге сәер, ят кыяфәтле персонажларның кайсысы уңай, кайсысы тискәре икәнлеген бер карауда гына аңлый да алмыйсың. Фильмнарының да төгәл генә нәрсә турында баруын, эчтәлеген, идеясен әйтеп биреп булмый. Кечкенәләребез "егылып" карый торган "Том и Джерри" мультигын, мәсәлән, азагына кадәр карарга минем үземнең түземлегем житми. Америка песие һәм тычканының бер-берсен бернинди кызганусыз имгәтүләре, һәр нәрсәне ватып-җимереп, өйнең астын-өскә китерүләре балалар аңына уңай йогынты ясыйдыр, дип уйламыйм. Үзебезнең "Леопольд маҗаралары" ("Приключения кота Леопольда") мультфильмы белән чагыштырып карыйк әле - җир белән күк арасы түгелмени?! Беренчесендә - көчле агрессия хөкем сөрсә, икенчесендә кичерә белү, яхшылык аша дуслыкка ирешү ярылып ята.

Бүгенге замана балалары үзебезнең Иванушка, Үлемсез Кащей, Илья Муромец кебек геройларның кем икәнлеген белмәсәләр дә, һәрбер покемонның исемен бер тында санап бирә ала. Зур тизлектә сикереп-очып йөри алуга сәләтле супермен Человек-паук - балаларның, бигрәк тә, малайларның кумиры. Кибеткә балаңны ияртеп аңа кием яисә мәктәп өчен көндәлек, дәфтәрләр, альбомнар алырга дип керсәң, ул, һичшиксез, Человек-паук сурәте төшерелгәнен сайлар.

Балалар өчен төшерелгән кинофильмнар белән дә шул ук хәл. Кызымнан яраткан фильмнарыңны атап күрсәт әле, дигәч - "Гарри Поттер", "Пираты Карибского моря", "Аватар", "Сумерки" дип шул ук көнбатыш фильмнары исемнәрен тезеп китте.

- Чит илнеке үзебезнекеннән яхшыракмыни? - дигән сорауга исе китеп:

- Әлбәттә! - диде һәм урысчалап, "Просто дух захватывает! Все так правдоподобно, как будто ты, сам того не замечая, оказываешься в кадре, от некоторых моментов даже мурашки по коже!"- дип жавап бирде.

Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта Голливудтан кала, балалар өчен маҗаралы сюжетлы фильмнарны тагын кем төшерә?! Кайчандыр патриотлык хисе тәрбияләгән популяр совет киносы үз рейтингын югалтты. Бездә аңа алмаш булырдай, бүгенге яшь буынны канәгатьләндерерлек, 3D кинозалларында спецэффектларны махсус күзлек ярдәмендә чынбарлыктагыча тоя алырдай фильмнар әлегә юк.

Шулай да, узган елның ноябрь башында киң экраннарга "Чын әкият" ("Реальная сказка") әкият-фильмы чыгарылды. Аның күп өлеше Казанда төшерелгән. Картинаның генераль продюсеры, "Бригада", "Участок" сериаллары аша һәрберебезгә яхшы таныш актер - Сергей Безруков. Премьера алдыннан Казанда узган матбугат конференциясендә ул:

- Үзебезнең илдә төшерелгән киноны күтәрер, кино базарына чыгарыр өчен күп тырышырга кирәк, бигрәк тә, балалар өчен төшерә торганнарын туктатырга ярамый. Хәзерге заманда балаларны, яшьләрне күрмибез, ә алар үз кабыкларына бикләнә бара, димәк, киләчәгебезне күрмибез-искәрмибез. Тәкъдим ителә торган киноларда күңел ачулар артык күп, ләкин тормышта болай булмый, ә безнең фильм-әкият акыллы, философик килеп чыкты - яшь буынга шундый кино кирәк", - дигән иде.

Әйе, "Чын әкият" фильмы беренчесе һәм соңгысы булмасын иде. Корал тотарга өйрәтүче, бары юк итү, үтереш юлы белән генә үз дигәненә ирешүче тозсыз көнбатыш геройларына табынып утырганчы, балаларыбыз шушындый тәрбияви якны күздә тотып эшләнгән фильмнарны күбрәк карый башлар иде, бәлкем. Тик, мондый фильм төшерү кыйммәт, табыш юк, дип спонсорлар балалар кинематографиясенә акча салудан куркалар. Димәк, әлегә балалар өчен булган фильмнар белән ризалашырга гына кала. Тик кайсысын сайларлар - "Том и Джерри"нымы, әллә инде "Леопольд маҗаралары"нмы?...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев