Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

ТАШЛАМАЕК, АТА-БАБАЛАРНЫҢ ҖОЛАСЫН

Әлмәттән җиде чакрым ераклыктагы Кәләй авылын үз эченә алган Никита Токарликов исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да алдынгыларның берсе буларак билгеле. Эшли дә, яши дә, бәйрәм дә итә беләләр биредә. Бәйрәмнәрнең йөзек кашы булган "Кәләем" фольклор ансамбле төрле конкурс, фестивальләрдә күп тапкырлар лауреат, дипломант исемнәренә лаек булган коллектив. Хәтта...

Юбилярларга атап әй-телгән котлау сүзләре күп булды бу көнне. Кәләй авыл җирлеге, Әлмәт муниципаль районы культура идарәсе, шәһәр һәм район ветераннар советы, "Туганайлар" газетасы - һәммәсе дә тәбрик сүзләренә кушып истәлекле бүләкләрен, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Токарликов исе-мендәге ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рәсим Исхаков:

- Кәләй - хуҗалыкның төп авылы. Эшкә нык һәм шул ук вакытта моңлы халык яши биредә. "Кәләем" ансамбле - безнең горурлыгыбыз ул. Кайда гына булсалар да беренче булып авылыбыз исемен атыйлар, хәтта чит илләрдә таныталар - рәхмәт аларга. Барлык барган җирләрендә дә бүгенгедәй аншлаг бул-сын, иҗат чишмәләре мәңге саекмасын! - дип теләде һәм хуҗалык исе-меннән ансамбльнең ветераннарын һәм хәзерге членнарын "Туганайлар" газетасына яртыеллык подписка белән бүләкләде.

"Кәләем"не авыл халкы, чыннан да, ярата, үз итә. Юбилей кичәсе көнне дә тамаша залында бер буш урын да юк иде, шунлыктан стена буена урындык куеп утыручылар да, аягөсте торучылар да күп булды.

Әнә, каршыда бәйрәм хуҗалары үзләре. Өс-ләрендәге килешле күл-мәкләре, башларына ки-гән укалы сүрәкәләре белән бигрәк күркәм күренәләр. Ансамбльнең һәр чыгышын беренче тапкыр ишеткәндәй йотылып тыңлаучы тамашачы аларга "ияреп" Нардуган, Питрау бәйрәмнәрендә дә, керәшен туенда да булды. Коллективның солисткасы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Брагинаның өз-дереп җырлавы тагын бер кат күңелләрне кузгатты. Моңлы тавышына гашыйк авылдашлары аны юкка гына "Кәләй сандугачы" дип атап йөртмиләр шул.

Кәләемлеләрне тың-лаганда бер нәрсәгә игътибар итәсең - тавыш-ларының куелышы да, җырлаган җырулары да дөрес яңгырашлы. Аларны бернинди дә профессионаллар әзерләмәгән, югыйсә. Чыгышларында керәшеннәргә хас тыйнаклык чагыла - бер артык хәрәкәт күрмәссең, кирәкмәгән аваз ишетмәссең. Бу, бердән, үзешчән сәнгать осталарының дөрестән дә остаруыннан булса, икенчедән, ансамбльнең җитәкчесе Валентина Долгованың туган төбәгенә, халкына җаны-тәне белән бирелгән булуыннан киләдер. Үзе дә халык көйләренә гашыйк кеше булганлыктан, ул ансамбльне тиешле югарылыкка күтәрүгә көчен дә, вакытын да кызганмаган.

Юбилей кичәсе бер сулыш, бер тын белән үрелеп барды. Кәләй культура йорты каршында эшләп килүче "Сюрприз" балалар бию төркеме һәм район культура бүлеге артистлары чыгышы аны тагы да баетты, тулыландырды. Сәхнә белән тамашачы арасында туган җылы атмосфера - кичәнең алып баручысы, авыл шагыйрәсе Зинаида Захарова тырышлыгы. Залдагылар аның коллективның һәр җырчысына атап чыгарган шигырьләрен елмаеп тыңласалар, ансамбльгә кагылышлы викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап биреп утырдылар. Ә инде бәйрәм кунагы - Татарстанның халык артисты Виталий Агапов сәхнәгә күтәрелүгә тамашачы тагы да җанланып китте. "Кәләем" кызларына ул юбилей уңаеннан музыкаль үзәк тапшырса, залда утыручыларга үзенең дәртле җырларын бүләк итте.

Ансамбль бу көнне яраткан тамашачысы алдында чын мәгънәсендә имтихан тотты. Еллар буе тупланган тәҗрибәсе, көй-моңнары аша халкының гореф-гадәтләрен саклау-чы, җан өреп торучы коллектив булуын тагын бер кат исбатлап күрсәтте. Аларның, "...Ташламаек, туганнар, ташламаек,

Ата-бабабызның ла, ай-һай җоласын", дип җырлауларын тыңлап, әле дә ярый "Кәләем" кебек халкына хезмәт итүче, рухи яктан баетучы ансамбльләребез бар, дип сөенеп утырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев