Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Дөньяда көчлеләр генә җиңә

Александр Игнатьев кайчан Дубайда өй төзер? Вероника Кузнецова керәшен җырчылары группасының директоры булырмы? Оксана Дмитриева ничек Зөләйхага әйләнгән? Җырчы булырга теләүче яшьләргә нишләргә? Аның өчен күпме акча кирәк? Керәшен җырларын ничек итеп заманчалаштырырга? Шушы сораулар буенча "Туганайлар" журналисты Саша Долгов яшь җырчылар Вероника Кузнецова, Оксана Дмитриева һәм Александр Игнатьев белән сөйләште.

Туганайлар: Сез ничек җырчы булып киттегез?
Вероника: Эстрадага 2007 елда килеп кердем. Ул вакытта 10 класста укый идем. Әнием "Йолдызлар фабрикасы"на уздырылган кастинг турында белдерү күреп, шунда катнашып карарга кушты. Мин башта кастингның гадел узуына ышанмадым, барысы да алдан билгеле, сатып алынган, дип уйладым. Шулай да, әни белән бәхетне сынап карарга булдык. Кастинг нәтиҗәсен ике атнадан шалтыратып әйтәбез диделәр, ләкин бернинди дә хәбәр булмады. Инде бу турыда бөтенләй оныткач, шалтыратып, конкурс-тан узуымны әйттеләр һәм "Барс-Медиа" минем белән килешү төзеде. Миңа шок булды! Мин һәм татар эстрадасы - ничектер сәер кебек... Татарча җырласам да, татар эстрадасын начар белә идем.
Оксана: Иҗатым Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керүдән башланды. Шунда беренче җырларымны яздырттым. Мин дә Вероника кебек кастингта катнаштым. Дүртенче тапкырында гына конкурстан уздым. Шуннан "Йолдызлар фабрикасы"на кереп киттем, "Татар җыры" фестивалендә җиңдем. Быел инде "Барс-Медиа" аша беренче альбомымны чыгардым.
Александр: Мәктәптә укыганда ук җырлый идем. 2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика (хәзерге КФУ) университетына укырга кердем. Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова җитәкләгән "Сәлам", "Яшьләр" ансамбльләрендә җырлый башладым. Аннан "Бәрмәнчек" ансамбленә солист буларак кабул ителдем.
Туганайлар: Сезнеңчә, бү-генге дөньяда акчасыз гына җырчы булып буламы?
Вероника: Үзең тапкан акчага гына үз-үзеңне үстерү кыенрак. Ә инде сине күтәрү өчен зур акчалар салынса, бу бөтенләй башка хәл. Шуннан җырлар яздырыла, ярты ел буе-на көненә өч тапкыр радиодан җырларыңны бирәләр, җырчыны таный башлыйлар. Әмма андый җырчы тиз онытылачак, халыкны туйдырып бетерәчәк. Ходай биргән талантың, тамашачы мәхәббәте булмаса, иҗат алга китә алмый.
Туганайлар: Җырчының имиджы ничек тудырыла?
Вероника: Барысы да кешенең эчке дөньясы белән бәйле. Башкалардан аерылырлык кием белән генә имидж тудырып куеп булмый. Бу вакыт белән килә.
Оксана: Шулай да, кием белән күңел нык бәйләнгән. Кеше эчтән нинди булса, тыштан да шулай күренә.
Туганайлар: Кызлар, сез икегез ике төрле. Вероника ачык күлмәкләр кия, заманча булырга тырыша, ә Оксана - халыкчанрак.

Вероника Кузнецова: "Бездә беркайчан да Леди Гагалар булмаячак"


Вероника: Бер дус егетем ачык киенүемне бераз аңламады. Түшеңне күрсәтми торган күлмәкләр дә кия аласың, дигән иде. Кая куйыйм соң инде мин аны? Яшереп куеп булмый бит!
Оксана: Мин, халыкчан җырлар башкарганга, тыйнаг-рак киенәм. Бу минем образым. Озын күлмәк киеп, Вероника җырларын җырлый башласам, бу бик көлке күренер иде. Кием җырга туры килергә тиеш.
Туганайлар: Җырларны ничек сайлыйсыз? Махсус яздыртасызмы?
Александр: Күбрәк керәшен халык җырларын җырларга тырышам.
Вероника: Миңа "Барс-Медиа" язып бирә. Аларга рәхмәтлемен. Иң кызыгы: миңа бирелгән җырларның эчтәлеге тормышка аша. Җыр сүзләрен алуга ук, бу юлы нәрсә булыр икән инде, дип уйлый башлыйм. Моңсу җыр бирсәләр, күңел тынычсызлана. Күңелле җыр эләксә, тормышта бәхетле чаклар арта. Ничектер, йә мин җырга кереп китәм, йә җыр миндә яши. Кыскасы, миңа булачак җыр алдан ук минем турыда языла.
Оксана: Баштарак җырларны дусларым аша таптым. Һәр башкарган җырым миңа туры килә, димәс идем. Кайвакыт композитор биргән 10 җырның берсе дә ошамый. Ягъни, җырчы үз җырын тоя. "Барс-Медиа" җырларны көчләп такмый. Җыр ошамаса, мин аннан баш тартам.
Туганайлар: Эстраданы төр-ле төркемнәргә бүлеп карыйсызмы?
Оксана: Юк! Башкару, кием ягыннан әллә ни аерма, чикләү юк, эстрада төрле буын өчен эшли. Элегрәк сузып җырлау турында әйткәлиләр иде. Әмма бөтен җырчы да алай гына җырлый алмый, һәркемнең үз мөмкинлекләре, үз стиле.
Вероника: Үземне зәвыклы кеше дип саныйм. Әгәр татар җырчыларын мин киендерсәм, күпкә яхшырак булыр иде. "Изге Валентин" көнендә куелган концертта кайберәүләрнең киеме шаккаттырды - бигрәк киенә белмиләр! Ярым шәрә калып, үзләренә игътибар алырга телиләр, булдырабыз, калганнардан уздырабыз, дип тә саныйлар әле. Бәлки, шуңа да өлкән буын яшь җырчыларның киенүен кабул итмидер?
Туганайлар: Шәһәр культурасын үстерү турында күп сөйлиләр. Чөнки моңарчы сәнгать кешеләре күбрәк авылдан чыкты. Хәзер эстрадада шәһәр балалары бик күп. Сезнеңчә, эстрадада шәһәр культурасы ничек үсәргә тиеш?
Вероника: Ул үзеннән-үзе формалаша. Туган шәһәрем Чаллыга кайтканда, яңа буын белән танышам. Аларның яшь җырчыларны яратуы иҗатымны үстерергә көч бирә. Таныш булмаган яшьләрнең җырларымны тыңлавы, яратуы турында хат язулары күңелне күтәрә. Шулай да, мин авыл белән шәһәрне бүлеп карамас идем.
Оксана: Шәһәрдән чыккан-нарның мөмкинлекләре барыбер күбрәк.
Вероника: Шәһәрләр авылларга караганда яхшырак дип әйтеп булмый. Ләкин авыл балалары тырышрак.
Туганайлар: Сез икегез дә шәһәр кызлары. Ничек уйлыйсыз, яшьтәшләрегез өчен сезнең иҗат кызыклымы?
Оксана: Төрле кеше бар. Кемдер халык, кемдер заман җырларын, яңа юнәлешләрне ярата. Олылар арасында да заманча җырларны ошатучылар бар. Әмма боларны кара-каршы куеп, чагыштырырга ярамый. Минем өчен таныш булмаган кешеләрнең мактавы - иң зур бәя. Интернетта 10-15 яшьлек кызларның җырларымны яратулары турында язуы куан-дыра. Димәк, җырлавымның мәгънәсе бар.

Оксана Дмитриева - Зөләйха: "Яшьләр өчен заманча яңалык кирәк"


Вероника: Мине татар эстрадасына яңалык алып килүем өчен мактыйлар.
Туганайлар: Вероника, "Бәр-мәнчек" ансамблендә җырлар идеңме?
Вероника: Минем керәшен җырларын җырлаганым юк. Шулай да, һәр яңалык минем өчен кызык. Үземне сынап карар идем...
Туганайлар: Уңышка ирешү өчен җырчыга продюссер кирәкме?
Оксана: Кирәк.
Туганайлар: Продюссерың бармы соң?
Оксана: Бар. Әмма уңыш аңа гына да бәйле түгел, күп нәрсә җырчының үзеннән тора. Продюссер белән киңәшләшеп, ялгышларны төзәтеп эшләргә кирәк.
Вероника: Мин җырлауны "Барс-Медиа"дан башка күз алдына китерә алмыйм. Алар миңа җырлар яза, концертларга чакыра. Алардан башка уңышка ирешү авыр булыр иде. Танылу өчен күп вакыт, көч, акча, эшкә бөтен җаныңны бирү кирәк.
Александр: Өйләрендә ге-нә җырлап утырган сәләтле кешеләрне тартып чыгарасы иде. Менә минем продюссерым юк. Булса, бәлки, үземне ныграк ачар идем. Хәер, акчаң булса, продюссерның да кирәге юк. Ул вакытта җырчы үзен-үзе дә үстерә ала.
Вероника: Әмма барыбер танылу өчен ТНВ, "Яңа гасыр", "Татар радиосы" кирәк булачак. Монда, чыннан да, күп нәрсәне акча хәл итә.
Туганайлар: Сезнеңчә, Татарс-танда җырчы буларак тулысынча ачылырга мөмкинме?
Александр: Юк... Бездә талантлы яшьләрне эчке сәбәпләр аркасында сәхнәдән кысып чыгаралар.
Вероника: Татар эстрадасы үз кысаларыннан беркайчан да чык-маячак. Җырчы Мөнир Рахмаев та татар эстрадасы өчен нонсенс булды. Гомумән, көчлеләрне кысрыклый алмыйлар.
Оксана: Рахмаевны да башта кабул итмәделәр. Ә хәзер аны чинап, алкышлап каршылыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, һәр өлкәдә дә көчлеләр генә кала.
Вероника: Игътибар итегез, бездә беркайчан да Леди Гагалар булмаячак.
Александр: Ә безгә нәрсәгә соң алар? Ни өчен үзебезнекеләрне булдырмаска? Нишләп һаман кешенекен кабатларга?
Туганайлар: Сезнең барыгызның да тамырлары керәшеннәрдән. Менә "Бәрмәнчек" ансамбле халыкка фольклорны күрсәтү эшен алып бара. Аерым яшь җырчы, мәсәлән, сез, сәхнәгә бары фольклорны гына алып чыга аласызмы?
Оксана: Алай чикләнү авыр булачак. Хәзер әбиләр кебек җырларга тырышыгыз, дигән пропаганда бара. Алай гына җырласак, популярлыкка ирешеп булмас. Олылар бу тамашаларны яратыр, ләкин яшьләр өчен заманча яңалык кирәк булачак. Иҗади идеяләр күп бит.
Вероника: Җырларны заманчалаштырып була. Халык әсәрләрен һәрвакыт яраттылар, яраталар, яратачаклар. Без халык байлыгын сакларга тиеш. Сәхнәдә калфак киеп, кара каеш буып заманча халык җырын җырласам, тамашачыга ошар иде.
Александр: Моны бик сак эшләргә кирәк. Минем фикерем икенчерәк. Вероника, калфагың белән каешыңны өлкән буын аңламаячак.
Оксана: Миңа калса, бу шәп фикер. Бу образны дискотекаларга кертеп җибәрергә кирәк. Җиңел җырлана торган җыр алып, аның бераз ритмын үзгәртеп, дискотекада менә дигән итеп җырлап була. Мин мондый дискотекаларда Верониканы күз алдына китерә алам.
Туганайлар: Дискотекаларда җырлау бер хәл, әмма югары зәвыклы шәһәр тамашачысы өчен халык җырларын заманчалаштыру бөтенләй икенче әйбер. Мәсәлән, Австралиядә яшәүче җырчы Зөлфия Камалова белән казанлы Мубай халык җырларын шәһәр яшьләренә яңача җиткерә алды. Киң таралмаган матур керәшен җырлары да бар. Аларны җиренә җиткереп җырлый алырлык җырчылар булырмы соң?
Александр: Без моны эшли алмыйбыз. Чөнки Зөлфия Камалова кебек чит илдә яшәмибез.
Оксана: Яңа гына "Җыйдым җиләк" дигән керәшен җыры яздырдым. Темпын бераз үзгәрттем. Аз булса да яңалык кертәсем килде. Матур сүзле керәшен җырлары күп, ә көйләре бик салмак, сузып җырлана. Кая гына барсаң да, темплырак җырлар көтәләр.
Александр: Оксананың бу җыры миңа да ошады. Теләсә нинди җырдан клуб стиле ясап була. Ләкин ул артык зур көчкә ия түгел.
Вероника: Синең белән килешмим. Клуб стилен бөтен кеше аңламаса да, ул бик зур хәрәкәт.
Александр: Бу да алга китеш, ләкин клуб стиле күптән түгел генә барлыкка килде.
Туганайлар: Сез татар эстрадасында керәшеннәрнең урынын ничек бәялисез?
Вероника: Татар эстрадасында мин - нонсенс, чөнки фамилиям русча. Башта псевдоним бирергә теләделәр - ризалашмадым. Эстрадада бердәнбер Кузнецова булуым яхшырак. Ничек бар - шулай кабул итсеннәр. Хәзер Вероника булып кына җырлый башладым. Чынлыкта, Вероника Кузнецова булуыма шатланам. Ник дигәндә, Алиналар, Ландышлар эстрадада бик күп, кеше аларны исендә дә калдыра алмый.
Александр: Ә ник алайса псевдоним бирергә теләделәр? Татар эстрадасы булгангамы?
Вероника, Оксана: Шуңа күрә генә!
Александр: Гафу итегез, бик талантлы бер татар егете Мәскәүгә китте, ди. Аны да сәхнәгә чыгармаслармы?
Вероника: Исеме "Алсу" кебек матур яңгыраса, ник чыгармасыннар? Әмма анда "Ирка" булып булмый инде.
Александр: Синең исемең менә бик матур ишетелә! Ни өчен соң "Барс-Медиа" мондый яңалыктан курка?
Вероника: Һәрбер яңалык кешене куркыта. Бу бит бизнес! Ул акча белән бәйле.
Александр: Яңалык булмаганга, "Барс-Медиа"да алга китеш тә юк инде. Бигрәк тә, соңгы елларда.
Вероника: Дөрес түгел! Концертларны карап барырга кирәк. Минем Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге концертларда булганым бар. Татар концертлары алардан ким узмый.
Александр: Күпмедер алга китеш яңа технологияләр аркасында гына башкарыла. Кеше бит чын талантын техникадан башка да күрсәтә ала (әгәр дә ул чынлап та талантлы икән), һәм шулай эшләргә дә тиеш. Ни өчен соң "Барс-Медиа" моны булдырмый?
Вероника: Нишләп булдырмасын?
Александр: Юк инде! Әмма андый кешеләр кайчан да булса килеп чыгар, дип өметләнәм.
Күп вокалистлар үзләренең кумирларына, укытучыларына ошатып җырлый. Бу да зур проблема. Хәтта тембрларына кадәр туры китерәләр. Салаватка, мәсәлән.
Вероника: Монда бер начарлык та юк. Кешенең барыбер үз тавышы була. Ә Салават бездә бер маяк кебек. Бөтен җирдә, без Татарстаннан дигәч, Салаватны беләбез, дип әйтә башлыйлар.
Туганайлар: Псевдонимнар турында сүз чыккан иде. Оксана, син ни өчен Зөләйха булырга уйладың?
Оксана: Мин сәхнәгә үз исемем белән килдем. Псевдоним турында альбом әзерли башлагач сүз чыкты. Үзем бу турыда уйламаган да идем. Анализлап, "Барс-Медиа"ның минем өчен тырышуын аңлагач, ризалашырга булдым. Белмим, псевдонимнар исемлеге биргәч, никтер Зөләйха исеменә тукталдым. Ни өчен икәнен үзем дә аңлата алмыйм. Мин баштан ук сәхнәгә татар җырлары белән чыктым. Шуңа псевдоним алуымда бернинди дә аңлашылмаучанлык күрмим. Кешене бит эше, иҗаты, таланты өчен бәялиләр. Шул ук керәшен кызы булып калдым. Әлегә Зөләйха булып беркая дә чыкканым юк.
Туганайлар: Саша, синең Надя исемле апаң бар, хәзер консерваториядә укый. Ни өчен ул татар эстрадасына яки фольклор сәнгатенә кереп китә алмый?
Александр: Аның үз планнары бар. Менә аңа, чыннан да, продюссер - этүче бик кирәк. Надя бик талантлы кеше.
Туганайлар: Җырчы булырга теләүче мәктәп укучыларына нинди киңәш бирер идегез?
Вероника: Беркайчан да өметегезне өзмәгез һәм үзегезнең якты киләчәгегезгә ышанудан туктамагыз, дияр идем. Чөнки күп хыяллар чынга аша. Минем үземнең, мәсәлән, шулай. Авызыгызга чәйнәп каптырырлар, дип уйлап ялгыша күрмәгез! Беркем дә сезне болай гына җырларга чакырмас, җыр да язып бирмәс. Моның өчен тырышырга кирәк. Барысы да үз вакыты белән килә. Ата-аналар талантлы балаларын үстерсеннәр, ярдәм итсеннәр иде. Проектлар әзерләп, "Барс-Медиа"га чыгып карарга кирәк. Алар яңалыкка, яңа башкаручыларга мохтаҗ. Шул ук вакытта, сине күреп алсыннар өчен, үзең дә нәрсәдер эшләргә тиеш. Кул кушырып утыручылар уңышка ирешми.
Александр: Мин менә Дубайда өй сатып алырга хыялланам. Ләкин күп нәрсә бездән генә тормый, акчаң булмаса, берни эшләп булмый.
Вероника: Була! Менә мин гади семьядан. Каян килсен миңа күп акча? Шул ук вакытта, елына ике күлмәк тегү белән фонограмма яздыру өчен кирәкле акчаны гына табып була. Иң мөһиме - тырышлык күрсәтеп, курыкмыйча, беренче адымны ясау.
Оксана: Киңәшем шул: балаларга якыннары, семьясы теләктәшлек күрсәтсен. Кайвакыт мораль ярдәм күпкә кирәгрәк. Шуннан соң кеше каршылыкларны җиңел хәл итә, кая барганын аңлый, максатлар куя. Талантлы баланы әйләнә-тирәсендәге кешеләр дә күреп алырга тиеш. Конкурсларның күп үткәрелүен дә онытмыйк, үзеңне сынап карарга кирәк.
Туганайлар: Керәшен җыр-ларын башкаручы яшьләр өчен үткәрелгән "Туым җондызы" фестивале бу максатларга ирешүдә булышамы?
Оксана: Сәләтле яшьләр күренә. Жюри чын талантка ярдәм итәргә теләсә, андый яшьләр алга таба үсеп китәчәк. Кешегә кайчак кирәк вакытта кирәк урында булу да җитә.
Александр: Талантлы балага җирле администрацияләр фестиваль, конкурсларга барырга һәрвакытта да ярдәм итми, юлга акча бирми. Шуннан бала елап өенә кайтып китә, өмете сүнә, үз эченә бикләнә. Бөтен ата-ананың да баласына ярдәм итәргә мөмкинлеге булмый. Бу урында үз әти-әниемә аерым рәхмәт әйтәм. Ә Алабуга районы җитәкчелеге миңа бернинди ярдәм дә күрсәтмәде. Шул ук вакытта, кайбер яшьләргә булыштылар. Дус-туганнарының балалары Мәскәү, Петербургларга укырга китте.
Вероника: Тормышта һәрвакыт көчлеләр җиңеп чыга. Димәк, без бик көчлеләр! Саша, синдәй акыллы егетнең киләчәге дә бар, шуңа күрә, бизнес ачып, акча эшләгәч, шаккатырлык җырчы булачаксың! Иң кирәге - тормышта дөрес максат кую!
Туганайлар: Бәлки сезгә, керәшеннәр төркеме төзеп, Верониканы директор итеп куяргадыр?
Вероника: Мин риза! Алайса, безнең исемнән, барыгызга да уңышлар! Кунакка чакырган өчен "Туганайлар" газетасына зур рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Игнатьев яшь җырчылар керәшен җырчылары Вероника Кузнецова Оксана Дмитриева эстрада