Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

“ЧӘЧӘККӘ АЛДАНМА – ПЛИТӘ ЯНЫНДА ТОРЫРСЫҢ?”

8 Март көнне рәхәтләнеп бәйрәм итеп, котлаулар кабул итеп утыручылардан тыш, Мәскәүдә, хатын-кызларны яклауны сорап, урамга митингка чыгучылар да булган. Бәйрәм итәргә теләмәүчеләр хатын-кызларга хезмәт базарында мөмкинлекләр булмаудан, өйдә ирләре кыйнаудан зарлана. Ни өчен Россиядә хатын-кызлар муен гына булып калырга теләми?

Дөньяда 8 Март көнен бәйрәм итә башлауның төп сәбәпчеләре булып 1857 елның 8 мартында Нью-Йоркның тукучы хатыннары була. Алар буш кәстрүлләр белән урамга чыга. Ул вакытта хезмәт хакларын күтәрү, яхшы эш шартлары булдыру, хатын-кызларга ирләр белән беррәттән хокуклар бирү сорала. 1910 елда Копенгагенда эшче хатын-кызларның икенче конференциясе уза. Анда Германия социал-демократ партиясенең хатын-кызлар төркеме лидеры Клара Цеткин дөнья буйлап гүзәл затлар бәйрәмен үткәрә башлау фикерен әйтә. Менә шуннан башлана да инде 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Дөрес, бәйрәм тарихы белән бүген кызыксынучылар, аның, чынлыкта, феминисткалар бәйрәме икәнен белгән кеше аз. Хәер, моның бүген артык кирәге дә юк. Эшнең бит кәҗәсе түгел, мәзәге күңелле.

Ә шулай да бүген ирләренә баш бирергә теләмәүче хатыннар төркемнәре барлыкка килә башлады. Мисал өчен, 8 Март уңаеннан, Киевта 100ләп хатын-кыз шулай ук урамга чыкты. Болары Украина хакимияте һәм чиркәвенең хатын-кызларга басым ясавыннан зарланды. Алар бала тапмаучыларга салым кертү турындагы закон кабул итәргә теләү фикеренә, 49 яшьтән соң ясалма орлыкландыру ясауны тыюга, бала төшерүне чикләүгә каршы чыкты. Хәтта "Чәчәккә алданма, иртәгә плитә янында торырсың" дигән плакатлар да тотып чыкканнар. Болардан әлеге хатын-кызларның гадәти тормышы рәвешенә: аш-су әзерләүгә, бала тәрбияләүгә, ирен хәстәрләүгә каршы чыгулары сизелеп тора. Киевта феминист хатыннарга каршы шул ук вакытта икенче митинг та оештырылган. Болары инде Украинадан феминисткаларны, "алсу" һәм "зәңгәр"ләрне кууны сораган.

Кайвакытта феминисткаларның чыгырдан чыгулары да күренгәли. Мисал өчен, әле күптән түгел генә битлек кигән феминисткалар Мәскәүдәге Христос храмы алтары каршында концерт куеп чыгып китте. Кешеләрнең дини хисләреннән көлгән өчен аларны җиде елга кадәр төрмә көтеп торуы да ихтимал.

Социолог, Татарстан Фәннәр Академиясе хезмәткәре Динара Гимадеева исә Татарстанда феминизм юк, дигән фикердә. Биредә хатыннар ирләренең бер өлеше булып яши. Хәзер бу турыда белгеч фикерен белик.

- Мәскәүдә, Киевта 8 Март көнендә феминисткалар хатын-кызларга тигез хокуклар сорап урамга чыкты. Россиядә хатын-кызларга тигезлек юкмыни?

- Юк инде. Хөкүмәттә хатын-кызлар бик аз. Акчалы эштә ирләр, аз түләнгән, престижлы булмаган җирдә хатын-кызлар эшли. Яхшы урынга хатын-кызларны кертмиләр. Аннан рекламаларны карыйк. Бөтен җирдә хатын-кыз тәнен күрсәтәләр, ягъни тән белән сату бара. Феминисткалар моңа каршы килә. Хәтта сөйләмдә дә тигезсезлек бар. Мисал өчен, "тиле блондинка" сүзе. Егетләр турында "тиле блондин" дип әйтмиләр бит.

- Россиядә Федераль Җыелыш башлыгы Валентина Матвиенко, Татарстанда Зилә Вәлиева, Римма Ратникова кебек җитәкче ханымнар да бар бит.

- Бу бит күлдәге тамчы гына. "Форбс" журналы хатын-кызлар иң әйбәт яшәгән илләрнең исемлеген бастырды. Гүзәл затлар Германия, Литва, Франция, Испания, ЮАРда яхшы яши, чөнки анда җитәкчелектә хатын-кызлар утыра.

- Феминизм демократия аз булган җирдә көчәя булып чыгамыни?

- Җәмгыять ни дәрәҗәдә ирекле булган саен, хатын-кызның тормышта урыны шулкадәр зуррак була. Ә бездә башкачарак. Демократия кысылган саен, хатын-кыз да кысыла бара.

- Феминизм күренеше уңаймы, тискәреме?

- Җенси яктан кешенең хокукын кысарга ярамый. Бу яктан феминизм уңай күренеш. Дини яктан моңа негатив карыйлар. Ләкин феминисткалар булмаса, хатыннар өйдә генә утырыр, сәясәт, бизнес, мәгариф өлкәсендә хатын-кызлар булмас иде.

- Татарстанда феминизм юк, дигән фикер белән килешәсеңме?

- Әйе. Татарстанда күпчелек хатыннарны ирләренең дәвамы, бер өлеше итеп күрә. Ир хисабына яшәү күренеше киң таралган. Феминистка беркайчан да иренә бәйле булмаячак. Бездә күпләр бай ир табам да, аның акчасына яшим, дип уйлый. Яп-яшь кызлар клубларга барып, ирләр эзләп йөри. Ягъни, алар акча өчен генә ир белән яши. Бу әйбердән оялу юк. Киресенчә, бай ир табу мактала. Әлбәттә, массада феминизм фикерләре юк. Бераз фән тирәсендә йөрүчеләрдә генә бу проблеманы аңлау бар.

- Бу Татарстанның традицион милли республика булуыннанмы?

- Моның белән бәйләп карамыйм. Бу Россия халкының менталитетыннан килә. Чөнки башка өлкәләрдә дә шул ук хәл. Россия хатын-кызларында иренең дәвамы булу фикере яшәп килә. Шуның аркасында күп хатыннар талантларын ача алмый кала. Игътибар итегез: Бразилия, Венесуэлла, Россия хатын-кызлары дөньяда иң күп бизәнә һәм битләренә, күкрәкләренә пластик операцияләр ясата. Ни өчен? Чөнки төп вазыйфаларын матур уенчык булуда күрә. Матур булсак, безне яратырлар, уңышка ирешербез, дип уйлыйлар. Безнең хатын-кызлар белем алуны да кирәксенми. Ә Европада хатын-кызлар юньләп бизәнми дә. Шуңа Россия хатын-кызлары алардан ямьсезләр, кыска итәк, биек үкчә кимиләр, дип көлә. Европалыларга болар кирәкми. Алар үзләрен шәхес итеп саныйлар, матур курчак булуны кирәксенмиләр.

- Ир карап, балалар үстерүнең нинди начар ягы бар соң?

- Начар ягы юк. Ләкин кеше алай талантын ача алмый. Бәлки, ул язучы, фотограф, җырчы була алыр. Дөрес, ир исемен алып, зур язучы булып киткән хатын-кызлар да бар. Чөнки хатын-кыз язучы-шагыйрьләрне танырга теләмиләр. Әмма шул ягы начар - хатын-кызны кысу барса, башка өлкәләрдә дә тигезсезлек барлыкка килә. Мисал өчен, яшь, тән төсе, милләт ягыннан санламау, мыскыллау башлана. Бу җәмгыятьтә торгынлык китереп чыгара.

- Динара, феминизм көчәя калса, бала табу кимиячәк бит. Шуңа Европа картаеп бетеп бара бит хәзер.

- 19 гасырда Франциядә хатын-кызлар ирләр белән бер дәрәҗәдә акча түләүне таләп итеп урамга чыга. Чөнки ир дә, хатын да 12 сәгать эшли, ләкин акча тигез түләнми. Хәзер бу яктан тигезлек бар. Шул ук вакытта бала табарга теләмәүче феминисткалар бар. Андыйлар бик аз. Күпчелек төрлелектә тигезлек сорый. Ягъни ир бер төрле, хатын икенче төрле, ләкин аларның һәрбересенең тигез урыны булырга тиеш. Дөрес, ир белән хатын бер төрле булырга, бер төрле киенергә тиеш түгел. Хатын-кызга ирләр кебек киенергә, яшәргә ярамый. Бала табу, ир карау бүгенге феминизмга каршы килми.

- Соңгы елларда җәмгыятьтә, гаиләдә ир дәрәҗәсе төштеме?

- Миңа калса, ир белән хатын статусы тигезләшә бара.

- Гади авылларда ир һәм хатын тигезлеге бармы?

- Авылларда гадәти традицон цивилизация. Ир-баш, хатын муен булып санала. Хатыннар ирләрен тыңлый, алар өчен яши. Көчсез булулары үзләренә дә ошый. Хәтта туйларда кыз ягы туганнарына игътибар азрак була. Моны барысы да шулай тиеш, дип кабул итә.

Болар социолог Динара Гимадеева фикерләре булды. Инде сөйләшүдән күренгәнчә, Татарстан хатыннары муен булып яшәүне артык күрә һәм бу шулай дәвам итә. Гомумән, тырышкан кешегә һәр өлкәдә юл ачык. Бик теләгән хатын-кызлар депутат та, министр да, бизнес-леди да була ала.

8 Март уңаеннан, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге илнең иң акыллы һәм иң чибәр гүзәл затларын билгеләде. Россиянең иң акыллы хатын-кызы дип Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко санала. Аның өчен халыкның 17 проценты тавыш биргән. Ә икенче урынны ике кеше - сәясәтче Ирина Хакамада (10 процент) һәм патшабикә Екатерина II алган. Халык фикеренчә, Алла Пугачева, Тина Канделаки (һәркайсының 5 процент), Ксения Собчак, Валентина Терешкова һәм Софья Ковалевскаяның (һәркайсының 3 процент) да башы яхшы эшли икән. Халык үзе исә Россиянең иң гүзәл хатын-кызлары - телевидение алып баручысы Оксана Федорова, җырчылар София Ротару һәм Валерия, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 марта феминизм