Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Безме, заманмы гаепле?

Көннең матур, кояшлы булуына кызыгып, өй каршындагы паркта һава сулап керергә булдым. Монда кеше шактый. Әнә, каен төбендәге эскәмиядә чал чәчле әби белән бабай утыра. Алар каршындагы комлыкта балалар әвәрә килә. Ерак түгел генә яшь пар, 4-5 яшьлек кызларының, ямьсез итеп кычкыра-кычкыра, уенчык пистолетын болгап, атышлы уйнавыннан күңелләре булып көләләр....

Көннең матур, кояшлы булуына кызыгып, өй каршындагы паркта һава сулап керергә булдым. Монда кеше шактый. Әнә, каен төбендәге эскәмиядә чал чәчле әби белән бабай утыра. Алар каршындагы комлыкта балалар әвәрә килә. Ерак түгел генә яшь пар, 4-5 яшьлек кызларының, ямьсез итеп кычкыра-кычкыра, уенчык пистолетын болгап, атышлы уйнавыннан күңелләре булып көләләр. Бала коляскасы этеп йөрүче яшь әниләр дә күп. Кулларына сигарет, пиво шешәсе тотмаганнары сирәк. Парктан читтәрәк мәктәп яшендәге ике малай юлларында очраган һәр нәрсәгә - агачларга, кояшта кызынып утырган песиләргә, куак төбендә аунап яткан пиво шешәләренә кулларындагы арматура белән селтәнеп, сындырып, ватып, шуннан кызык табалар. Велосипедка атланган малайлар да үзенчәлекле шөгыль тапканнар - чүп-чар, иске яфраклар тутырылган полиэтилен капчыкларны бәреп аударып, өсләреннән таптап узалар.
Әнә, шау-гөр килеп бер төркем егетләр килә. Кычкырып сүгенәләр, ямьсез итеп төкеренәләр, көнбагыш чиртәләр. Болар да эш-сезлектән бәрелеп-сугылып арыган ахры, берничә көн элек кенә матур яшел төскә буялган эскәмиягә пычрак аяклары белән басып, арка терәгеченә менеп кунакладылар.
Әлеге күренешләр бик кәефемне төшерде. Безне табигатьне, кешенең хезмәтен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерделәр. Без дә, үз чиратыбызда, балаларыбызга шундый тәрбия бирдек кебек, югыйсә. Каян килә бу яшь буынга тәрбиясезлек, булганны җимерү, җиңел караш? Замана баласы мондый түбән эшләрдән өстен булырга тиеш кебек, югыйсә. Кайда хата җибәрдек? Уйланыйк әле, балаларыбызга, оныкларыбызга матурлыкны тоя белергә, аны сакларга, якларга өйрәтик, тик соңармыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр тәрбия заман