Туганайлар

Зинаида Захарованың "Имәндә икән чикләвек" хикәясе

Әлмәт якларында яшәп иҗат итүче шагыйрәбез, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге члены, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Зинаида Захарованың "Мәйдан" журналында күптән түгел басылып чыккан әсәре

Сәкинә күпне күрүче, күпне белүче, тагын да күбрәк белергә теләүче, лыгырдавык хатын. Авыл яңалыкларын гына түгел, Америка, Африка яңалыкларын да аннан гына сора инде. Аны идарә, кибет, почта тирәсендә еш күрергә була. Быелгы елда кем өйләнәчәк, кемгә өйләнәчәк, кайсы гаиләдә бәби көтәләр, кемнәр ничек яши, кемнәр ялга кайсы якларга китәргә җыена – Сәкинә барын да белә.«Справочный бюро» дип кушамат та кушканнар үзенә. Ул моңа үпкәләми, киресенчә,горурлана булса кирәк. Көнбагыш янчыгы тотып, көнозын урамда атынып йөри. Көннәрдән бер көнре ул авыл идарәсенең кабул итү бүлмәсендә таптанып торганда, рәис янына Газинур бабай килеп керде. Бабай белән авыл рәисенең сөйләшкән сүзләре Сәкинәгә аермачык диярлек ишетелеп торды. Сүз аерылышу турында бара иде ахры. Рәиснең :

– Бу атнада вакыт тыгыз, икенче жомгада Гөлжамал әби белән килерсез, паспортларыгызны да онытмагыз, – дигән сүзләрен ишеткәч, Сәкинәнең шиге калмады. Пар сандугачлар аерылышалар.

Ул бу яңалыкны да минуты-сәгате белән бөтен авылга таратты.Тикмәгә генә «Кем аерылмый, шулар белми, аерылу газапларын», дип җырламыйлардыр. Күтәрә алырмы икән Гөлҗамал әби бу хәлләрне? Юктыр шул, аерылышу башына җитәр инде әбекәйнең дип, бик кызгандылар әбине авыл хатыннары. Капка төбенә чыгып, бүрәнә өсләренә утырып, бичаракайны чайкадылар. Мескеннең нинди гөнаһы бар икән соң?Ул бит бөтен гомерен шул оятсыз Газинурга бирде. Гөлҗамал әби генә кеше итте бит аны. Йокыдан торышка төче коймагын пешереп,тормышларын, тауга таба авыр йөк өстерәгән алаша кебек җигелеп, үзе тартты. Балаларын үзе тәрбияләп үстерде. Шатлык безнең үрдәккә, биш күкәйдән биш бәбкә. Бу хәбәрне ишеткәч, балалары ни дияр? Ни дисеннәр, ычкынгандыр әткәй, диярләр шул. Яшь чагында Газинур читләр белән дә типтергән, дип сөйләделәр. Мөгаен, дөрестер.Утсыз төтен чыкмас. Кеше юкны сөйләмәс. Күрсәтәме Газинурың күрмәгәннәреңне! Иделгә таянма, иреңә ышанма, дип халык белми әйтми. Халык әйтсә, хак әйтә. Авыл хатыннары Гөлҗамал әбине әй, кызгандылар, ә Газинур картка булган нәфрәтләре артканнан-арта барды. Илле ел яшәгәннән соң нәрсә булган? Юк, берәү дә белми, ә белергә бик телиләр. Шуннан башланды да инде хәлләр. Кыскасы, кырмыска оясыдай гөж килде Таллы бүләк авылы. Ниһаять, авылның эшсез яткан хатыннарына эш табылды. Бу яңалык авыл апайлары өчен серле йомгакка әверелде. Йомгак, тәгәри-тәгәри, күп борчулар да китерде. Нигә аерылышалар икән? Кибеттә, почтада чыш та пыш, әйтерсең берәүнең дә бүтән бернинди кайгысы юк. Кайгылары шул: аерылышуга ук илтеп җиткергән сәбәпне белә алмый интегәләр. Шул эчләрен пошыра. Имеш-мимешләр күп йөри. …Гөлҗамал әби:

– Картайган көнемдә исерек көйләп туйдым, үз пенсиясе үзенә җитми, минекенә дә керешә, – дип әйтә икән. Шайтан канын кемнең ире эчми соң? Әнә, ерак барасы юк, күршеләрендәге Әнвәрне генә карагыз. Өендә генә эчәме? Юк,эшеннән үк лыкынып кайта. Хатыны түзә, аерылмый. Түзмичә кая барсын, исерек булса да ир бит ул. Балалары да бәләкәй шул әле Әминәнең. Берсеннән-берсе кечкенә өч ир бала. Нинди тәрбия бирә инде шул исерек ата сабыйларга, диештеләр авыл хатыннары. Белгән юк, яратадыр, диде берәүләр. Кай җирен яратып була икән ул исерек чучканың, диеште икенчеләр. Аның бит әле, артыгын җибәргәндә, характеры да неважный, диләр. Әминә мескен, ничә карама, гел күгәреп йөри. Ире дөмбәсләгәнне яшерә. Йә баскычтан егылдым, йә ишек яңагына бәрелдем, йә ата каз талады дип ышандырмакчы була. Берәү дә ышанмый, тик үзенә генә сиздермиләр. Ярый, сөйләсен инде ул мескенгә шулай җиңелрәктер, диләр.Тиз генә ышандырырсың, авыл апаларын, бар… Юк, юк, Газинур бабай эчкән өчен генә аерылышмый пар карлыгачлар дип, нәтиҗә ясап, конкрет карар чыгарып куйды апалар. Монда бүтән бер чикләвек төше булырга тиеш. Нинди? Авыл апалары өчен Гөлҗамал карчык белән Газинур картның  аерылышулары чишә алмаслык башваткычка әйләнде. Мал-мөлкәтләрен ничек бүләрләр икән, дигән сорау тагын да авыррак иде .Бер сыер,бер сарай,бер мунча, бер йорт.Дөрес тә, ничек бүләрләр? Озак уйлый торгач, өч версия барлыкка килде. Апаларны бу версияләр өч төркемгә бүлде. Берәүләр:

– Газинур бабайны Себердә яшәүче уллары кайтып алып китә икән, – диде.

Икенчеләр шуның нәкъ киресен сөйләде. Себергә Гөлҗамал әби китә икән, имеш. Өченче версия буенча, имеш Газинур карт йортның үзенә тиешлесен сүтеп алып китә икән, диештеләр. Ә нигә Гөлҗамал әби китми? Нигә төп нигездә ул калырга тиеш? Газинур карт төзегән йорт ич ул, диеште, кайберәүләр, бабайны яклап.Үзләрен күреп, хәлләрен сорарга берәү дә батырчылык итмәде, җае да чыкмады.

– Болай да хәсрәтләре башларыннан ашкан, каннарына тоз салу ярамас, – диеште берәүләр.

– Эчләрендә ут кайнаса да, борыннарыннан төтен чыгармыйлар. Ул тешләкләрдән сер алам димә, – диде икенчеләр.

– Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыга, вакыты җиткәч, белербез, – диеште авылның иң сабырлары.

– Алар бит авыл халкы белән аралашырга да атлыгып тормый .Урамга да чыкмыйлар ич. Башым ярылса, бүрек эчендә, кулым сынса, җиң эчендә, дип яшәүчеләр. Кибеткә тәмәке, чикүшкә алырга Газинур карт сирәк кенә баргалый, чөнки кирәк-яракны шәһәрдә яшәүче кызлары алып кайтып тора, – диеште күршеләре.

Менә көткән җомга килеп җитте. Сәкинә, иртән иртүк битен дә юмыйча, йомышы булмаса да Таллы бүләк парламентына китте. Коридор тәрәзәсеннән күзен дә алмый әби белән бабайны көтә башлады. Ниһаять, тегеләр күренде. Чү! Газинур бабай бик яшь күренә – Сәкинәне күзләре алдамый. Кара син аны, егетләрчә җил-җил атлап килүләрен. Менә сиңа бабай. Әбекәй аннан күпкә калыша, картайган, беткән, мескен әби. Имәндә икән чикләвек. Ничек моңарчы Сәкинәнең башына килмәгән? Димәк, Газинур карт яшьрәкне тапкан, әбидән котылмакчы бит бу. Сәкинә коридорда әби белән бабайны елмаеп каршы алды.«Присидәтел сезне күптән көтә», – диде ул, шатлыгын яшерә алмыйча. Тегеләр рәис бүлмәсенә кереп китүгә, колагын ишеккә терәде. Эчке бүлмәдән сөйләшкән сүзләр аермачык ишетелеп тора. Әби белән бабай көлешеп тә алалар. Бу юләрләргә аерылышу зур шатлык микәнни, дип уйлап куйды Сәкинә.

– Безнең никахакыбыз Сәвит законнарыннан мең тапкыр олырак, дип тә әйтеп карадым, бабаңны тыңлата алмадым. Вакытыңны әрәм итеп йөргән өчен ачуланма инде, улым, – дип , рәистән гафу үтенде әби.

Ә бабай:

– Алтын туебызга балаларга сюрприз булсын, дидем, карчык, – диеп, кеткелдәп көлеп җибәрде.

Сәкинә бер ни дә аңламый торганда, рәиснең:

– Котлыйм,сез, ниһаять, законлы ир белән хатын булдыгыз, – дигән сүзләрен ишетеп, чак егылмый калды.

 

Зинаида ЗАХАРОВА

 

Шагыйрә, прозаик, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы - Захарова Зинаида Кирилловна Әлмәт шәһәребездә яшәп иҗат итә. Ул Әлмәт районы Кәләй авылында 1954нче елда гади бер керәшен гаиләсендә Кирилл дәдәй белән Анастасия түти гаиләсендә туган. 

Зинаида Кирилловна һәнәре буенча математика укытучысы. Ул гомере буе Әлмәтнең 3нче мәктәбендә балаларга белем бирә, бәлки шуңа күрәдер дә аның иҗатының төп өлешен балалар әдәбияты алып тора.

2010 нчы елдан соң аның  “Сине генә сөям”,”Кем бәхетле?”, “Сагыш төсе сары икән”, “Тылсымлы сарай”, ”Нурлы җиһан”һәм туган авылының 285 еллыгына багышланган “Кәләй авылы асыл җир икән” дигән китаплары басылып чыкты. 

 

«Мәйдан» №6, 2020 ел.

фото:  almet-rt.ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: