Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Җырчы Җәкәү: "Кесәләре югаркачтын чүп эчүне ташларлар"

Җырчы Җәкәү (Яков Емельянов) керәшеннәрнең күренекле язучы. Һәр әсәрендә дә авторның үз халкы өчен җанатуы, халкының авыр тормышы турында уйлавы чагыла. Авторның "Чәй" дип аталган шигыре бар. Анда ул кешеләрнең Кытайдан кайткан чәй "чүбен" эчүләреннән көлә.

Чәй

Хәзер тормыш ис китәрлек,

Чәйне бишәр эчәләр;

Әллә тагы шунлыктан да

Юкарусый кесәләр.

 

Әйе, әйе, шулай,

Ул дигәнең булды:

Акча яткан урыннарга

Такта чәйләр тулды.

 

Хәзер инде бик күбесе

Ашамыйча туя;

Битен-күзен юганчы ук

Савамырын куя.

 

Самавырын әзәрләргә

Кичтән әйтеп куя,

Кояш яшьнәп чыкканда

Чәен эчеп туя.

 

Менә тормыш!

Шуңа күрә бу як халкын

Кытайлар да ярата;

Безнең якка чәйнең чүбен

Йөкләп-йөкләп тарата.

 

Ярар-ярар, таратсыннар,

Безнең монда йотарлар;

Кесәләре юкаргачтын

Чүп эчүне ташларлар.

 

Алай диме, кунак агай,

Бу сүзләрең ярамый;

Чәй эчүе кабак түгел,

Безне кырып тарамый.

 

Шулай, шулай, дөрес!

Иренмичә тыңласаң

Синең сүз дә ярый;

Кесә төбе кипкәчтен

Ахмак та акчасын саный.

 

Син үзен үк уйлачы,

Кайда артык малыбыз?

Коры чүпне эчә-эчә

Шалтырап калды саныбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев