Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Тимофей Владимировның "Ауыл баласы" шигыре

Киҥяш газиты, 1928 жыл, 8 декабрь, 45 сан.

Ауыл баласы

Жаратам мин ауылымнын бейек, бейек тауларын;
Тау буйында гӧрляб ӱскян жюкялярен, талларын.

Жаратам тау буйларыныҥ борма, борма жулларын;
Зур, зур ташлар арасыннан шарлаб аккан сыуларын.

Жылга буйлаб менеб киткян бормалы читяннярен;
Сыу буйында шаулаб ӱскян камышлы жикяннярен.

Бӧгӧнгӧдяй кюз алдымда кырда жӧргян чакларым;
Шул ауылда Пауал байнын сарыкларын сакладым.

Усал ыйы Пауал дядяй: беркемне дя сӧймяде,
Ӱз кесясе тирян булса, бютян ӧчӧн кӧймяде.

Камчы белян этен геня жарата торган ыйы;
Акбай белян узгынчыны талата торган ыйы.

Бик жыш анын усаллыгы ӱз эченя сыймады,
Ачыу белян кул кютяреб ӱз кытынын кыйнады.

Бер багытны сарыкларны бюреляр жаралады,
Шунын ӧчӧн ул мине дя камчы белян чарлады.

Шул чагында – жиҥгей мархум, миҥа кулларын бирде:
– «Син дя мин кюргянне кюрдеҥ, бахил бул, балам» – диде.

– Улым, бездя ӱлярсеҥ син… мин бюген ӱлям» – диде.
Таҥ атканда кюзен жомоб калдык сулышын бирде.

Шул кӧннӧ мин кичкя тикле качыб жӧрдӧм Пауалдан,
Кичкя таба кабчык кейеб чыгыб киттем ауылдан

Тыуган илем артта калды бейек таулары белян;
Тау буйында гӧрляб ӱскян гӧдря таллары белян.

Узыб китте кара болот урманнарга кагылыб,
Тау ӧстӧннян ай да чыкты болотларга тагылыб.

Кюҥелле бит шундый тӧннӧ жырак жулда барыуы,
Жар буйында жырлый-жырлый, кюлдя кармак салыуы.

Кыуанычлы шатлык тыуды минем жяшлек кюҥелдя.
Зур завутка килеб кердем уникенче кӧнӧмдя.

Бер кулымда чюкеч булса, бер кулымда кенягя;
Армый, талмый ӧйрянябез жаҥа тормош тӧзяргя.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев