Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Тимофей Владимиров - Тягярмячче Пука бяйете

Киҥяш газиты (№17), 8 май 1928 жыл

Чыны-кӧлкӧсӧ белян ӓм тормыш габряте белян бергя…

Тягярмячче Пука [бяйете]

Бер багытны тягярмячляр тейяб чыктым сатырга,
Очсозорак саткан ӧчӧн кайгрыб чыктым кайтырга.
Кайта торгач тямякене чират житте тартырга,
Тик жанчыгым калган икян онотолоб патирда.

Кире кайтсам, арам жырак, кайтмасам эчем поша, –
Тора торгач кинят искя килеб тӧштӧ кодача.
Бер багытны килеб кердем кумышканын жиреня;
Тярязядян байтак кына кунаклар да кюреня.

Чирек тотоб жырлый, жырлый килеб чыкты кодача:
Бик кюбтяннян килгянеҥ жук эчеб бирче, булмаса.
Бер тустыган салыу белян бетте дӧнья кайгысы, –
Туры килде, мин ӓйтямен, мяжелеснен жайлысы.

Жырлый торгач кодачанын кюзе тӧштӧ косокка,
Жырлый, жырлый жакын килде кособ жаткан Учыпка:
«Сыу буйында балтырган тугай, тугай утырган;
Ӓлля кайсы бӧтӧн жирне косок белян тутырган».

Ӓйбят кеня жырлаганда онотолды балтырган,
Учып кода ылапаста ут тӧшӧрӧб калдырган.
Кодачанын абзарыннан кютярелеб ут чыкты,
Жарты сагят арасында жиде жортно жук итте.

Исрек башым жӧрӧй торгач туры килде айнырга,
Ут ачыуын бездян алыб тотондылар кыйнарга.
Кыйный торгач ӱтерделяр Учып кода Темейен.
Шуннан ары кая таба барганымны белмейем.

Урамнын башына жатыб жоклаганым бер ӱзем.
Шуннан бирле сукыр булыб калды минем бер кюзем.
Итек тя жук, акча да жук бӧтӧнняй кур иткянняр,
Атымны да куйган жирдян бурлар алыб киткянняр.

Ничек киряк алай жяйяӱ кайтыб кердем ауылга,
Булганысы исе китте минем былай булыуга.
Кайтыу белян кулларымны бяйляб алыб киттеляр,
Кеше ӱтреб кайткан ул, диб, барда шау-шу иттеляр.

Бер айыбсыз сигез айга жасадылар жатырга,
(Тямяке дя бирмяделяр эч пошканда тартырга.)
Бюгенгедей кюз алдымда жылый, жылый киткянем,
Мыннан былай кумышкыны ӧйӧмя дя кертмямен.

(Тимофей Владимиров Киҥяш газиты (№17), 8 май 1928 жыл)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев