Туганайлар

Татарстан

Литературные произведения

Сказка нагайбаков села Попово Чебаркульского района Челябинской области

Меселе - "Талигаҥ Шумбайдан".

Белекей крешēн ауылында бēр заманда, йешеген Мēкēте карт. Ул ауылда иҥ ярлы, бик ябык, аксак-агащаяк булган ( япон сугышыннан аяксыз кайткан). Ул сугышта юргенде катыны балалары бēлен тирден (тифтен) ӱлгеннер. Мēкēте карт сугышны ейленēп кайткащ юрегēннен каннар тама, кюзēннен йеш китмēй. Ничек турырга, нēй эшлерге? Бēрден бēр кищ Мēкēтеге кēрген кюрēшēсē киҥеш итēрге.

Кюрēшē: – Арыумысыз! Мēкēте, син ӧйдемē?
Мēкēте пищмашында бӧгӧрленēп ята. Öйӧ сыуык, ашарына пēшмеген.
Мēкēте карт: – Арыубыз дисеҥ – арыуым да юк, юнēм де юк, йешēйēм индē, кӧлден бурчак чюплеп.
Кюрēшē: - Эйделē, тӧш пищмашыннан, сюлешēп, киҥеш итēйēк. Ничек ауыр бусада бу дӧнжеде калган гумēрнē турырга кирек.
Мēкēте карт: – Эй, минде йешиммē индē - агащ аяк бēлен абынып ӱлесē гне калган индē. Гумēрēм узган – кӱлмегēм тузган.
Кӱрēшē: - Байлык бēр айлык - ярлылылк гумēрлēк. Алай сӱлеме, ал ӱзēҥнē кулга. Эй, Мēкēте, сыя катын табырга кирек. Кӱрēшē ауылда бар бēр катын, ирē сугышта ӱлген, балалары бумаган. Барып алып кайт, турып карагыз. Икēгēз де янгыз, акрыннап турып китēрсēз.
Мēкēте карт: - Рахмет якшы сӱзлерēҥе. Алдагы кӧннерēҥ тегереп барсын.

Мēкēте карт щиттен апкайткан катын бēлен катышып тура башлаганнар. Мēкēтеге иллēден артык, Метӱкке кырык йеш. Бēр ике жил бēрге тургач быларнын балалары тыуган. Метӱк эй матур – шалкан шикелле кыз бала китēрген, Татый дип исēм кушканнар. Кызлары зиба, бēр битēнде куяш уйный, игēнчēсēнде ай уйный, узын щещē ак кайындай ӱсēп киле. Биг ярлы турмышта туралар, сыйыр да тутурга хеллерē юк. Кезелерē бар, бабай кезеге Кетӱк исēм бирген, яланда ул ун кезе кӧте кӧнде. Инелē-кызлы урысларда бакща карыйлар. Аксак Мēкēте тӧнне бакща саклый, анын ышлегенēне тулēйлер бēр бӱрēк ярма.

Метӱк ейте: – Эй кыяр баш – бӱрēгēҥ де белекей, ищмаса.
Жыллар уза, кыз ӱсе, кудалар кюрēнмēй. Ярлылыктан куркалар, кызларына бирēрге бēр эйбēрлерē де юк тип кēшēлер сулēйлер. Тӱшек бēлен мēндер саламнан, бӧркеӱлер, чигēӱлē бистерлер, шаршаулар юк. Бēрден бēр заманда, кезе кӧткен кӧннӧ, Мēкēте картка якшы матур гына жигēт килеп чыга.
Жигēт: – Бабай, кызыҥны бир мыя, мин аны яратырым, щещēн кулга урап камчы бēлен ярырым.
Бабай: – синēҥ исēмēҥ ничēк?
Жигēт: – Исēмēм минēм Шумбай.
Бабай таягы бēлен кизене: – Ярлы бусак та артык балабыз юк. Эзēҥнē сēбēр бēзнēҥ яктан.
Кӧз де уза, кыш та ӱте, яз жите. Мēкēте карт сыу буйына мурда салырга тӧшкен, балык тутырга азаплана. Тагы тēгē жигēт, Шумбай килеп чыга.
Шумбай: - Эй бабай, миным исēмēм Шумбай. Бир мыя кēйеӱге кызыҥны, мин аны яратырым, щещēн юдрыкка урап камщы бēлен ярырым. Бабай тагын бастра жигēтны. Кыз ӱсе, кудалар кӱрēнмēйлер. Мēкēте бēлен Метӱк кайгыралар, кызлары бēрӱзе калса ничек турыр. Алар картая, Татый улыгая, "утырмага" юрēрге туганнары юк, "нардуганга" бармый, кēйēрēне жӱннē кēйēмē юк. Гумēрē уза - багытлы кӧннер йырак. Тагы кӧз де уза, кыш та ӱте, яз житēп, жемнē жей кӧннерē де узып ките. Иртӱк Мēкēте карауылдан кайтып киле, кӱз алдына килеп щыкты быр мишер, алаща чикменде, сарык бӱрēгēнде. Мēскēннēн карыны ащ. Бабай жигēтнē ӧйӧне апкēре. Ашата, эщēрте, муща ягып кēрте. Матур жигēт. Мēкēте исēмēн сурый.
Жигēт: – Мин Шумбай. Сēзнēн кызыгызны бик яратам. Кудаларга килебēз.
Кичке Метӱк бēлен Татый ӓзēрленēп кӧтелер кудалар. Шумбай инесē бēлен атасы бēлен кудалыйлар.
Мēкēте ӓйте: – Бēзнēн Татыйнын талигасы Шумбайдан. Йешлер житеклешēп кителер мишер ауылына. Татый ӧйде утырса да багыт аны тапты.
Шумбай Татыйны бик ярата, куйыны ӧстӧнде гēне юрте, жипек-щапакта кейендēре, нēй ашатыйым, нēй эчēртēйēм дип кēне сурый. Шумбай бēр бала гына ӱскен, жил бēлен янгыр да тӧшӧрмегеннер, инесē, атасы бай туралар: кӧтӧӱ-кӧтӧӱ мал: атлар, сыйырлар, сарыклар. Жигēтнēн атасы, инесē Татыйны уз малайларыннан да зурга кӱрелер. Татыу-тынычта гумēр ителер. Öйлерēнде сӧйӧнӧч, килēннерē курсакка калган, кул учларында гына юртелер. Шумбай атка атланып кунакка киле эбēй бēлен бабайга сӧйӧнӧч хеберлер алып киле. Кēйеӱ балакай зур кӱчтенечлер алып килген – кēйēмнер, ашамтылар. Мēкēте бēлен Метӱк гумēрде кӱрмегенерēн кӱрелер. Кудай бар ӓлē – ташламый. Ӓбēй сыйлый кēйеӱēн. Кыстыбыйлар ӧстелге пēшēрēп утырта, бабай эчерге де таба, яраткан кēйеӱēне. Шумбайга бик сый килēше. Ӓбēй бу сыйнын арасына бутка сала да бӧгӧп кыстра, бутка сала да бӧгӧп кыстра, май бēлен манып куя.
Шумбай ейте: - Ӓбēй мин мындый сый ашаганым да югыйы, тēллерēмнē юта яздым.
Метӱк ейте: Аша кēйеӱ балам, аша. Бу сыйны бēзде кыстыбый дип ӓйтелер.
Шумбай ашап туйгач, тагы тугыз кыстыбый ашый.
Кēйеӱ юл буйы ейте: Кыстыбый, кыстыбый... дип. Кайтыб житкенде уныта. Кыз бēйēй де дип карый – килēшмēй. Татыйга сулей сый турыннан, ул шундук ейте:"Кыстыбый". Татый кыстыбый пēшēрēп бēйēмē бēлен бēйатасын сыйлый. Шулай крешēннер мишерлернē де кыстыбый пēшēрēрге уйретелер. Багытлы кызларга ейтелер:"Талигасы Шумбайдан". 

(Записала Надежда Николаевна Уряшева, опубликовал Геннадий Макаров)

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев