Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Рәмзия Ильина: «Ялгыз калганнарның күңелендә сагыш»

Зәйле Рәмзия Ильинаның авылларда ялгыз калган нигезләргә ачынып язган шигырен тәкъдим итәбез.

Буш нигез
Капка шыгырдады... Төн пәрдәсен ярып.
Кем кагылды аңа? Ишетелми тавыш.
Юк, җил генә йөри күңелгә шом салып.
Ялгыз калганнарның күңелендә сагыш.

Капка шыгырдады... Үзәк өзгеч итеп.
Тып-тын төнге урам, бетте гармун тартыш.
Моңсу айга карап, кайтып барам тыңлап,
Капка бутап җилләр кагылгандыр ялгыш.

Капка шыгырдады... Авыр сулагандай,
Ябык тәрәзәләрнең зарын сизенгәндәй,
Нигезләрен ташлап, китеп барганнардан
Ялгыз өйләр өчен гафу үтенгәндәй.

Җилләр белән бергә йөрим капка кагып,
Чыкмас микән йөгереп балачагым ялгыш.
Өйләр бушап калган, баскан әче әрем,
Кайтар нигезләргә балаларны, язмыш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев