Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Никифор Тукмачев: «Беләм, бездән соң да керәшеннәр монда җыелыр»

Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрьнең « Ярый, син бар әле арабызда» шигырен тәкъдим итәбез

Ярый, син бар әле арабызда,

Күңелебез шуңа сөенә.

Ир-ат күтәрмәслек авыр йөкне

Япь-яшь килеш алдың иңеңә.

 

Сүнеп барган чакта өметебез,

Канат асларыңа җыялдың.

“Без бар”, диеп, саклап кала алдың

Кырыс җилләреннән заманның.

 

Күңелемнең үскән чагы була,

Төшкән чагы була кайчакта.

Җанны җылытырга җыелабыз,

Син кабызган шушы учакта.

 

Бүген без бар, беләм, бездән соң да

Керәшеннәр монда җыелыр.

Бу учакта йөрәк җылысы бар,

Шул җылыга җаннар сыеныр.

 

Сундермәсләр әле бу учакны,

Саклап торучылар табылыр.

Мәңге сүнмәс учак кебек янган

Керәшеннәр бар бит, барыбер.

 

Ярый, син бар димен арабызда,

Керәшеннең асыл бер заты.

Керәшеннең талмас канаты син,

Ару-талу белмәс йөк аты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев