Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Надежда Токранова: «Белми генә...»

Яшь шагыйрә, автор-башкаручының яңа иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

"Белми генә..."

Гомер кадерен белми яшибез дә ,
Зарланабыз аннан күкләргә.
Тик бер көнгә генә ул вакытка,
Кайтыр өчен миңа нишләргә?..

Гомер кадерен белми яшәгәндә,
Уйламыйбыз аннан узганын .
Гомер атын, күпләр, көтә-көтә ,
Күреп кала бары тузанын.

Тузан тузгый, күзгә яшьләр тула,
Күзгә тулган чүптән түгел лә.
Кая киткән кайтмас елларыбыз?
Барып җитә башлый Күңелгә.

Гомер аты көтми берәүне дә,
Ял кирәкми, бары чабасы.
Чапкан аттан калышмыйча гына,
Арбаларын безгә тартасы.

Надежда Токранованың шәхси битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев