Туганайлар

Микулай. Ике пәрдәлек монопьеса (беренче пәрдә)

Пьесада 2019 елның бер җәйге иртәсеннән башлап, икенче көннең таңына кадәр, ягъни бер тәүлек дәвамында барган вакыйгалар сурәтләнә. Алар СарсазКүл (сары балчык күле) дигән керәшен авылында уза.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Таң ата. Куе томан. Берни дә күренми. Томан әкрен генә тарала һәм крестьян хуҗалыгы күренә башлый. Иске агач өйнең эчке өлеше. Өй эчендә Микулай зур гына курчак эшләп бетереп килә.  Ул – яшь хатын образы. Сын кул астында булган мендәр, иске чүпрәк-чапрак, салам һәм башка шундый әйберләрдән ясалган. Аңа керәшеннәрнең милли киеме кидерелгән, мул итеп төрле бизәнү әйберләре, тәңкәләр асылган. Курчак хәтта Микулайның үзеннән дә зуррак күренә. Ул сынны бүлмә уртасында торган зур урындыкка утырта. Урындыкны да Микулай үзе ясаган булса кирәк, чөнки ул гадәти урындыклардан шактый зуррак тоела. Микулай курчакның киемнәрен төзәтә, тигезли, йөзен сыйпый. Томан әкренләп таралып бетә. Без олы ир-ат зурлыгындагы курчак сынын күрәбез. Курчак өстәл артында утыра, куллары өстәлгә куелган.

 Микулайга чама белән алтмыш яшьләр тирәсе. Ул бик гади киенгән. Чәч-сакал баскан үзен.

 МИКУЛАЙ. Әнием… Бу минем әнием… Шундый матур… Күзләре шундый сөйкемле, карашы тирән… Күл кебек… Алсу, шома тәнле… Дөньяның күз төшәрдәй иң матур хатын-кызы… Әтием дә матур минем. Әнием кебек үк түгел, әлбәттә. Әмма ирләр өчен чибәрнең чибәре! Мин дә матур кеше!   Кемгә охшап ямьсез булыйм, ди! Йөзем нинди! Буем нинди! Киң җилкәләр! Башым, аяк-кулым – барысы да эшли! Колакларым ишетә, телем сөйли, корсагым азыкны эшкәртә, Аллага шөкер! Гомумән, әгәр дөресен генә әйтсәк, барлык керәшеннәр дә чибәрләр. Мин үз гомеремдә бер генә ямьсез керәшенне дә очратмадым! Бар, әлбәттә, гарипләр, кылыйлар, кулсызлар, чатаннар… Әмма тумыштан ямьсез керәшеннең булуы мөмкин түгел! Минем бит шәһәрдә, Казанда да булганым бар, анда нинди генә кешеләрне очратмадым! Андый хатыннарга ирләр ничек өйләнә диең! Ничек йоклыйлар андыйлар белән! Ә японнар?… Японнарны телевизордан күреп беләм. Алар бит барысы да бер кыяфәттә, бер-береннән һич аерып булмый аларны. Хәтта тавыкларның да төрлесе төрле кыяфәттә, ә бу японнар…  Үз гомеремдә бер тапкыр да икесе бер төрле, охшаш  керәшен күргәнем булмады… (Өйалдына чыга). Иртән кәҗәмне сауган идем, сөтен алып керим әле…

Ул арада томан тулысынча таралып бетә. Микулайның өйалды ачык булып күренә. Авыл тормыш-көнкүрешенә хас булган гадәти әйберләрдән тыш, ишегалды уртасында зур шәм бар. Шәм  очында фитиле янып тора. Өйдән Микулай чыга, шәм янына килеп, артсыз урындыкка баса да, савыт белән фитильгә су сала, ут сүнә.

МИКУЛАЙ. Бу шәмне мин үзем ясадым… Безнең авылда ут юк… Озак еллардан бирле инде… Ә ишегалдын ничектер яктыртырга кирәк бит. Ут булгач, кәҗә белән тавыкка да күңеллерәк. Аннары яктыда тавыклар күкәйне дә яхшырак сала… Тагын бер сәбәбе бар әле аның. Безнең өстән самолетлар оча. Элек очмыйлар иде. Ә менә хәзер очалар. Көн саен ун самолет әле бер якка, әле икенче  якка оча. Төп-төгәл унау бирегә һәм унау кирегә… Төннәрен очарга куркынычтыр, мөгаен, берни дә күренми бит. Бөтен тирә-юньдә дә ут әсәре юк… Менә шуңа күрә шәм кабызып куям да инде. Кешеләр күреп торсын: монда әле тормыш бетмәгән… Миндә солидолдан бушаган тимер мичкәләр бар. Шуларга эретелгән балавыз агызам да, уртасына юан бау куям һәм менә дигән зур шәм килеп чыга. Кайчандыр безнең авылда шәм заводы булган, тулы бер склад балавыз калды. Ул беркемгә кирәк булмады ахыры, беркем дә алмады аны, ә хәзер менә мин файдаланам… Бер шәм ярты елга җитә…

Сарайга кереп китә. Микулай йорты янында агач өе, сарайлары булган тагын берничә хуҗалык күренә. Төрле якка киткән ике урам. Урамда ике яклап агач биналар төзелеп киткән. Урамнар куе кара урманнар, калкулыклар белән уратып алынган кырга барып тоташа. Һәм бөтен җирдә: өйләрдә, биналарда, урамнарда, кырларда кешегә охшаш курчак сыннары. Алар төрлесе төрле кыяфәттә, гәүдә торышлары да төрлечә, төрле зурлыкта: бик кечкенәләре дә, олы кеше кадәргеләре дә бар.  Курчаклар агач, салам, чүпрәк-чапрак, тимер-томыр һәм хуҗалыкта кул астында булган башка төрле кирәк-ярактан эшләнгән. Курчакларның күбесенә керәшеннәрнең милли киемнәре кидерелгән. Микулай кулына банка белән сөт тотып, сарайдан чыга. Өйгә керә. Сөтен гөбегә салып, туглагыч белән куерта башлый…

МИКУЛАЙ. Исемем дә бик матур яңгырый минем!.. Микулай!.. Бу исемне миңа әнием кушкан.  Дөрес, паспортта башка исем тора-торуын – Николай. Әмма без керәшеннәр, татарча сөйләшәбез, шуңа күрә исемнәребез дә татарча яңгырый. Әнием яратып Микулай-й-й дип дәшә иде! Ми-ми-ми-ми, искиткеч нота! Кулай! Кулай, димәк уңайлы, җайлы, минем белән яшәргә була дигән сүз! Әниемне Марина дип атыйлар иде. МарИна түгел, ә МаринА! (Басым соңгы җөмләгә төшә). Әтием Вәчли! Паспортында Василий, ә тормышта Вәчли, менә шулай! Мин бит чибәр генә түгел, ә бай керәшен дә! Коточкыч бай! Хәтта дөньядагы иң бай кешеләрнең берсе миндер дә әле! Унсигез йортым бар! Юк, унтугыз икән. Бу яшәргә яраклы яхшы йортларны санаганда гына. Әле һәрбер йортның мунчасы, хуҗалыгы бар! Тагын унөч җимерек өй. Үземнең фельдшер пунктым, мәктәбем, конторам, агач чиркәвем дә бар. Дөрес кыңгыравы юк-югын, әмма үзе нык, яхшы тора… Әле тагын ат фермасы, дуңгыз фермасы, алма бакчасы, умарталык! Шуларга өстәп, утыз гектарлап җирем бар! Җирнең дә ниндие әле! Туендыручы җир-анабыз! Нәрсә генә төртсәң дә тишелеп чыга! Мондый байлык тагын кемдә бар?! Ә авылыбызның әйләнә-тирәсе! Урманнар да таулар! Сөйләп бетерә алмаслык матурлык! Ә җир астында нефть! Күрәсезме, әнә таулар буйлап нефть вышкалары төзелеп киткән! Мондый җәннәтне тагын кайдан табасың?!..  Авылыма бер генә нәрсә җитми… Күл! Элек авылыбыз уртасында галәмәт зур күлебез бар иде! Суы чиста, үтә күренмәле! Мин әле бала гына идем, әмма шул чисталыкны яхшы хәтерлим… Балык, бака, сөлек, чукмарбашлар, хәтта ташбака да яши иде бу гаҗәеп күлдә… Балык шул кадәр күп иде ки, күлгә трусиксыз керә дә алмыйсың!… Көннәрдән бер көнне күк йөзе караңгыланып китте, ул караңгылык җиргә таба төшә башлады… Балалар, куркышып, өйләргә йөгереште… Күктән нәкъ күл өстенә кара багана төште. Ул багана әйләнә-әйләнә күлне барлык балык-бака, сөлек, чукмарбаш, хәтта ташбакалары белән бергә өскә күтәрә башлады… Икенче көнне ялтырап кояш чыкты, ә күл төбе коп-коры иде… Бәлки, шуннан соң кешеләр авылдан китә башлаганнардыр?.. Китәргә һәм үләргә?.. Дөрес инде, күле дә булмаган авылда ничек яшәмәк кирәк? Димәк, мин ул кадәр үк бай түгел икәнмен, күлем юк минем… Ә кешеләр авылны ташлап китте. Кемдер Төньякка, кемдер Көньякка, кемдер Казанга… Эшләргә, укырга, дәваланырга, өйләнергә дип киттеләр… Һәм берсе дә әйләнеп кайтмады. Монда калучылар үлеп бетте. Авылыбызда бер генә кеше дә калмады. Үзем хәтерләгән һәм хәтерләмәгәннәрен дә әнә шул рәвештә ясап куйдым… Иске чүпрәк-чапрак, күн, савыт-саба, мендәрләр, агач пүләннәреннән… Кешеләр үзләре китсә дә, барлык әйберләрен дә нигәдер өйләрендә калдыралар. Үзләре белән берни дә, хәтта фоторәсемнәрен дә алмыйлар. Менә алар, минем авылдашларым, исәннәре дә, үлеләре дә – барысы да минем каршымда!.. Бәлки алар кире кайтырга җыеналардыр? Мин яшим бит әле, күл булмаса да… Аллага шөкер, коемда суның беткәне юк… Ярый, сөтне кар базына куйыйм әле…

Микулай майязгычы белән сарайга кереп китә. Күпмедер вакыттан соң бәрәңге тутырган савыт тотып чыга.  Бәрәңгене юа, урам мичендә ут ягып җибәрә. Юылган бәрәңгесен чуенга салып, утка куя. Күктә самолет тавышы ишетелә.

МИКУЛАЙ. Өченче самолет очтып узды… Хәзер бәрәңге пешерәм, ашап алырга кирәк… Мин кечкенә чакта, колорада коңгызы пәйда булды. Халык, бу коңгыз бер урында унике ел яши икән, дип шаулашты. Һәрбер елны исәпләп бардым. Унике, егерме, кырык ел узды… Мин ул бәрәңге кортын кулым белән җыям, аннары утта яндырам… Шуңа күрә бәрәңге вак. Балачагымда, бу коңгыз чыкканчы, беләсезме, бәрәңге нинди эре иде! Менә шундыйлар!… Бәрәңгене чистармыйча гына пешерәм. Шулай файдалырак диләр бит…

Микулай өенә керә, әнисенең сыны – курчак каршына баса.

МИКУЛАЙ. Мин әтиемне бик яхшы аңлыйм… Ул, сине күрүгә, ярата башлаган. Сине яратмау мөмкин түгел… Туй да, чиркәүдә никахлашу да була… Әнием! Сиңа егерме яшь!.. Мин синең карыныңда елдан артык, унбиш ай утырганмын! Баласын йөрткән дөя кебек, син дә мине унбиш ай күтәргәнсең! Миңа синең карыныңда шул тиклем рәхәт булган, күрәсең, хәтта чыгарга да теләмәгәнмен! Ә син түзгәнсең, шул рәхәтемне озаккарак сузарга теләгәнсең… Табиб та, кендек әбисе дә берни эшли алмаган! Мин туганмын, ә син шул ук көнне үлгәнсең! Бу дөньяга озын чәчләр, теш-тырнаклар белән килгәнмен! Әти сөйләвенә караганда, мин тууга, кулымны кыярга сузганмын. Әтием алып бирүгә, мин аны кимерә дә башлаганмын… Кичер мине, әнием. Сиңа бары егерме яшь булган…

Микулай күпмедер вакыт сүзсез тора, аннары әтисенең курчагына таба борыла.

МИКУЛАЙ. Керәшеннәр балаларын, ничектер, башкача ярата. Миңа калса, җир йөзендә бер генә халык та балаларын керәшеннәр кебек яратмыйдыр… Әнием якты дөньялардан киткәндә, әтием япь-яшь булган. Без аның белән икәү генә калдык… Әти көтү көтте. Ул вакытта авыл көтүе бик зур иде. Сыер, сарык, ат… Ул еш кына мине дә үзе белән кырга ала иде. Шул вакытта катгый хәл иттем: мин дә әтием кебек булам. Аның шикелле көтү көтәчәкмен… Бу – минем хыялым иде. Кызык, дөньяда тагын кем дә булса көтүче булырга хыялландымы икән? Тик хәтта бу хыялга да чынга ашарга язмаган… Мин үстем. Ләкин сыер, сарык, атлар, хәтта дуңгызлар да юкка чыкты… Әтием белән бик рәхәт иде… Күңелле, җылы, җайлы… Мин туганнан соң, өйдә башка хатын-кыз күренмәде, әти алып кайтмады. Үзе дә беркая йөрмәде. Чөнки мине бик яратты. Җәлләде. Кызганды. Мин бит әнисез үсүче бала идем… Рәхмәт сиңа, әти…

Микулай өйдән чыга. Урамдагы мич янына килә, чуенны алып, өстәлгә куя. Өйдән тәлинкә, кашык алып чыга, май салынган касә, тоз куя. Ашарга утыра. Ишегалдына яңа пешкән бәрәңге исе тарала. Микулай авызын чапылдата-чапылдата, бик тәмләп ашый. Самолет тавышы.

МИКУЛАЙ. Дүртенчесе очып узды… Без, керәшеннәр – кечкенә халык. Без бит кытайлар түгел, без күпкә аз. Шуңа күрә һәр кеше исәптә… Әмма безне беркем дә көчләп чукындырмаган. Кешенең иманын көчләп үзгәртү мөмкин түгел. Без һәрчак Иисуска табынып яшәдек… Кайчандыр ерак җирләрдә яшәгәнбез һәм күчмә халыклар безгә янап-куркытып торган. Шуңа күрә татарларга якынрак килгәнбез. Татарлар – көчле халык, безгә алар янында тыныч, куркынычсыз булган… Татар телен өйрәнеп, татарлар белән бергә көн итә башлаганбыз. Соңрак безне дә татарлар дип йөртә башлаганнар… Мин каршы түгел… Халык көчле һәм күпсанлы булырга тиеш. Югыйсә, изеп-сытып, юкка чыгарып бетерәчәкләр…

Микулай ашап туя, куллары белән авызын сөртә, савыт-сабаны җыештыра. Урыныннан торып, урамга чыга. Урам буйлап бара. Үлән өстендә шат йөзле ир-ат сыны ята. Кулында болганчык сулы шешә.

МИКУЛАЙ. Шашук, СарсазКүлнең иң бәхетле кешесе… Бер генә көн дә аек булмады. Һәрчак күзләрен ачып йоклый иде! Искиткеч кеше!

Микулай юлын дәвам итә.

МИКУЛАЙ. Электр системасын тикшереп алырга кирәк… Дөрес, безнең авылда ут юк-югын. Әмма теләсә кайсы минутта бирергә мөмкиннәр бит! Шуңа күрә урамда да, өйдә дә ут чыбыклары, лампочкалар төзек булырга тиеш. Югыйсә, кинәт кенә ут бирерләр дә, лампочкалар янган булса, мин белми дә калырмын. Шуңа күрә көн саен авылдагы бөтен лампочкаларны тикшереп чыгам. Минем өйдә магнитофон да кабынган килеш тора, хәтта кассетасы да куелган. Ут бирсәләр, миндә шунда ук музыка яңгыраячак… Ут та, юл да юк авылда… Шуңа күрә беркемнең дә авылга кире кайтасы килмидер, дип уйлыйм.  Ни күле, ни юлы, ни уты юк! Өстәвенә Казаннан да ерак әле, төп-төгәл дүрт йөз чакрым! Ул самолетта гына тиз, ә машинада көне буе кайтырга кирәк. Кайттың да ди һәм шуннан ни? Авылның әйләнә-тирәсе балчык-саз гына, яңгырдан соң батып үләргә дә мөмкин. Авылыбыз да СарсазКүл дип атала! Сары саз! Сары балчык! Минемчә, шул балчык аркасында монда һәрчак тыныч яшәгәннәр дә! Татарлар – зирәк халык! Нинди дошман, ниди күчмә халык бирегә килә алсын! Һава торышы бозылса, трактор түгел, танк белән дә монда үтеп керә алмыйсың! Күчмә халыклар үтеп керә алган очракта да, моннан нәрсә алып булсын?! Кәҗә? Тавык? Камчы?.. Кәҗә алдың ди, аны Монголиягә кадәр ничек өстерәп барырга?! Белмим дә хәтта… Кайлардан килеп һөҗүм иткәннәрдер?! Әгәр кырык беренче елны фашистлар Мәскәү астында катып үлмичә, СарсазКүлгә килеп җиткән булсалар, сугыш нәкъ менә шушында бетәр иде! Алар үзләренең танклары, пушкалары белән бергә барыбыр батып үлгән булырлар иде! Бер генә дошман да СарсазКүлдән ары бара алмый, менә шулай!… Кыскасы, бездә ут та, юл да юк! Әлбәттә, бер минем өчен генә ут биреп, юл салып ятмаячаклар! Бер кеше генә кешегә саналмый! Ә ут биреп, юллар ясасыннар өчен, ничә кеше кирәк? Биш, ун, мең? Кешегә кешеләрчә мөнәсәбәт булдыруның берәр норма-кагыйдәсе бармы икән?.. Әгәр мин ил хуҗасы булсам, һәрбер кешегә ут сузып, юл ясатыр идем…

Микулай кечкенә генә өй янына килә. Бу өйнең дүрт кенә тәрәзәсе бар. Һәр тәрәзәгә Микулай ясаган малай-шалай сыннары ябышкан. Өйне шул үсмерләр сарып алган диярлек. Малайлар тәрәзәгә карыйлар, кайберләренең башлары артка борылган. Ул йөзләрдә соклану, таң калу хисләре катып калган. 

МИКУЛАЙ. Анфиса өе… Ә боларның барысы да минем дусларым. Бергә уйнап үскән авыл малайлары. Һәр төн саен без шушы йортка керергә хыяллана идек. Шушында иң кирәкле тормыш мәктәбен уздык. Анфиса безнең аеруча яраткан укытучыбыз булды. Ул безне яшәргә, сөяргә, канәгатьлек алырга өйрәтте. Һәр төн саен шушы тәрәзәләргә сарылып, әкерен генә пыяласын шакыйбыз. Өйдә шәм кабына, тәрәзәләрнең берсеннән Анфисаның йөзе күренә. Җир йөзендәге иң гүзәл йөз. Андый чибәр йөзне минем зур таш чиркәүләрдәге иконаларда гына күргәнем булды… Ул, бармагы белән ымлап, арадан беребезне чакырып ала. Шул бәхет иясе ишеккә таба атлый. Ишек ачыла һәм ул шалапай җәннәти ләззәтләр дөньясына килеп эләгә… Без дусларым белән беркайчан да әрләшмәдек, сабыр гына үз чиратыбызны көттек. Миңа андый бәхет аз эләкте, бары берничә тапкыр гына… Шуннан соң иртән таң белән әти мине өйалдында ук каршы ала да үзенең көтүче камчысы белән озак итеп яра, чөнки кайда төн үткәргәнемне әти аерым-ачык белә иде. Мин акырам-кычкырам, сызланудан ыңгырашам, боргаланам-сыргаланам, әмма үзем шул бәхетле язмышыма нык шат, күңелем күктә иде… Безнең авылдан бары тик ике генә кеше Анфиса янына кунакка йөрмәде. Берсе – Григорий, ул атаклы язучы булып китте. Авылыбыздан китүгә, без аны башка күрмәдек. Икенчесе – Петр. Анысы зур җитәкче-нәчәльник дәрәҗәсенә үсте. Менә ул ут белән юл мәсьәләсен хәл итә алыр иде. Күрәсең, теләми!… Григорий, язучы, Анфисага беркайчан да якын бармады. Менә мин уйлыйм: Анфисаның сөю мәктәбен узмаган килеш ни турында язып була икән! Ул бу тормыш турында нәрсә белә соң? Минемчә, ул бөтен тормышны китаплардан укып кына өйрәнә! Мин аларның өй түбәсеннән бер китап таптым. Антуан де Сент Экзюпери! «Төнге очыш» дип атала! Мин дә, ул китапны укып, күп нәрсәгә төшендем, яхшы китап, әлбәттә!.. Ә бу кабахәт Петр Анфисаның өенә килде бит! Көндез, без булмаганда һәм аның капкасына «Анфиса – сөйрәлчек!» дип язган. Без аны кыйнадык. Ул барыбыр килә иде. Килә дә яза, килә дә яза.  Ә без аны кыйнадык та кыйнадык, кыйнап тетмәсен теттек! Менә үзе дә!..

Микулай коймадан усал йөзле иң кечкенә курчакны куптарып ала. Ул аны җиргә бәрә, берничә тапкыр типкәли дә еракка кырга ташлый. Капка янына килеп, «Анфиса – сөйрәлчек!» дигән язуны сөртә. Өй ишегенә таба атлый, ача. Анда эчке киемнән яшь чибәр хатын сыны бастырып куелган. Микулай аңа озак кына карап тора да ишекне яба.

МИКУЛАЙ. Бервакыт өй эчендә ут яна иде. Без тәрәзәгә сарылдык. Анфиса почмакта тезләнгән, дога кыла. Бу кичтә ул беребезне дә чакырмады. Без икенче көнне дә, аннары да күп тапкырлар килдек… Тик Анфиса башка беребезне дә кертмәде. Чама белән бер ярты елдан ул бала тапты һәм авылдан китеп тә барды. Башка кайтмады. Без үсеп җиттек. Авылда кызлар күп иде. Анфиса тәҗрибәсе безгә ничек кенә әле кирәк булды! Аннары 80 нче еллар җитте. Дусларымны армиягә ала башладылар. Күпләр Әфганстанга китте. Мин дә, җибәрүләрен сорап, гариза яздым. Тик миндә оятка калдыра, хур итә торган авыру бар иде. Каһәр суккан энурез… Иртәләрен урын җәймәм юп-юеш була иде. Нәрсә генә эшләмәдем мин, хәтта чыпчыгымны җеп белән дә бәйләп карадым… Тиздән табутлар кайта башлады. Цинк табутлар. Армиягә киткән малайларның яртысы менә шулай табутларда кайтты. Ә яртысы кайтып та тормады. Кемдер контракт белән армиядә калды, кемдер укырга керде, кемдер Казанда, Чаллыда эшкә урнашты… Питрауга гына кайткаладылар… Ә хәзер бәйрәм итүләр бетте инде…

Рәссам Нико Пиросманишвили үзенең иҗатында шундый логикага таянып эш итә: яхшы кешеләрне зур, ә начарларын кечкенә генә итеп сурәтли. Микулайның да фикер сөреше шулайрак: иң кадерле кешеләрен ул зур итеп, нечкәләп эшләгән, ә якын итмәгәннәрен, начар-кабахәт кешеләрне кечкенә генә, гади генә ясаган. Микулайның барлык курчакларының да  күзләре зур итеп ачылган.

Микулай үз ишегалдына әйләнеп кайта. Тавык кетәклегенә кереп, бер савыт күкәй алып чыга. Анда төп-төгәл унау. Ул бик бәхетле күренә. Күкәйнең кабыгын аз гына вата да, тоз сибеп, тәмләп эчеп җибәрә. Ашыкмый-кабаланмый. Калган күкәйләрне дә шулай эчеп бетерә.

МИКУЛАЙ. Авыл тормышының рәхәтлекләре!.. Кетәклеккә керүем була, анда тавык йомырка салган! Аны бит нәкъ менә яңа чагында эчәргә кирәк! Җылы булганда! Тавык бит кешедән җылырак, аеруча күкәй сала торганнары, шуңа күрә салган күкәйләре дә җып-җылы була! Тизрәк эчәргә кирәк! Шәһәрдә кем әле мондый рәхәтлеккә ия! Бары тик тегеләр генә… Кемнәр соң әле… Аллигаторлар… Агрегаторлар… Алигархлар! Тучны! Алигархлардан ким яшәмим!..

Күктә самолет тавышы. Микулай күзләрен кысып, күккә карый. 

"Мәйдан" журналы.

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: