Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Людмила Аланлы: Бәхетнең күлләре тирәндер, серләрен кем генә беләдер?

Ввтор-башкаручы Людмила Аланлы шигырьләре

Карендәшебез, автор-башкаручы Людмила Аланлы соңгы елларда әни булуның бар тәмен татый.

Шагыйрә бүгенге көндә кечкенә кызы Марияне үстерә, күптән түгел уллары Виктор да туды. Шул ук вакытта, карендәшебез шигырьләр, җырлар язуны да дәвам итә. 

Людмила Аланлы: "Җанымнан шигъри моң ага..."

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/lyudmila-alanly-anymnan-shigri-mo-aga

Минем парым, минем аккошым

Ак бәхетләр бүләк итәм сиңа,
Бүләк итәм сөю язмышын.
Бик кадерле, нәфис, ягымлы син,
Минем парым, минем аккошым.

Гомерлеккә диеп сайлап алдың,
Парлап үтик тормыш юлларын.
Саф мәхәббәт, якты хистән туган
Җырлар итик гомер елларын.

Пар аккошлар кебек бергә-бергә
Бәхет күлләрендә йөзәрбез.
Дәрьяларны сөю корабында
Без бәхетле булып гизәрбез!

Ак бәхетләр бүләк итәм сиңа,
Бүләк итәм сөю язмышын.
Бик кадерле, нәфис, ягымлы син,
Минем парым, минем аккошым.


Балачак иле - туган өй!

Балачак иле - туган өй!
Юллар гел сиңа илтә.
Һәм минутын саный-саный,
Туган йорт безне котә.

Безне күргәч, тәрәзәләр
Елмаеп тора сыман.
Туган өенең нигезенә.
Күпме жылы, наз сыйган!

Тәпи узган шул ук сукмак,
Шул ук гөлләр үсәләр...
Алма исе сеңгән җилләр
"Кайт, кайт" диеп исәләр.

Туган йортым, туган өем,
Гел имин булсаң иде.
Һәрчак шатланып каршылап
Елмаеп торсаң иде.
Гел имин булсаң иде.

ЧӘЧӘКЛЕ КАПКА

Июль уникеләрендә
Чәчәк бәйрәме җитә.
Ул бәйрәмне бик зарыгып
Яшь җилкенчәкләр көтә.
Кушымта:
Сөю утларында янам,
Син сизәрсеңме?
Капкабызны чәчәк белән
Син бизәрсеңме?

Капкалар яшәреп китә
Кыр чәчәкләре белән.
Миңа булган хисләреңне
Чәчкәләр сөйләр, беләм.
Кушымта:
Сөйкемле карашың белән
Яныма килдең.
Авылыбызның иң-иң гүзәл
Чәчәге, дидең.

Чәчәкле капкабыз шаһит
Безнең сөюебезгә.
Авылыбызда гөрләтеп
Туйлар ясадык көздә
Кушымта:
Синең кочагыңда балкыйм
Гөлләрең булып.
Бәхеткә, нурга күмелгән
Көннәрең булып.

 

Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
 
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Изге булып җиргә килсәңче.
Һәр мизгелнең зифа толымнарын
Шатлыкларың белән үрсәңче!
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Ничек көттем сине, белсәң иде!
Изге хәбәрләрең белән генә
Ишегемне ачып керсәң иде!..
Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Ак нур булып җанда калсаң икән.
Шатлык-куанычлар алып килеп,
Яңа хисләр җанга салсаң икән!..

 

Бәхет күлләре
Бәхетнең күлләре тирәндер,
Серләрен кем генә беләдер?..
Бу җирдә һәркемнең
һәрвакыт
Бәхетле буласы киләдер...
Бәхетле офыклар еракта –
Сере дә яшерен йозакта;
Күңелләр талпына,
ашкына
Кояшлы, чәчәкле шул якка...
Бәхетнең күлләре тирәндер,
Кадерле ул шуңа күрәдер;
Ялтырап төшләргә керәдер,
Һәркемнең өлешкә тиядер...
Тирәндер Бәхетнең күлләре,
Серләрен чишәдер һәр кеше...
Гомернең һәр көне, мизгеле –
Бәхетнең нәкъ үзе,
нәкъ үзе!..
 
Тагын укыгыз:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев