Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек
Луиза Янсуарның керәшеннәргә багышланган яңа романыннан өзек.
Нардуган
Декабрьнең 27сеннән башлап 19 январьга кадәр — минем иң яраткан көннәрем. Бу көннәр тоташ бәйрәмнән тора. 27се көнне — Янсуар әбием белән әниемнең туган көне, бу көнне без, ике як гаилә белән җыелып, олылап бәйрәм итәбез. Дөрес, әби бераз моңаеп та ала — әни белән бергә туган игезәк кызы Зояны исенә төшерә. Ул көнне без, альбомны тартып чыгарып, әни белән Зояның качкада ятып төшкән фотосын карыйбыз. Алар анда икесе дә ак борчаклы, ак якалы матур күлмәктән. Зоя әнидән бераз эрерәк. Зояга «менингит» булган, ул бик куркыныч авыру, ди әбиләр.
Янсуар әбинең ике «җөрәк җарасы» бар — иртә киткән энесе Валя дәдәй белән ике яшен дә тутырмыйча үлгән шушы Зоя, Кибәч әбинең — Татый әби һәм, шулай ук, кызы Зоя, минем урсаем. 27се көнне алар шуңа куанып кына калмый, моңая да.
— Бала анасы белән атасыннан иртәрәк китсә, ул җара мәңге төзәлми инде аннары, — ди бабайлар. — Шуңа күрә без балаларны түгел, ә балалар безне озатырга тиеш.
Аннары миңа карыйлар да:
— Сез безне озатып калырга тиеш, кызым, — диләр.
Аларның кайчан да булса бүтән булмаячагын, мине калдырып китәчәген күз алдына китерергә тырышып карыйм да... булдыра алмыйм.
Нардуганны 7 январьдан, Туым көненнән башлап, 19 январьга — Качману көненә кадәр бәйрәм итәләр. Аны «Пәри туе», «Шайтан туе» дип тә йөрткәннәр, бу рус һәм украин халыкларындагы Святки, Колядки йолаларына тәңгәл. Нардуган, шулай ук, чувашларда, удмуртларда, мукшы һәм эрзя халыкларында да бар. Казан арты — Питрәч ягы яки Мишә буе керәшеннәрендә, Саба, Алабуга керәшеннәрендә хәзерге көнгәчә йола буларак яхшы сакланган. Нардуганны «нар», ягъни «кояш туган» белән генә бәйләмичә, борынгырак, мәҗүсирәк чор йолаларына бәйләп өйрәнүчеләр дә бар.
Мин бабайлар гәпләшкәндә икесенең арасында утырып торырга яратам. Алардан шундый рәхәт тынычлык бөркелгәнгә микән? Алар янында бернәрсәдән дә курыкмаска мөмкин булгангамы? Бар нәрсәдән дә саклап торганнарын белгәнгәдер, бәлки?
Сөйләшүләрен тыңлыйм. Бик күп нәрсәне аңламыйм, әмма колакларымны тырпайтып, аңларга тырыша-тырыша тыңлыйм. Бабайлар үзләре дә, ара-тирә, мине алларына алып утыртып, нәрсәне дә булса җентекләп аңлатып бирә. Мин аларның кочагында утырып күп нәрсәләр турында белдем: галәмдә ничә планета бар, иң зурысы нинди, космоска Америкадан һәм бездән ничә корабль очкан, «Вояджер-1» белән «Вояджер-2» нәрсә ул, ни өчен Америка белән безнең ил бер-берсе белән «салкын сугыш» халәтендә, нәрсә ул атом-төш коралы, Хиросима белән Нагасакида нәрсә булган, Әфган сугышында кем гаепле, Индира Гандины ни өчен үтергәннәр, Ватиканда хәзер кайсы папа баш, ни өчен Мәскәүдәге безнең Олимпиадага бойкот игълан иткәннәр, Высоцкий ничек үлгән...
Гадәттә, тыңлап утыра-утыра, кайсыныңдыр алдында изрәп тә китәм. Мине спальнядагы караватыма алып кереп, бахбайлар төшкән көрән одеялымны ачып, йокларга салалар. Изрәү аралаш мин Янсуар бабамның:
Алтын алмам,
Көмеш төймәм,
Сандугачым-былбылым,
Быел сайрар җылың, — дип, чәчләремне сыйпап, сөйгәнен ишетәм. Ул мине гел шулай сөя. Бабайның муеныннан кочаклап үбәм дә, «җокламыйм әле мин», дия-дия, тәмләп йокыга китәм.
Әби белән әнинең туган көненә Анный җырак түти белән Сандра җырак түти дә килә. Сандра җырак түти Раевка белән Никкилдемдә яшәп, Янсуар әбием әйтмешли, «руслар арасында гөмбә җыярга өйрәнгән». Без үзебез Әче тау башына менеп, аның болын ягына чыгып, опята гына җыя беләбез. Аннары аны бәрәңге белән кыздырабыз, иллә дә тәмле була. Ә менә Сандра җырак түти безгә өчәр литрлы банкаларда телне йотарлык итеп тозланган ак гөмбә белән гөреҗдә алып килә. Ак гөмбәгә минем әллә ни исем китми, ә менә кара гөреҗдә килсә, башымны шул өч литрлы банкага тыгам инде.
Әби белән әнинең туган көне үткәч, мәктәптә һәм авыл клубында балмаскарадлар башлана, аларны, гадәттә, әни белән Зоя түти оештыра һәм уздыра да. Аннары 31 декабрь җитә, ул көнне көн буе өстәл әзерләнә, кичкә әби белән бабай Казак очыннан безгә — Чуаш очына менә, кунаклар җыела. Телевизор кабызып, Яңа ел котлавын тыңлап, «Голубой огонёк», «Песня года» карыйбыз. Урамга чыгып, клуб янына барып, чыршы уеннарына һәм салютка да катнашабыз. Миңа чытырдап яна һәм чаткылар чәчеп тора торган таяк тоттыралар — ул «Бенгальский огонёк» дип атала.
3 январьда — әтинең туган көне, ул көнне без, гадәттә, Кибәчкә әбиләргә кайтабыз, яшь бабай белән туганым апа, Руслан, Марсель да кайта. Кибәчтәге туганнар белән очрашып, өй борынча ашка, утырмага йөрешәбез. Әти чынлыкта әле декабрьдә үк туган, әнидән иртәрәк тә, армиягә тиз алынмасын өчен, аны метрикага соңрак яздырганнар. Әмма әни әтине барыбер үчекли: «Син миңа түти дип әйтергә тиеш!» — ди. Әти, аның үртәвенә каршы: «Син мине дәдәй дияргә тиешсең башта!» — ди. Әни белән әтинең үртәшкәнен карап торуы кызык, алар үртәшкәндә дә, араларына барып сыенасы, иркәләнәсе килә башлый.
Аннары инде туачак Иисуска бүләкләр алып, Йолдызчылар юлга чыга. Кибәч әби, төнлә йокларга ятканда, Евангелиене ачып, Иисусның тууы турында укый. Мин әле аны үзем укый алмыйм, чөнки ул «иске чиркәү телендә язылган». Сочельник җитә, әбинең уразасы тәмамлана. Мунча кереп, аруланып, үлеләргә иман укыган сулар калдырып чыгабыз да, үзебез дә кичке иман укыйбыз. Кибәчтә чиркәү булмагач, төнге келәүне әби тәре алдында үзе башкара. Ниһаять, бик каты зарыктырып көттерә торгач, бәләкәч Иисус туа.
— Менә, кызым, дөнья да коткарылачак, без дә, — ди Кибәч әби, лампадкадан шәмнәргә исле май тамызып, төн ката янар өчен ут элеп.
Кайчакта бәләкәч Иисус белән бергә абзарда бозау йә бәрәннәр дә туып куя. «Иисусны да башта җәнлекләр сәламләгән», — ди Кибәч әби, моны яхшы фалга исәпләп.
Гадәттә, Туым көннәре салкын була, шуңа кем туса да, аны өйгә алып керәләр. Андый чакта безгә, балаларга, бәйрәм инде! Алып кергәндә генә бозау да, бәрәннәр дә юпь-юеш була, өсләреннән бу* беленеп, бәдәннәре һәм нечкә генә тәпиләре калтырап тора. Алар әле юньләп баса да белми. Дымлы күзләрен мөлдерәтеп, озын керфекләре арасыннан шикләнеп-куркынып кына карыйлар. Аннары, ияләшеп китеп, топылдатып чабып йөрергә керешәләр. Йомшак, җылы иреннәре белән учтан ризык кабып ашый башлыйлар.
Туым артыннан ук авылны тутырып Нардуган йолалары башлана, өй борынча «нардуганчылар» йөри. Нардуганның «җакты көннәре» белән «караңгы көннәре» булганга, йолалары да төрле. 7 январьдан 14 январьга кадәр — «Изге кичләр», аларында Иисусның тууы олылана, кич утырулар башлана, уеннар уйнала, ә менә 14 январьдан 19 январьга кадәрге "Куркыныч кичләр«дә күбрәк күрәзә ителә, җен-пәриләрдән сакланыла, ырымнар ырымлана.
«Бу көннәрдә, — ди әбиләр, — ике дөнҗа ишекләре белән капкалары ачык тора, теге җактан бу җакка җаман көч кереп калырга мөмкин, шуннан сакланырга кирәк». Качманган көн алды Сочельнигында, уразадан чыккач, мунча кереп, аруланып, иманнар укыйлар. Аннары, күмер чүлмәгеннән йә чиләгеннән сүнгән кара күмер алып, «җортны тотучы иң олы хатын-кыз», ягъни Җорт Анасы, бөтен ихата-кураны, йорт-җирне кач билгеләре белән тамгалап сызып чыга. Бу кач безне елның буеннан-буена саклый.
19 январьда тагын бер бик зур бәйрәм җитә — Качманган көн. Кибәч әбием аны «Ходай җаралган көн», ягъни Туым белән тиң бәйрәм, ди, чөнки Качманган көндә Чумдыручы Иоанн Иисус Христосны Иордан дигән бик изге елга суында чукындырган.
— Шул чукындырган мәлендә, Күк капкалары ачылып китеп, аннан «бу — минем җараткан улым» дигән аваз җаңгырый, шулай итеп бөтен халык алдында Иисусның чыннан да Алла улы булуы ачыклана, — ди әби. — Аннары Күктән ак күгәрчен очып төшеп, Иисуска орына, бу инде — Святый Дух, Изге Тын була, кызым... Безнең барыбызга да шул Тыннан сулыш бирелгән, теге дөнҗага киткәндә, авыздагы тыныбыз өзелеп, Җугарыга менеп китә...
Качманган көндә бөтен сулар да изгеләнеп, ел буена җитәрлек сихәтлегә әйләнә, дип ышаналар. Чиркәү аталары суга көмеш кач манып, суны тагын да изгеләндерә. Чиркәүдән алып кайткан качманган суны тәре почмагына куялар, сандыкларга яшерәләр. Аннары, күз тигәндә, чирләп торганда, шул сихәтле суны эчерәләр, йә аның белән бөркиләр, сыпыралар. Билгеле инде, иман да әйтергә кирәк.
Тагын «бөтен ил-җорт белән көтеп алган» чираттагы зур бәйрәм — Олы Көн, Пасха. Монысы — без, кешеләр, җәзалап үтергән Иисусның яңадан терелеп торуы.
— Пасха — иң зур Могҗиза, ул безнең җаннарыбызның мәңгелек булуын раслый, — ди Кибәч әбием. — Туым көнне Алланың бала булып безгә — кешеләргә бүләк ителүен бәйрәм итсәк, Пасхада үзебез харап иткән Алла улының, үлемнән соң да, җәнә үз гәүдәсендә терелеп торуын данныйбыз. Иисус үзен үлемгә дучар итеп, безнең җазыкны мәңгегә җолган, мәндәләрне мәңгегә коткарган, шуңа да Аны Коткаручыбыз дип җөртәбез, балам...
Минем әле моңа кадәр Нардуганны үз күзем белән күргәнем булмады, әбиләр белән әни сөйләгәннән генә беләм. Киләсе елның ничек киләсенә фал ачулар белән башланып китә ул, диләр. Аулак өйләрдә төрле уеннар уйнала, җырулар җырлана. Нардуган керүгә, яшьләр авыл буйлап «аулак өй», ягъни «Нардуган өе» килешә. Өй хуҗасы белән кул сугышып алган йорт «Нардуган өе» була, өйнең хуҗалары туган-тумачаларына китеп тора, йә үзләре дә кала, әмма «Нардуган өе»нә яшьләргә җыелып күңел ачарга рөхсәт бирә.
Әбиләр сөйләве буенча, «Нардуган өе»нә җыелышып, фал ачалар, уеннар уйныйлар, такмак әйтәләр, җырлыйлар-бииләр, чәй өстәле коралар, ашап-эчәләр. Җиткән кызлар каба, чигү, бәйләүләрен алып, кул эше эшләп утыра, шулай итеп үзенең осталыгын күрсәтә. Кибәч әбиемнең дә, Янсуар әбиемнең дә гомер буена рәешкә генә караватка корып куя торган искитмәле матур чигелгән, чит-читләре челтәрләп бизәлгән җәймәләре, чабылдык япмалары бар. «Бер атна эчендә Нардуган вакытында кызлар белән бергә чиктек, әнә, кара әле, чигеш эзе төрле», — дип, аргы ягын ачып күрсәтәләр алар миңа. Чыннан да! Эзе генә түгел, чигүнең җөе дә, җебенең төйнәлгән урыннары да — төрле. Менә сиңа мә!
Мине, тик утырырга өйрәнә алмагач, инде уку-язуны белеп, һаман нәрсәгәдер алгысып торгач, ул кышта чүпләм сөлгегә кач ясап чигәргә өйрәтте Янсуар әби белән әни. «Балага бу җәшеннән инә тоттырасызмы?» — дисәләр дә, вакыт дип исәпләделәр. Башта миңа өлгеләр күрсәттеләр, карандаш белән өлгенең һәр шакмагына төртке төртеп чыктылар. Әллә ни тигез булмаса да, аркылы-торкылыга сөлге сапламы буйлап «кач»ларны тезеп чыгам барыбер.
Ул елны Рәйхана апаны югары класстагы укучылары Нардуганга чакырган. Мине дә алып барасы булды. «Луиза бик матур шигырь укый ул, аннан шигырь укытырбыз», — дигәннәр.
Шулай итеп, беренче мәртәбә чып-чын «Нардуган өе»нә Нардуганга барасым билгеле булгач, әби бәләкәй генә үргән кәрҗингә миңа да кул эше, өстәлгә куяр өчен шишара, кош теле, мин бердәнбер «признавать итә торган» кара эчле «Маска» конфеты, балга катырылган чикләвек салды. Һәр килгән кеше өстәлгә күчтәнәч чыгарырга тиеш икән.
Әби безгә җырулар өйрәтте. Рәйхана апага — «Станок» уенын уйнаганда катнашыр өчен берничә такмак та. Мин "Станок"ны беләм, аны әниләр бәйрәмнәрдә туган-тумача, дуслары белән җыелганда уйныйлар. Әни безнең Ак түтиләр ягыннан туганыбыз Саша дәдәйне үртәп җырларга ярата:
Җактыдыр электры,
Менә шушы була инде,
Менә шушы була инде
Кызларның директоры.
Аннары ул атап җырлаган кеше, икешәрләп тезелеп баскан һәм кулларын өскә капка итеп күтәргән рәткә чума да, кемнедер алып, иң артка барып баса. Парсыз калган кеше алга чыга, аңа атап яңа такмак әйтелә. Ә пар алган кеше станоктан чыкканда станок кушымтасы җырлана тора:
Бас әле станокка,
Станнары станда,
Синең өчен генә җәшим
Шушы Татарстанда.
Кешенең кыяфәте, холкы, һөнәрләренә карап, яңа такмак уйлап чыгару әйбәт санала. "Җаңалар«ны әби белән әни махсус дәфтәргә теркәп бара. Тышына ручка белән калын итеп «Станок такмаклары» дип язып куелган. Кайбер станок такмаклары тешли торган, әче телле, хәтта усал да:
Исемнәре Барбара.
Анаң синнән бәрәңгене,
Анаң синнән бәрәңгене
Күп ашый дип зарлана.
Кармыни, буранмыни?
Синең кебек хәчтерүшкә,
Синең кебек хәчтерүшкә
Үптереп тораммыни?!
Кем дә булса уртага чыккач, нинди такмак әйтергә табалмый торсалар, уртадагы кеше үзе җыру сузарга мөмкин:
Җаулыкмыни, шәлмени?
Мин уртага чыккач кына,
Мин уртага чыккач кына,
Бер җырыгыз жәлмени?
Янсуар әби белән Кибәч әби Рәйхана апа белән миңа "Нардуганның төп инструктажы«н бирә:
— Без, керәшеннәрдә, тормышны җарату, җәшәүне тантана итү көчле, ул — бөтен җолаларда, ырымнарда, бәйрәмнәрдә. Үз-үзебездән көлә белү дә, шуңа төрттереп, шаяртып, хәтта үпкәләтеп тә алу җарый. Аннары җыру белән, уен белән җаңадан сыйпап, җайлап куясың аны, — диләр. — Уеннарда уйнаганда да, җәшәгәндә дә бөтен нәстәнең тәмен тоя торган булырга кирәк, җәшлек хәзер үтә дә китә ул, гомер бик кыска, — дип тә өстиләр.
Нардуган вакытын «Шайтан туе», «Пәри туе» дип тә йөртәләр. Борын-борыннан Нардуганда түбән дөнья рухлары кешеләр арасында йөри, дип ышанганнар. Шуңа бу көннәрдә төрле костюмнар, битлекләр киеп, өйләргә кереп, уеннарда катнашып йөрү гадәте булган. «Элеккерәк заманнарда Нардуганда скрипкә җә думра сыздыра ие, инде гармунга күчте җәшләр», — диләр.
Әнинең миңа Яңа ел костюмы белән бергә тагын ниләрдер теккәнен күргән идем, ул Нардуган костюмнары булган икән.
— Без бу Нардуганда Нардуган анасы белән Нардуган атасы һәм «пәри җыены» булып чыгабыз, кызым, — диде әни.
— Ул сез уйнаган театр шикелле нәстәме инде? — дип сорыйм мин.
Әни көлә:
— Шундыйрак инде, кызым, бу да — шул ук театр, — ди.
Алар белән театр уйнарга төрле авылларга машина кабинасында мин дә йөрим, «артистлар» үзләре, күп булгач, гадәттә кузовта бара. Шунда ук, декорацияләр белән костюмнарны да төйиләр. «Казан сөлгесе» белән «Зәңгәр шәл»не инде күршедәге Сауш, Алан авылларында уйнап кайттылар әти белән әни, яңа постановканы — «Урман каравылчысы» дигәнен — Кибәчтә дә күрсәттеләр.
Ул спектакльнең бер сәхнәсендә сәхнә уртасында өстәл тора, аның өстендә самавыр, чәйнекләр, өстәлдә печенье, клиндерлар. Репетиция вакытларында, алар рольләрен кабатлаганда, мин гел шул чәй белән мавыгып утырам. Кибәчтәге премьера көнне, Кибәч әби-бабайдан кала, залны тутырып бөтен туган-тумача килде. Мин спектакльне әби алдында утырып, «почетный беренче рәт»тә карадым. Әти — урман каравылчысы — кайтып кергән җирендә, кыбырсып, әбинең алдыннан төшеп, сәхнәгә менмәк булдым. Чөнки хәзер анда урман каравылчысының хатыны — әни — аңа чәй агызачак. Ул өлештә мин һәрчак алар белән шунда утырып чәй эчәм. Әби мине менгермәде:
— Бу бит репетиция түгел, кызым, спектакльне бозасың, — дип пышылдады.
Мин шаккаттым: ничек инде бозам?! Мин бит ул спектакльнең үзем дә бер өлеше! Миңа аннары аңлаттылар: ул спектакльдәге әти белән әни уйнаган урман каравылчысы гаиләсендә бала юк икән, әгәр мин сәхнәгә менеп бассам, бөтен спектакльнең мәгънәсе харап булачак.
«Нардуган җөрүләр»дә дә берәр ниткән шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, алдан ук сорашып куям — кемнең роле нинди? Минем театр хәленнән соң алар белән сөйләшмичә, ике көн турсаеп йөргәнемне яхшы хәтерләгән әни, көлә-көлә, тәфсилләп сөйләп күрсәтә.
Яшьләр утыра торган «Нардуган өе»нә авыл кешеләре, гадәттә олыраклар, танымаслык итеп, битләрен яшереп, костюмнар киеп керәләр икән. Бу көтмәгәндә эшләнергә һәм куркыту эффекты тудырырга тиеш, ди. «Пәриләр» кергәч, түрдән, өстәл яныннан урын бирелә, алар җырулар җырлап, яшьләрне үрти. «Пәри җырулары» вакытында алар үзләрен мөмкин кадәр озаграк тантымаска тиеш икән, ә Нардуганда утыручылар — аларны мөмкин кадәр тизрәк танырга. Кайбер «пәриләр» үзләрен Нардуган буена танытмыйлар, имеш.
— Гадәттә, инде Нардуганда озак җыллар җөргән «карт пәриләр» танытмый үзләрен, — ди Кибәч әби. — Хәер, кайсыларын беләсең дә, шул дип уйлыйсың, әмма барыбер сразы гына танымыйсың, чөнки бөтен хикмәт — ничек «пәриләнүендә». Бик оста уйный торганнар бар, ул Дунайларың бер җакта торсын...
«Нардуган пәриләре», имеш, «Җөзек салыш» уены алдыннан көянтә асып бәкегә суга киткән кешегә ияреп кайтырга мөмкин. Кагыйдә буенча, суга барган кеше беркем белән дә сөйләшмәскә, вәсвәсәгә бирелмәскә, артына әйләнеп карамаска, үзе белән «чит нәстә» алып кайтмаска тиеш. Бәкедән шулай кайткан суны тылсымга ия дип саныйлар, аңа җөзек салып уйныйлар, фал ачалар икән.
Безне «Нардуган өе»нә озатканда, әни кат-кат кисәтеп әйтә һәм миннән вәгъдә ала:
— Кызым, үскәнем, син һәрчак биргән сүзеңдә торасың, мин сиңа ышана да, таяна да алам. Әгәр Нардуганда утырган җиреңдә безнең тавышларны, җә чалымнарны танып аласың, костюмнарны күрәсең икән, белмәгәнгә салыш, җәме, атуса бәйрәмнең җәме бозылачак!
Үлсәм дә аларны таныганымны күрсәтмәскә, сиздермәскә вәгъдә бирәм. «Нардуган өе»ндә мин күз явын алырдай төсләрдән, исләрдән исерәм, аннары бөтен кешене берләштерә торган бергәлек тойгысыннан, рәхәтлектән әсәренәм. Сабантуйга чыгу миңа зур җәза булганга, монда да ошатмамын дип уйлаган идем, әмма әллә нинди бер сихерләнү барлыкка килеп, Нардуганга гашыйк булам. Сабантуйдагы кебек, монда бит тәкә белән әтәчләрне бәйдә тотып тилмертмиләр, бәлки, шуңадыр, дип уйлап куям.
Уеннар вакытында мине, урындык өстенә менгереп бастырып, теге озын шигыремне дә сөйләтәләр. Мин аны бик драматик интонацияләр белән, рольгә кереп, сөйләп бирәм:
Көннәрдән беркөнне Озын колак болыннандырмы,
Чылтырап аккан чишмә суыннандырмы, коедандырмы.
Кечкенә бер куян алып кайткан, шундый кечкенә, —
Күренмәс тә иде, салсаң аны бүрек эченә.
Ә тавышы үзеннән зур аның — зур гынамы соң! —
Яңгырата ул елаган чакта зур урман эчен...
...ә аннары без утырган «Нардуган өе»нә әни, әти, Саша дәдәй һәм тагын берничә «пәри» керә дә... менә башлана, минсиңәйтим, тамаша. Авызымны ачып, аларның ни кыланганын карап торам, тагын дүрт кешеләрен таный алмыйча, аптырап бетәм. Безнең өйдә утыручылар аларны таныр өчен ни генә уйлап чыгармый, әллә кемнәрне фаразлап бетерә. Ахыр чиктә, әниләр:
— Җарар, туганнар, безнең әле керәсе җортларыбыз җитәрлек, сездә утырып, башкаларны мәхрүм итмик, тәҗел чагыбыз, — дип, үзләрен танытмыйча, чыгарга кузгала.
— «Нардуганым нар төсле, матур җарлар бар төсле», — дип җырлап, ишектән юк та булалар.
Нардуганнан кайтып кергән төннән соң, Рәйхана апа белән без, аякны-кулны ташлап, ярты көн йоклыйбыз. Кояш төшкә авышкач кына торып чыгабыз. Янсуар әби белән Кибәч әбинең ике куна сузып салып, токмач кискәнен күреп, мин шунда ук яннарына менеп кунаклыйм:
Мин дә кисәм! Минем токмачны инде шулпага салып була хәзер...
Әйдүк, кызым, менә бу җәймәне сиңа бирәм, — дип, Кибәч әби миңа дүрткә бөкләп, он сибеп, камыр суза.
Куанычым эчемә сыймыйча, шунда ук бабай ясап биргән бәләкәй пычагымны алып, эшкә керешәм.
Ул арада ишек ачылып китә дә, куе ак төтен эченнән, үзе күренгәнче үк, Янсуар бабайның шаян-мут тавышы яңгырый:
— Чумарларның чанасын чәлгәннәр, шельмалар! Авыл бетереп эзләп төшеп бара, әнә! Тотсам, сыйраклары белән капкага сугып бәреп үтерәм, — ди.
Бабай көлә-көлә бүреген, итекләрен сала да, муенын каплап тора торган итеп әби бәйләгән җылы яшел свитерының җиңнәрен кайтарып куеп, яраткан кружкасына чәй агыза, аңа карлыган вареньесе болгатып, безнең янга килеп утыра. Минем бик тә нәрсә булганын аңлыйсым килә, әбиләрнең җиңнәрен тарткалыйм.
— Кызым, нардуганчылар шулай җыл да Нардуган чанасы җүнәтә. Шул чанага утырып, Әче таудан шуалар аннары. Учаклар җагып, учак аша сикерәләр. Чана белән дә учак аша шуып чыгалар, — дип аңлата Янсуар әбием.
— Учак аша парлашып та сикерәләр. Әгәр учак аша сикергән парның куллары ычкынмаса, алар бергә була, менә әбиең белән бабаң шикелле, — дип, каш сикертә һәм миңа күз кысып куя Кибәч әби.
— Ә учак аша сикергәндә, җыл буена җыйган бөтен җазыкларың коелып кала да, шунда утта чатырдап җанып бетә, — дип өсти, алдагы өйдән чыккан Сандра җырак түти, шулай ук чокырына әбинең хуш исе аңкып торган мөтнекле* чәен агызып.
Шунда мин аның муенында кызыл буяу эзе күреп алам да, кинәт башыма килгән аңлаудан өнсез булып торам:
— Сез кичә дүртегез дә пәри булып җөргәнсез! — дим мин, күзләремне шар ачып.
Тегеләр, бер-берләренә карашып, рәхәтләнеп көлешә башлый. Ә Янсуар бабай, бармагын ирененә куеп, минем көдрә чәч бөтеркәмне колак артыма кыстырып куеп, пышылдый:
Тс-с-с-с-с-с-с, кызым, син бит берәүгә дә әйтмәскә сүз бирдең... хәтта безгә дә!
Бу* — салкын һавага бүленеп чыккан тын, пар; мөтнек* — мята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев