Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

“К” хәрефеннән башлап

Түбән Кама районының Келәтле авылында торучы Мария Савельеваның юмористик шигырь юлларын тәкъдим итәбез.

Кәтерей кергән келәткә,

Келәттә – караңгырак.

Көндез камыр куярга

Кәтерейгә күкәй кирәк.

 

Кәрҗиндәге күкәйгә

Кәтерей кулын куйган.

Келәттәге кәрҗингә

Карт керпе кереп кунган.

 

Кычкырып куйган Кәтерей,

Кулкайлары калтырый.

Күршедәге Кирушка

Кереп китте Кәтерей:

 

“Керпене куарга кирәк

Келәттәге күкәйдән.

Кируш, керче, керпене күрче,

Карышмачы, күршекәй”.

 

Кируш кергән келәткә,

Карт керпене куарга.

Күкәй кирәк Кәтерейгә

Көндез камыр куярга.

 

Күршедәге Кирушка

Кәтерей кулын куйган.

Кирушның кулы калтырый,

Кәтерейне күзләп куйган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев