Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Иван Глуховның “Үкенүдән ни файда?” повестенең дәвамы

Тумышы белән Зәй районыннан булган карендәшебез Иван Глуховның әлеге язмасындагы геройлары – тормышның ачысын-төчесен күргән фани дөнья бәндәләре

– Юк, Серафима, китмә, ничек моңа кадәр яшәдек, шулай яшәрбез.

– Юк, Иван, мине кичер, сине бәхетсез итәргә теләмим. Икебез генә белгәннәр гомерлеккә сер булып калсын.

Серафима барлы-юклы әйберләрен, бала чүпрәкләрен җыеп, сабыен бәләкәй арбада тартып капкадан чыгып китә.

Иван бабай шушы хәлләрне бәйнә-бәйнә исенә төшереп авыр гына көрсенеп куя, тартасы килмәсә дә, яңадан тәмәкесенә ябыша. Әйдә, йөрәк янганчы, тәмәке янсын дип яралы күңелен бушата.

Шулай, гомерләр аккан судай үтә тора. Иван бабай кабат-кабат үзенең яшьлек елларына әйләнеп кайта.

Серафима киткәч, Иван яңадан элекке хәленә төшә: ачлы-туклы көннәр башлана, салкын өй, сукмаклар төшеп каткан идән, керләнеп беткән күлмәк-ыштан... Бер колхоз эше – элеккечә, чыгып китәсең, кара кичләрен кайтып керәсең. Кайвакыт ул тамагын да шунда туйдыра. Колхоз пешекчеләре Иванның өендә ашарына юклыгын белеп, аңа мулрак бирәләр, савыт-мазар тапсалар, кичен ашарлык биреп тә җибәрәләр.

Колхоз бригадиры – карт хатын авылны дер селкетеп тота, яше-карты аңа буйсына, каршы әйтеп кара, ипи шүрлегеңә дә менеп төшәргә күп сорамас. Ә тәртип бозарга яратучы үсмер егетләр – аның чын дошманнары. Иванны, болай да, яклаучысы булмагач, ул бөтенләй кешегә санамый, эт типкесендә йөртә.

Шулай да, Иван беркөнне усал, явыз бригадирның йөзендә ясалмарак булса да елмаю күрә, бераз йомшаграк әйтелгән сүзләрен ишетә. Иван хәтта артына борылып карый, бәлки болар аңа түгел, ә аның артында торучы башка берәүгәдер. Юк аңа, Иванга бу.

 – Улым, сиңа бер сүзем бар иде, бүген эштән соң кичен безгә килеп кит әле, – ди ул, егетнең аркасыннан кагып.

 – Нигә чакыра икән, әллә берәрсенә кыйнатасы буламы? Иванның башында беркатлы уйлар чуала. Кичен ул бригадир өенә килә. Карт хатын Иванны ишектә күрүгә, олы кызын гына калдырып, башка балаларын өйдән куып чыгара. Һәм шундук җайлап кына сүзгә керешә.

 – Улым, менә Палый сине үлеп ярата, Серафима белән кайчан аерылышырлар микән дип көтте. Шулаймы кызым?

 – Ие, әни, Серафима Иванга бер дә тиң түгел иде, Серафима Иванны бер дә карамады, керен юмады, ашарына әзерләмәде. Нәрсә дип тордың син аның белән? Үзе карт. Үзе карачкы кебек шыксыз. Менә мин сине өф итеп торырмын, өрмәгән җиргә утыртмам, дип черелдәде Палый.

 – Мин хатыннар белән тора белмим, – дип Иван борын астыннан мыгырданды.

 – Өйрәнерсең, аның нәрсәсен белергә кирәк, эшлә дә эшлә, чыгып кит тә кайтып кер. Калганына Палый өйрәтер. Әнә, әйберләрен төреп-төйнәп куйган, алыгыз да кайтып китегез. Бригадир колхоз эшендәге кебек. Монда да катгый әмерен бирде. Иван башын иеп, ишеккә юнәлде, Палый төенчеген күтәреп, аның артыннан иярде.

Палый – бригадирның баш баласы, Иваннан сигез яшкә олы, әнисе шикелле телгә беткән. Авылның сазаган кызлары рәтендә йөри. Үзе кебек кызларның гайбәтен сатуда аңа тиңнәр юк, ызгыш-талаш чыгарырга да бик оста, анасының авылда баш булуыннан оста файдалана.

Ләкин соңгы вакытларда ни өчендер кысылды, шыпырт, мыштымга әйләнде. Моның, әлбәттә, сәбәбе бар һәм ул бик җитди. Ул кибетче белән чуалып, авырга уза. Ул, әлбәттә, аңа өйләнә алмый – дүрт баласы бар, хатыны да төшеп калганнардан түгел, аждаһа, анасын да җәһәннәмнең түренә олактыра торган. Шуңа күрә Палый белән нинди дә булса сүз алып баруга караганда, мәхлүк, телсез, бернәрсә дә аңлап җиткермәгән Иванны “өйләндерергә” булалар.

Бригадир хатын дөнья күргән хатын шул, кызы белән Иван арасына күрше-күлән арасыннан “чөй” кагылганчы, ул авыл Советында ЗАГС кәгазен яздыртып ала, кияүне дә күпне күрмәсен дип, өйдә утыртмый: эшнең авыррагын, ерактаграгын биререгә тырыша. Шулай итеп, Иван, бригадир кияве буларак, иртә таңнан кара кичкә кадәр колхоз эшендә, нәрсә булды дип уйларга да вакыты юк.

Дөрес, Иван моңа үзе дә риза, аның Палыйны күрәсе дә килми, бергә йокларга да күңеле тартмый. Моңарчы Иван хатын-кыз белән йоклаган кеше түгел, хәзер дә дәрте юк. Сәбәбе бер генә: Палыйның килеш-килбәтен, йөз-чыраен сөйми ул. Палый кайвакыт Иванны үзенә каратыр өчен, үзенчә ым кагып карый – аның каршында эчке күлмәктән генә әрле-бирле йөргән була, Иванның муенына сарылып ала, үбәргә омтылып карый. Ләкин барысы да юкка гына, Иван аны үз итә алмый.

Беркөнне Иванны эшкә барганда урам аркылы яшәүче әби туктата, як-ягына карап ала да:

 – Балакаем, син болай да яшьли нужа күрдең, хәзер дә башыңны тинтерәтәләр. Син эшкә киткәч тә, көн саен диярлек, Палыең янына кибетче килә, хәтсез генә тора да чыгып китә. Кеше күрер дә дими, оялмый да, ичмасам. Җәллим сине, улым, мыскыл итәләр бит. Инде моны сиңа әйтмәскә дә булган идем, йөрәгем сыкравына түзә алмыйча, әйтергә булдым. Үзең хәл ит, улым, мине ачулана күрмә, кысыла бу кортка дип тә уйлама, барын да дөресен әйттем. Ярый, мин киттем, – ди дә тиз генә китеп бара.

Иван аптырашта кала. Аптыравы Палыйның кибетче белән  юрттыруында түгел, күпме кирәк юрттырсыннар, тик ничек моны фаш итеп, аннан котылырга. Шундый борчулы уйлар белән ул эш урынына килә. Куллары эшкә бармый. Иван бераз эшләгәндәй булып йөри дә, иптәшләренә чирлим дип, кайтып китә. Исәбе – тегеләрне бергә тоту. Ул өенә урам яктан түгел, бакча артыннан кайтып керә. Ындыр капкасыннан да шыпырт кына уза, өйалды ишеге төбендә бераз туктап-тыңланып тора. Өйалды идәнендә урын җәелгән, әгәр аларның очрашып йөрүләре хак булса, алар шунда булырга тиеш.

Иван ярсу белән өйалды ишеген тупсасыннан кубарырдай булып ачып җибәрә. Ни күрсен, кибетче куркынган күзләрен түм-түгәрәк ачып, бер кулы белән өстендәге бөркәүне Палыйга атып бәрә.

Иванның ярсу күзләрен күрүгә, Палый куркып, идән буенча аунап-тәгәрәп почмакка поса, кыйналудан куркып, телен “эшкә җигә”:

 – Кыйнап кына кара, әнигә әйтеп төрмәдә черетермен. Әллә моңа мин гаеплеме, алганың икән күңелемне дә күр.

 – Мин сине алып кайтмадым, син үзең килеп кердең. Әйберләреңне җый да ычкын моннан.

Палый идәннән торып, чүпрәк-чапракларын җыя башлый. Ләкин башына ниндидер уй килеп, тукталып кала.

 – Юк, мин китмим, – дип еларга, чәбәләнергә тотына. Иван ызгыша-талаша белми, кыйнарга да кулы күтәрелми. Ул Палыйның кулыннан тота да, җитәкләп капка төбенә кадәр алып килә.

 – Алдыңнан артын, – ди дә аны урамга куып чыгара.

Палый моннан соң Иванның өенә берничә тапкыр килә. Иван сатулашып тормый килгән саен куып чыгара тора. Шулай йөри торгач, бәлки Палый үз теләгенә ирешкән дә булыр иде, чөнки андагы әрсезлек бер Иванга гына түгел, биш Иванга җитәрлек, ләкин Иван армиягә китеп бара.

Озак вакыт үтми, Палый малай таба. Билгеле инде ЗАГС кәгазе булгач, малайның фамилиясе дә, атасының исеме дә Иванныкы. Дөньяга тагын ялган фамилияле, ялган әтиле бер нарасый пәйда була.

Палый Серафима түгел – ул аның нәкъ капма-каршысы, баласын да нәкъ үзенчә – әтисенә дошман рухында тәрбияли. Биш-алты яшьлек малай әнисе коткысында әтисе янына еш килә.

– Әти, миңа акча бир, бирмәсәң үскәч, талап алам, – ди. Иван да җавапсыз калмый:

– Улым мин синең өчен анаңа алимент түлим. Син акчаны аннан сора, ә мин сиңа тәмле прәнник кенә бирәм.

Малай бик тәртипсез үсә. Аракы эчкән саен әтисе янына килә, куркытып, хәтта кыйнау белән янап, акча сорый. Иван тавыш-гауга чыгарудан куркып, акча бирергә мәҗбүр була.

Палый Иваннан соң берничә тапкыр кияүгә чыга, һәр иреннән бала таба. Балаларга Иван фамилиясен тагалар, чөнки теге вакыттагы ЗАГС кәгазе үз вазифасын төгәл үти. Палый ирләргә талымсыз булган кебек, аракыны да бик ярата. Аның белән артык дус булганлыктан, килгән бер ире китеп тора. Ул үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә килгәнче исерә, атналар буе урында аунап ята. Шундый озакка сузылган бер эчүдән айный алмыйча, дөньядан китеп бара.

“Шайтан суы” белән дуслыкта малае да анасыннан калышмый. Өйләнеп, Иван фамилиясе тагылган ике сабыйны дөньяга китерә дә әнисе белән шешәдәшкә әйләнә. Малай әнисе кебек үк урында аунап ятмый, ул хәмер тәэсирендә ерткычка әйләнә, өйдән чыгып китә. Шундый бер чыгып китүдән ул өенә кайтып керә алмый. Аның үле гәүдәсен бер чокырдан табалар – әллә чокырдан чыга алмыйча үлгән, әллә үтереп ташлаганнар, шайтан белсен.

Иван бабай мондый фаҗигале хәлләрне үз кадерен белмәүче кешеләргә карата Ходай биргән җәзасы дип саный. Палый һәм малае да, нәкъ шундый җәзаны алалар. Алар үлсә дә, аның фамилиясен йөртүче күпме бала, күпме онык кала. Әле тагын күпмесе якты дөньяга килер... Оныклар дигәннән, алары да, алма агачыннан ерак тәгәрәмәгәндәй, юньле тәрбия алмыйлар. Ике оныгы, нәкъ әтиләре кебек, аның тупсасын суытмыйлар – акча сорыйлар, кайгы-хәсрәт өстәп кенә торалар. Вак хулиганлык өчен берсен милиция чакыра, икенчесенә нәрсәдер урлаган өчен штраф салалар. Ә штрафны бабай түли.

Шушы җан өшеткеч хәлләрне исенә төшерә дә Иван бабай нәүмизләнеп-бөкерәеп кала, бер ноктага текәлгән күзләрен читкә ала алмыйча, аптырап бетә. “Үземнеке булмасалар да, минем фамилиямне, исемемне пычратып йөриләр бит хәшәрәтләр, кешеләр дә, кем малае, кем оныклары дигәндә, Иванныкы диләр. Алар өчен күпме оялырга, хурланырга туры килде”, – дип карт уфылдап куя. Ә кем гаепле? Иван бабай бөтен дөньясын, заманын сүгә-сүгә дә, бәлки ялгышулар үземдә дә булгандыр, дип куя. Бигрәк кешегә ышанып яшәде шул ул, кирәкле юнәлеш биреп җибәрәсе урында тормышны үз агымына куйды. Чылбырның бер генә боҗрасы черек булсын – ул инде чылбыр була алмый, кайчандыр ул барыбер өзелә.

Шундый йомшаклык, артык беркатлылык Иванны үз гаиләсен төзегәндә дә авыр хәлгә калдырганы булды.

Иван армиядән кайткач, трактор-комбайн ремонтлау цехына эшкә керде. Шунда йомры гәүдәле, чибәр, кыйгач кашлы нормировщица хатын белән танышты. Дөрес, хатын Иваннан берничә яшькә олырак, кияүдән аерылып кайтырга өлгергән. Җор, ягымлы теле, күз сирпеп караулары, җитез хәрәкәтләре белән Иванны үзенә тиз җәлеп итте. Иванның да сайлап торыр җире юк – ике хатын аерган, ике баласы бар, хәтта берсенә алимент та түли. Лиза, ир-ат назын күптәннән күрмәгәнгә, артык ялындырып-нәзакәтләнеп тормый, Иванның тел төбеннән өйләнешү турында сүз чыгуга, ризалыгын бирә.

Лиза ир җанлы, гаилә учагын даими дөрләтеп торучы хатын булып чыга. Бер-бер артлы ике малай таба. Лиза эшендә гел ирләр белән командалык иткәнлектән, аның боерык бирү гадәте гаиләдә дә сүрелми, ул һәрчак өстен, баш булырга омтыла, Иванны үз канаты астына ала. Иван моңа кадәр барлы-юклы гомерен буйсыну-баш ию белән үткәргәнлектән. Бу хәләткә артык игътибар бирми, тормыш баштан ничек корылган булса, шулай дәвам итә. Шулай да, торымнан-торымга аны үзе дә аңлый алмый торган, ирлеген, гаиләдә хуҗа икәнлеген түбәнсетүче яман бер нәрсә борчый. Бу – балаларның аның фамилиясендә булмаулары. Хәзер әле бу сизелми кебек, ләкин шунысы хак – балалар беркайчан да аның фамилиясен йөртмәячәкләр. Димәк, алар аның балалары түгел кебек килеп чыга бит. Нигә соң бу болай? Сәбәбе бик гади, әлеге дә баягы дигәндәй, шул шайтан сырлаган ЗАГС кәгазе биредә башны бутый.

Лиза башка берәү белән ЗАГСта булу сәбәпле, шуның фамилиясен йөртә. Иванның да Палый белән ЗАГСы аерылмаган. Менә шуннан син балаларга фамилия биреп кара! Башыңны ташка бәреп ярсаң да, балалар үзләре белмәгән-күрмәгән әллә кемнең фамилиясен йөртәчәкләр инде! Йөртәләр бит Серафима белән Палыйның малайлары аның фамилиясен. Нәкъ шулар кебек. Фамилияләр аерымлыгыннан гаиләдә беренче читләшү кебек нәрсә балаларның мәктәпкә барган көннәрендә булып алды.

– Әни, безнең әтинең фамилиясе болай, ә безнеке нигә икенче? – дип сорадылар малайлар. Әниләре ничек җавап бирергә тиеш соң? Әлбәттә, ул көтелмәгән сораудан аптырап кала. Чын дөресен сөйләп бирер иде, балалар әле моны аңларлык һәм тиешле нәтиҗә ясарлык яшьтә түгел. Алдасаң, ялган ялган инде. Әниләре:

– Башыгыз яшь әле, күпне белмәгез – тиз картаерсыз, – дигән җавап белән чикләнә.

Балаларда ниндидер шик, әле алар белергә ярамаган яшерен нәрсәдер бар дигән уй кала.

Әлеге шик алардан зурайгач та китми. Дөрес, ул әллә ни зур кыенлыклар китереп чыгармый, әмма әтиләренең күңел ярасына барыбер әледән-әле тоз салуын дәвам итә. Балаларның тәртибенә тел-төш тидерерлек булмый, әтиләре кебек хезмәт яратып, теләсә нинди эшкә өйрәнеп үсәләр. Бер-бер артлы өйләнеп, төп йорттан аерылып чыгалар.

Бары да әйбәт шикелле, ләкин күңел һаман тынычланмый: беренче малайның ике улы, икенчесенең бер улы дөньяга киләләр – оныклар арта гына. Тик аның фамилиясендә түгел. Һаман шул гаиләгә бер катнашы булмаган, чит бер адәм фамилиясе башны катыра.

Тормыш шулай үз кануннары белән дәвам итә. Инде барына-югына игътибар итмичә, үз көеңне көйләп, кайгы-хәсрәтләрне читләтеп яшисе урында, кинәт Лиза урынга егыла. Дәвалар да ярдәм итми, шул егылудан яңадан тора алмый – гаиләне ятим калдырып, теге дөньяга китеп бара. Иван һәм балалар Лизаның үлемен авыр кичерәләр.

Ятимлектә үскән, тормышның ачысын-төчесен күпләп татыган Иван ялгыз яши башлый. Үз-үзеңне карау, өстәвенә, йорт тоту, мал карау, ай-һай, читен эш, бигрәк тә кулдан егәре китеп баручы карт кешегә. Иван бабайның ялгызлыгы өстенә гомер агышының четерекле чорлары, авыр уй-тойгылары да килеп кушыла. Үз-үзенә әллә нинди сораулар бирә, ләкин бер генә соравына да канәгатләнерлек җавап таба алмый. “Ир булып яшәдем, картайдым, ләкин фамилиямне-нәселемне калдыра алмадым. Минем фамилиямне йөртүчеләр минем балаларым-оныкларым түгел, минекеләр минем фамилиямне йөртмиләр. Тормыш дигән нәрсә бик катлаулы икән – ул җитдилек таләп итә, ләкин ул миндә булмаган. Әйдә, калган гомерем хәере белән үтсен инде, хәзер үкенүдән ни файда”, – дип, ул чарасызлыктан кулын селти.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев