Туганайлар

Иван Глуховның “Үкенүдән ни файда?” повесте

Тумышы белән Зәй районыннан булган карендәшебез Иван Глуховның әлеге язмасындагы геройлары – тормышның ачысын-төчесен күргән фани дөнья бәндәләре

Еллар үтү бер-бер артлы үткән саен, инде картлыгы да үкчәсенә ныгытып баскач, Иван бабай үзенең яшьлек чорларына еш әйләнеп кайта, узган гомеренең вак-төякләренә кадәр исенә төшерә. Әлбәттә, бу аның үзенчә бары-югына йомгак ясау инде, тагын аның яшьлегенә кайтуның башка сәбәпләре дә бар. Өйдә бер үзе – эшкә кулы да бармый, дөресен генә әйткәндә, кем өчен эшләсен әле ул.

Җир җимертеп йөрерлек чагында, ул эштән бушамады, кая ул чакларда үзеңнең яшьлегең турында хисләргә чумып утыру. Иртән, таң атуга, син инде эштә, ремонт цехында, трактор тапшыру тартмасын сүтеп-таратып ташлыйсың. Кичен дә кайбер агрегатларны җыеп бетерим дип, сәгатьләр буе тоткарланасың. Шулай дөнья куып, акча эшлим, начальникларга ярыйм дип, гомер үткән дә киткән. Хәзер 76 яшьлек Иван бабай өйдә утыра, үзеннән башка ул беркемгә дә кирәк түгел. Ярый, әле искә алырлык хәл-гамәлләр булган.

Һәркемнең тормыш юлында борылыш –тайпылышлар булган кебек, Иван бабайның да андый язмышы балачактан ук башлана. Аңа 5 яшь дигәндә, аларның гаиләсен кулак итеп кайсын кая сөреп-таратып бетерәләр. Әтисен Себергә озаталар, ике дәдәсе авылда яшәү мөмкинлеге калмагач, үзләре каядыр чыгып китәләр. Бөтен мал-мөлкәт, йорт-җир авыл түрәләре тарафыннан таланып-йолкынып бетә. Иван һәм аннан өч яшькә олы дәдәсе чирле әниләре белән бакча түрендәге яртылаш җимерек мунчада яшәргә мәҗбүр булалар. Әнә шул вакыйгалардан башлана инде Иванның үзенә генә хас холык тәрбиясе. Бүген әти-әнисе өчен кадерле, иркә бала иртәгә мескенгә, хәерчегә калсын инде. Ни сәбәптән, кем гаепле? Шайтан белсен. Иванның өч яшькә олы дәдәсен, ай-ваена карамыйча, чана үрәчәсенә бәйләп ФЗОга озаталар. Ул шуннан авылга кайтмый. Шулай бер тамакка кимегән гаилә мунчада ачлы-туклы, ялангач яшәвен дәвам итә.

Ач-ялангач булу авыр булса да, ул гарлек түгел, чөнки авылда башка гаиләләр дә балда-майда йөзми, хәллә дә киеп йөрми. Ә менә кулак, ”Халык дошманы” баласы булуга җитеп килүче үсмер малай ничек түзсен! Иптәшләренең дә, кайвакыт олыларның да мыскыллаулары, кыерсытулары Иванны гарьләндерә, ачуын чыгара. Урамга үз ишеләре белән уйнарга чыккач, аны “кулак малае” дип үртәп кайтаралар. “Синең атаң-төрмәче” диючеләр белән ул түзә алмыйча, бөтенләй кызып китеп, көче җитмәсә дә. сугыша башлый. Аны һәрчак мондый сугышларда авызын-йөзен “кара яндырып” кайтаралар. Иванның үсмер чагы кыйналып-сугылып үтә. Ә болай үтәр идеме соң, әгәр аның әтисе, дәдәләре булса? Әтисе шул куылудан хәбәрсез югала, олы дәдәсенең сугышның беренче көннәрендә үк үлгән хәбәре килә. Икенче дәдәсенең кайда икәнлеген белүче кеше юк. ФЗОга җибәрелгән дәдәсенең энесе турында түгел, үзе турында кайгырта алса да, әниләре өчен бер хәсрәт ким булыр иде. Болары әле баласы дигәндәй, Иванны алда тагын да яманрак сынаулар көтә. Ни малай түгел, ни егет булып җитмәгән чорда соңгы яклаучысы– әнисе үлеп китә. Иван шул мунчада берүзе кала. Нишләргә хәзер? Бөтен тормыш үз өстендә. Киләчәк турында уйлау түгел, бүгенге көнне күзаллау да ифрат авыр: ашарына табарга, аны әзерләргә, бакча-бәрәңге эшләрен карарга. Барысына да бер үзең. Әле эш тәртибен белсә ярар иде – яңа гына сабыйлыктан чыгып бара бит.

Болар өстенә колхоз бригадиры да аңа тынгылык бирми: ятим – ничек бөксәң дә ярый, сыя. Иван олы хатыннар белән рәттән сука да сукалый, тырмалый да, чәчүен дә чәчә, кышын фермада эшли, кайбер елларны хуҗалык малларын да көтә.

Табигать фасыллары берсен-берсе алмаштырган кебек, кеше тормышы да бер эздән генә бармый: бар аның кояш кебек ялтырап торган чаклары, бар җил-давыллы мизгелләре. Иванга да тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә тора, төрле кешеләр белән очраштыра. Ләкин яшьли калган ятимлек мескенлек эзен, йогынтысын калдырмый үтми. Үз фикере булмаудан ул олыларга каршы сүз әйтүдән тыела һәм анда буйсыну холкы тәрбияләнә.

Сугыш әфәтеннән авыллар, колхозлар ир-атсыз кала. Бөтен кыр һәм ферма эшләре хатын-кыз, бала-чага өстенә төшә. Авыл белән күбрәк тол хатыннар, сазаган кызлар идарә итә. Аларга да ир назы җитми, балаларга ата юк, күпләрнең йөзендә сагыш-моң. Шундый көннәрнең берсендә Иван өенең бусагасында авыл кызы Серафима күренә.

Серафима Иваннан 12 яшкә олы, гәүдәгә таза, йөзгә-биткә чибәр, күп сөйләшми, оялчан кыз. Егете, менә өйләнешәбез дигәндә, сугышның беренче көннәреннән фронтка китә, 4-5 айдан үлгән хәбәре килә. Серафима моны бик авыр кичерә, ләкин нишләсен? Бер ул гына мыни мондый кайгы-хәсрәтләргә дучар булганнар – иле белән! Ул бөтен өметсезлеген колхоз эшенә йөреп, кешеләр белән аралашып, юаныч эзләп таратырга тырыша.

Сугыш җиңү белән тәмамланса да, Серафимага шатлык килми. Исән кайтканнар ишле-кушлы булып бетәләр, ә Серафимага андый бәхет эләкми. Шушындый күңел бушлыктан телгәләнгән көннәрнең берсендә шәһәрдә өйләнеп, шунда төпләнеп калган авыл егете кунакка кайтып төшә. Егет шуграк, кеше кайгысын үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга яратучан була. Серафимага күз ата, аны тегеләй-болай юмалый, нәрсәләрдер ышандыра. Серафима да инде бөтенләй утырып калудан куркып, сазаган кызлар рәтендә йөрүдән туеп, артык төпченеп, назланып тормыйча, тегенең “тәмле теленә” ышанып, бирелә. Тегесенә шул гына кирәк булгандыр, ял вакыты узуга, Серафима белән саубуллашмыйча да китеп бара. Шул китүдән ул авылга бөтенләй эзен суыта. Ләкин, кем әйтмешли, эш беткән, буявы сеңгән – Серафима авырга уза. Нишләргә? Кая барырга? Ул егеткә берничә тапкыр хат яза, ләкин җавап ала алмый. Чарасызлыктан акылдан шашарга җиткән Серафиманы Иван өенең ишеген кагарга мәҗбүр итә. Ләкин аны бирегә усал ният, яңа гына очарга талпынучы кош баласыдай саф, гөнаһсыз егетне алдау, төп башына утырту максаты китерми, аны фәкать килешеп булмасмы, ул аны гайбәт сүзләрдән аралап калмасмы, дигән уйлар борчый. Шуңа ул зур саклык белән сүз башлый:

 –Балакаем, ачтыр инде син, күлмәгең дә катып, керләнеп беткән, идәнеңә дә күптәннән юеш мунчала тимәгән.

Иван күңелен дерелдәтеп үткән кызганулы, ягымлы сүзләрдән нәүмизләнеп кала. Серафима тиз генә мичкә ягып җибәрә, су җылыта, егетнең каткан күлмәген өстеннән салдырып, башка керләрне дә җыеп, юып, тышка кибәргә элеп куя, өйне җыештырып чыгара, чоланнан кисмәк төбендә булган барлы-юклы оннан баздагы бәрәңгедән тәмле ризык пешерә. Хатын-кыз кулы тигән өй җылынып, яктырып, биредә күптәннән дус-тату гаилә торган кебек булып китә.

Ачлы-туклы көн үткәргән, йөзенә күптәннән мескенлек сеңгән егетнең тамагына туйганчы кайнар ризык кергәч, Серафима тутасының да аңа карата ягымлы мөгалләмәсеннән, Иванга яңадан әнисе белән яшәгән кебек тоела, аны җибәрәсе килми.

 –Серафима түти, китмә, – ди ул.

Серафима эшнең асылы нәрсәдә икәнен аңласа да, бу мизгелдә аңа нәкъ шул сүзләр кирәк. Кичен ул Иванга аерым урын җәеп бирә, үзе мич каршындагы тар сәкедә йоклый.

Авылда Иван Серафимага өйләнгән, аны өенә алып кайткан, дигән сүзләр тарала. Бу сүзләрнең Иван өчен әллә ни әһәмияте булмый, чөнки ул өйләнүнең чын мәгънәсен әле төшенеп тә бетми. Ә Серафима өчен алар көтеп алган сүзләр, чөнки алар аны яман гайбәттән, ояттан коткарачак.

Шулай булып чыга да. Көмән үсә, инде күрше-күлән дә Серафиманың тиздән бала табачагын белә. Ләкин аңа карата ник бер яман сүз чыксын, чөнки аның ире, баланың атасы бар, гәрчә алар бергә тора башлаганнан бирле бер тапкыр йокламасалар да.

Серафима бар яктан төзек, исән-сау малай таба. Авыл Советы малайга Иванның фамилиясен, атасы урынына исемен язып, метрика бирә.

Бәлки бу вакыйга шулай яшерен сер булып, бөтенләйгә югалып та калыр иде. Ләкин үз-үзеңне алдап булмый шул – Серафиманың да, Иванның да күңел түрен үзләре генә белгән әлеге ялган бораулый. Бала бит аларның уртак җимеше түгел! Иван бәлки моның белән ризалашыр да иде. ләкин Серафиманың намусы һаман да алдау, ялган юлы белән яшәүне өнәми, моны Ходай кичермәс, дип уйлый ул. Өстәвенә, Иванның иртәме-соңмы ирлек хисләре уяначак, өйләнү теләге туачак. Ярый, хәзергә алар апалы-энеле кебек яшәделәр, ләкин алга таба болай яшәү мөмкин булмаячак.

Көннәрнең берсендә С:ерафима:

 –Иван, син хәзер зур үстең, үзең генә дә яши алырлык, мин китәм. Барысы өчен дә сиңа рәхмәт. Мин синең алда бурычлы һәм Ходай каршында бик зур языклы. Ходай сиңа игелекле тормыш бүләк итсен, - ди.

(дәвамы булачак)

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: