Туганайлар

Ибушев хәтирәләре: Чокыр

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның "Балачакны сагынып" дигән китабында басылган "Чокыр" хикәясе

Татый әби Колышчы дигән авылга кунакка китте, ике көннән генә кайта әле. Ул авыл шундый еракта икән, Усалидан да ераграк, ди түти. Ә без түти белән әбинең  өен саклыйбыз. Түтинең эше бик күп, ул тавыкларны, сарыкларны да карый, кәҗәне дә сава, әле без бәрәңге бакчасыннан кәҗәгә дип эт эчәгесе дә җыеп керәбез. Түти ишегалды белән капка төбен дә себерә. Ә мин гел аңа ияреп йөрим, ул кайда – мин дә шунда. Шулай булмый, өйдә утырыйммыни инде?! Ә түти, миннән көлеп, койрык булдың инде, ди.  Мин аңа бик тә аптырыйм, атның, сыерның койрыгы бар, ә мин ничек койрык булам икән инде, дим. Әле тагын әбинең өй түрендә каеннар үсә, ул каеннарга да менеп уйныйм әле мин. Түти, егылып төшәрсең, төш аннан, малай актыгы, дип орыша аннары. Менә тагын каенга менеп кенә утырган идем, “Төш аннан, әйдә суга төшеп менәбез”, - дип кычкыра түти ишегалдыннан. Без чишмәгә Учып тыкрыгыннан төшәбез, ул шундый матур, ямь-яшел, тигез тыкрык. Мин аның башыннан ахрына кадәр йөгереп үтәм. Йөгермәссең, Учып Татый түтиләрнең умарталары тыкрык кырыенда гына. Корт чагарга да күп сорап тормый, әллә ничә мәртәбә чактылар инде. Ә чишмә янында һәрчакта кеше була. Әнә бүген дә Марҗый Әүдекей, Маланҗа түти белән Ната түти, тагын әллә кемнәр бар әле, мин аларның исемнәрен генә белмим. Берәүләре зур тазга тутырып кер чайкый, су ала, аннары сулы чиләк-көянтәләрен иңбашларына куялар да сөйләшәләр дә сөйләшәләр. Ничек армыйлардыр?

Учыпларның Ычтапан бабай бакчалары эчендә киртә кырыйларындагы үләннәрне чабып йөри. Аннан ул мине, улым, кил әле, кил монда, дип, үз янына чакырып алды. Ни күрим, аның кулында сабагы белән җыелган кып-кызыл җир җиләкләре, әй сөендем инде.

Судан менгәч, без икәүләшеп чәй эчәбез, түти миңа каяндыр табып тәмле әйберләр бирә, шундый түти белән ничек итеп өй сакламыйсын ди инде?! Мин үземнең яраткан тәрәзә төбенә менеп утырам, аннан түти дә, урам да күренә. Түти җырлый-җырлый чокырлар юа:

Түгәрәккәй генә ай аланда

Балан чәчәкләре бар анда.

Бергә-бергә чакта җырлашыйк,

Җыелышып булмый җаланда.

Бу җырны мин дә беләм, кунаклар җыелса, аны гел җырлыйлар. Кинәт чокыр түтинең кулыннан шуып китеп идәнгә төште дә урталай ярылды. Икебез дә тын калдык. “Әби үтерер инде”, - дип, түти елый башлады. Куркуымнан мин дә кычкырып еларга тотындым. Әби түтине үтерсә, мине кем үзе белән алып йөрер дә тәмле әйберләр белән сыйлар? Бераздан күрше Маланҗа түтиләргә кереп, без ул чокырны ябыштырып чыктык чыгуын. Әби ачуланыр инде дип курыккан идек, ул, чокыр турында белгәч: “Әй, балалар, нәрсә ул чокыр, баш исән булсын”, - дип кенә куйды. Аннан соң бик күп еллар үтте инде, түти хәзер миннән бик еракта, Себердә торса да, йөрәк җылысы белән мине җылытып, яратып, кечкенә малай чагымдагы кебек назлап яши.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: