Туганайлар

Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) шигырьләре

Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим шигырьләрен тәкъдим итәбез

Оныттың бугай
Сине уйласам, мине моң баса,

Борчылып йөрим инде ничә ай.

Күңелем сизә, назлы язларны

Оныттың бугай, оныттың бугай.

Еракта калды, дәртләнеп, ярсып,

Без җырлап үткән ул яшел тугай.

Кабатлап булмый торган чакларны

Оныттың бугай, оныттың бугай.

«Сөй!» — дип үтенмим, ләкин үкенмим

Яшьлектә сине сөйгәнгә шулай.

Син мине түгел, яшьлекнең үзен

Оныттың бугай, оныттың бугай.

Мин бүген дә сине сагындым
Язның моңсулыгын сылтау итеп,

Мин бүген дә сине сагындым.

Җилләр булып исте хатирәләр —

Җилдә учак булып кабындым.

Ул көннәргә инде чыклар төшкән,

Чык астында яна чәчәкләр.

Бүген инде тәрәз каршысында

Шаулап үсә яңа чәчәкләр.

Язның моңсулыгы сылтау гына, —

Мин сагынам узган кышларны.

Узган җәйләр, көзләр сагындыра —

Сагынулар никтер ешлады.

Бу моңлану, бәлки, кыендыр да,

Тик теләгем минем саф, әйбәт —

Кешеләрдә булсын моңлану да,

Киләчәккә барсын мәхәббәт.

 

Ай яктысы төшә тәрәзәмә
Ай яктысы төшә тәрәзәмә,

Инде кошлар күптән тындылар.

Болгатылган чишмә сулары да

Көзге кебек булып тондылар.

Көзге кебек булып тондылар.

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,

Язгы төннәр бигерәк матурлар.

Шундый төндә ерак далалар да

Кунасыңдыр корып чатырлар.

Кунасыңдыр корып чатырлар.

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,

Рәхәтләнеп йоклый калалар.

Ачуланма, барам яннарыңа,

Килештерер безне далалар.

Килештерер безне далалар.

Ветераннар
Картаймагыз әле, ветераннар,

Ауропаны саклап калган ирләр;

Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,

Хәтерлиләр, сезне азат; илләр.

Илләр, җырлый бәйрәм, көннәрендә

Сезнең яшьлек — җиңу көйләрендә.

Сез аларга ирек китердегез,

Шатлык китердегез өйләренә.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Гомер
Артта кала кышның бураннары,

Җанга тигән ачы еллар кала;

Юлда кала яшьлек, яулык болгап,

Гомер дигән пар ат алга чаба.

Бар да кала, бар да артка күчә,

Юл буенда өметләрең кала,

Күпме язлар, күпме назлар…

Гомер дигән пар ат һаман чаба.

Гомер дигән пар ат алга чаба,

Үткән кайтмый, яңа таңнар алда.

Еллар чаба, йөрәк түзми яна,

Әйди һаман киләчәккә таба.

Сагышланма
Яшьлек үтте ярсу давыл сымак

Калды анда, безнең язмышларда.

Тик аларга карап, сүнә күрмә,

Сагышланма күңел, сагышланма.

Көзләр җиткәч яшеллеген юа,

Сары төстә керә камышлар да.

Тик аларга карап, моңайма син,

Сагышланма күңел, сагышланма.

Җирдә шундый, дәртле гөрләүекләр,

Сакланып кал, язгы тавышларга.

Гомер үтә, диеп, өзгәләнмә,

Сагышланма күңел, сагышланма.

Таралыгыз, томаннар!
Юлларыма ак томаннар

Ак пәрдәләр корганнар.

Сөйгәнемне эзләп киләм,

Таралыгыз, томаннар,

Таралыгыз, томаннар!

Бүген кичтә ак томаннар,

Юлны каплап куйганнар.

Ул да мине эзләгәндер,

Таралыгыз, томаннар,

Таралыгыз, томаннар!

Без бит җирдә мәңге бергә,

Булу өчен туганнар…

Мәхәббәткә юл бирегез,

Таралыгыз, томаннар,

Таралыгыз, томаннар!

Халкыбыз дәшә
Татарстан алга дәшә -

Олы юлга чыгарбыз.

Күңелләрдә зур өметләр,

Изге безнең догабыз.

Юллар катлаулы булса да

Сафларны югалтмаска!

Инде бу көннәргә җиткәч

Сынмаска, сынатмаска!..

Алда өр-яңа эшләргә

Дәшә безне халкыбыз.

Киләчәктә дә без бөек

Халык булып балкырбыз.

Мин — ирекле
Һаваларда очкан бөркет кебек мин ирекле!..

Тик илемә, Ватаныма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан лачын кебек мин ирекле!..

Тик каумемә — татарыма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан аккош кебек мин ирекле!..

Тәүге мәхәббәтем, сиңа бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан кошлар кебек мин ирекле!..

Тик улларым, кызларыма бирәм ул ирекне.

Һаваларда очкан Сәмруг коштай мин ирекле!..

Тик дөньяга, бар җиһанга бирәм ул ирекне.

Минем иркем әнә шундый…

Сорасагыз әйтәм һаман:

«Мин ирекле…

Мин ирекле…»

 Ни җитми
Миңа ни җитми соң бүген?..

Миңа җитми яшь чагым,

Әнием пешергән коймак,

Кырда яккан учагым.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Әтинең кырыс йөзе,

Печән бир диеп ялварган

Сыерның моңлы күзе.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Башаклар җыйган камыл,

Тамакка ач, ә рухка бай

Мин туып-үскән авыл.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Син — тәүге мәхәббәтем.

Синнән башка мин бер дәрвиш,

Синнән башка мин ятим.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Салютташ, сәламдәшләр,

Минем һәр шигырь юлыма

Шатланган каләмдәшләр.

Миңа ни җитми соң бүген?..

Казанның иске чагы.

Аның бөтен чатларында

Гөрләгән татарчасы.

Сиздем… Сиздем мин тормыштан

Тик бер үкенеч алган -

Картаюны сизми генә,

Аңа сиздермичә генә

Үтеп китәсе калган.

Шигърият өчен
Чәчмәләрен дә чәчтем,

Тезмәләрен дә тездем.

Сыртта камчы уйнаса да

Шигърият өчен түздем.

Саба җиле
Сабада туып-үскән дустыма

Диңгез кебек дулкынланып

Саба урманы үсә.

Болынында, кырларында

Саба җилләре исә.

Саба җиле, саба җиле

Иркәләп исә безне.

Саба җилләре искәндә

Сагынам, дуслар, сезне.

Сәлам сезгә, туганнарым,

Сәлам, әй, сабадашлар!..

Сәлам сезгә, сабакташлар,

Сәлам сезгә, якташлар!..

Сабада бит безнең бәхет,

Сабада хатирәләр.

Бу дөньяда иң кадерле,

Матур безнең тирәләр.

Саба җиле, саба җиле

Иркәләп исә безне.

Саба җилләре искәндә

Сагынам, дуслар, сезне!..

Җәйге бер көн
Зилзиләле җил җилләде

Агач башларын иеп.

Күңелләргә хәвеф керде,

Афәт башланыр диеп.

Күк күкрәде, яшен атты,

Офык чикләрен кисеп…

…Хәвефләрне алып китте

Яңгыр җилләре исеп.

Кояш чыкты, бар чәчәкләр

Елмаеп ачылдылар.

Хәвеф китте, шатлык килде -

И, җәйге асыллыклар!..

Көз… кояшлы көн...
Кояш көне буе күктә,

Көз көне дә кояш бар.

Каеннарда балкып тора

Яфрак-яфрак кояшлар.

Шәһәрдә
(Авылдан килеп шәһәрдә

яшәүче монологы)

Өй түбәсендә каеннар үсә -

Шәһәрдә шундый урыннар да бар.

Безгә ни кала инде бу хәлдә -

Каеннарга да хәтта урын тар.

Декабрь
Декабрь бирде кирәкне -

Карлары… Бураннары…

Күңелгә бозлар катырды,

Көрт күмде урамнарны…

Декабрь бирде кирәкне -

Бу ел бик ямьсез үлде.

Ел буе җыйган түземне

Салкын көрт белән күмде.

Декабрь бирде кирәкне…

Инде нәрсә диясе -

Күңелгә шом салды елның

Үлем агониясе.

Бу елның декабре -

Ул — бу елның кабере… 

Өч игез кыз
Буйлары да бер үк төсле,

Уйлары да бер үк төсле.

Җилкетеп безнең күңелне,

Өч кыз үсте.

Сөйләргә дә бик батырлар,

Эшләргә дә бик батырлар -

Югалып калдык без тәмам…

Һәй, матурлар!..

Гөлфия, Әлфия, Зөлфия — өч игез.

Уңганнар, чибәрләр,

Кайсын сайлыйк,

Бары да бертигез…

Өчесен дә яратабыз,

Алар өчен җан атабыз.

Нишләргә дә аптырыйбыз,

Баш ватабыз.

Һәммәбез кияү кебекләр -

Җыелып бөтен егетләр

Салырбыз, ахры, шобага…

Һай, өметләр!.. 

Картлык
Мин кем бүген?..

Бармак белән

Соңгы көннәрне санап,

Телевизор карап ятам -

Гап-гади сөяк-санак…

 

Бәхилләү
Бүген яшь аю түгел мин -

Сабыр, салмак карт аю.

Монсына да исем китми -

Шулдыр инде картаю.

Күп булды минем күңелдә

Пар шатлыклар, пар кайгы.

Тик рухым һич картаймады -

Тәнем генә картайды.

Мин шигырьдә әле һаман

Гел егет булып калам.

И, туган җир, алтын бишек,

Бәхил бул инде, балам!

Беләм… беләм… Озакламый

Мин китәм инде, үләм…

Тик рухым калсын дим синдә,

Китмәсен минем белән.

Ул калсын шигырьләремдә,

Калсын китапларымда.

Сиңа калдырам, туган ил,

Барын, барын, барын да.

Сиңа мирас булсын миннән

Яшьли тәүге сөюем,

Оныклар, кызым, улларым,

Шигырьләр язган өем.

Миннән соң да җилләр исәр,

Елгалар, урман шаулар.

Һаман горур басып торыр

Күккә омтылган таулар.

Йолдызлар җемелдәр күктә,

Салют аткандай туйда.

Кинәт кенә берсе сүнсә,

Аны мин диеп уйла.

Син — минеке, мин — синеке,

Монсында юк аерма.

Мин — фанилык, син — бакыйлык.

Аерма шунда гына.

Мин бәхилләп китәм сине,

Син дә мине бәхиллә.

Мин китәм… Минем урынга

Бәхет иңсен бу илгә.

Бездән әле яшьлек узмаган
Болыннарда атлар табырлаган,

Бер җыр ишетелә табуннардан:

«Дөрләп яна каен тузлары,

Бездән әле яшьлек узмады…»

Йөрәк кагып ярсу атлар килә,

Яшь егетнең җыры ишетелә:

«Җигә белсәң ияр тузмый ул,

Картаймасаң, яшьлек узмый ул».

Болыннарны атлар табырлаган,

Бер җыр ишетелә табуннардан:

«Нык җигелгән ияр тузмый ул,

Чәч агара яшьлек узмый ул».

Безнең хаталар
Үсмерләргә һаман тел тидермик,

Алар әле үсеп яталар.

Бу яшендә әфьюн кебек сеңә

Аңнарына безнең хаталар.

Даһи булыр, диеп күккә чөймик,

Тәкърарламыйк шуны алдында.

Бушкуыклар белән Рәсәй тулы –

Тыйнак булыйк яшьләр каршында.

Хезмәт исен әле иснәмәгән,

Ә уңган, дип лафлар орабыз.

Азмы җилкуарлар әйләнәдә, –

Эш өйрәтү булсын догабыз.

Телен белми, чит тел «ятлаганда»

Ах, зирәк тә булыр бу, диләр.

Ахырында аның ике телдән

Коры калачагын белмиләр.

Намус гел чиста, пакь булачак! –

Шулай диеп оран салабыз.

Ил байлыгын урлап кайтканыңны

Күреп тора газиз балабыз.

Нигә кирәк алдан ялган өмет,

Асылы салынмаган ышаныч.

Шуңа үрчи яшьләр арасында

Ыспай сынлы коры куаныч.

Үсмерләрне уйлап битәрлик, –

Бозыла алар безнең хатадан.

Җәмгыятькә сыек алмаш килә

Мәнсез ана, мәнсез атадан.

 Туй
Җилкапкада җилләр исә,

Җилгә куям битемне.

Җилкапкадан керәсеңне

Күптән әйттем бит инде.

Җилкапкадан керәсең син

Йоласын тотып кына.

Күпме көткән туебызның

Көйләрен отып кына.

Җилкапкадан керәсең син,

Түремә үт, оялма.

Пакь җаныңны гомер буе

Җылытачак ояңа.

Бусагадан атлаганда,

Изгелектә тот уең.

Бу бит синең гомереңдә

Тәүге һәм соңгы туең.

Соңгы туең. Җилкапкадан

Чыгасы бар, онытма.

Без соңгы кат чыккан чакта,

Елап калыр оныклар.

Җилкапкада җилләр тынар,

Чыгулар — туең булмас.

Чыкканчы яшиселәр бар –

Бусы да уен булмас.

Ә бүгенгә без бәхеттә!

Хыял көлә, уй көлә!

Җилкапканы дер селкетеп,

Җилләр исә — туй килә!

Җырлагыз, гармуннар
Җырлагыз, гармуннар,

Кошларның җырларын.

Сандугач җырларын,

Карлыгач җырларын.

Ишетсен кешеләр

Дөньяда никадәр

Сөйкемле җыр барын,

Соклангыч җыр барын.

Уйнагыз, гармуннар,

Ярату турында,

Күңелдән шикләрне

Тарату турында.

Җырласын кешеләр

Таң ату җырын да,

Яхшылык җырын да,

Яктылык җырын да.

Тынмагыз, гармуннар,

Иртән дә, кичен дә.

Уйнагыз сагыштан

Көйгәннәр өчен дә,

Бәхеттән куанып

Көлгәннәр өчен дә,

Ил өчен яуларда

Үлгәннәр өчен дә.

 

Мине синнән кемнәр аерсын
Күзләреңнән яшьлек бөркелә,

Бер моңая алар, бер көлә.

Бер усаллар кебек, бер тыйнак,

Бер сабырлар кебек, бер уйнак,

Ник моңая алар, ник көлә?..

Керфегеңнән яшьлек сирпелә,

Керфекләрең уйнап сикерә.

Кавышырга күпме көннәр бар!

Уйларыңда синең кемнәр бар?

Керфекләрең кая җилкенә?

Уйларына урап сагышын,

Сине тагын кемнәр сагынсын?!

Җирдә әле мин бар чагында,

Бер мәхәббәт булгач, тагын да

Сиңа кемнәр генә кагылсын?!

Арада күп көннәр, төннәр бар…

Ерак булса булсын аралар,

Күңел сизә, беләм барысын:

Һаман минем якка карыйсың.

Җирдә әле мин бар чагында,

Сине миннән кемнәр аерсын?!

Соң
Ак кояш — яктылык,

Ап-ак кар — яктылык,

Алсу таң — яктылык,

Аяз көн — яктылык –

Яктылык — яхшылык.

Саф күңел — яктылык,

Елмаю — яктылык,

Мәхәббәт — яктылык,

Бәби дә — яктылык –

Барсы да — яхшылык.

Ә нигә бу тормыш

Катлаулы, авыр соң?..

(Миңа бит 70 яшь,

Бу хакта уйлау соң…)

Әгәр… Мәгәр…
Белер идем мин нишләргә,

Бу гомерне өр-яңадан

Кайтарып булса әгәр…

Һәр тумыш көнне, мәгәр –

Бу гомерне өр-яңадан

Кайтарып булса әгәр…

Яшьлегемдә сөйгән кызны

Бәхеткә күмәр идем мин,

Ятка бирмичә, мәгәр –

Яшьлегемне өр-яңадан

Кайтарып булса әгәр…

Чит-ят җирләргә китмичә

Яшәр идем туып-үскән

Авылда гына, мәгәр –

Язмышымны өр-яңадан

Кайтарып булса әгәр…

Матур итеп киендереп,

Тәмле ашка тиендереп

Яшәтер идем, мәгәр –

Әти-әни исән чакны

Кайтарып булса әгәр…

Көне-төне шигырь язып,

Шигырь белән генә азып

Яшәр идем мин, мәгәр –

Гомеркәйне, асылкайны

Кайтарып булса әгәр…

 

Ике ашкыну
Малай:

 — Хыялым булып

Болытлар оча,

Җилләр дә оча,

Кошлар да оча

Сихри якларга.

Шулар шикелле

Очар идем лә

Мин шул якларга,

Ерак-еракларга!..

Бабай:

 — Хәтерем булып

Болытлар оча,

Җилләр дә оча,

Кошлар да оча

Сихри якларга.

Шулар шикелле

Очар идем лә

Туган якларга,

Ерак-ераклардан…

Теләк
Язның соңгы көне –

Минем туган көнем.

Язның китү көне –

Минем килү көнем.

Гомер итәм шулай

Гел ымсынып язга.

Бәйрәм итәм язны

Тик бер көнгә… азга…

Бөтен гомер язым

Шул бер көнгә сыя.

Шул бер көндә җаным

Мәңгелек яз тоя.

Язгы соңгы көндә

Мин дөньяга иңдем…

…Яз киткәндә килсен

Минем соңгы көнем…

Каен суы
Каен суы… Сине бер йотуга

Сулкылдады күңелем, елады.

Бөтен тәнем буйлап каным булып

Агып китте каен сулары.

Йөрәгемә барып җиткәч, кинәт

Йөрәк ярсу аттай дулады.

Искә төшеп яшьлек хатирәсе,

Үпкәләрем авыр сулады…

Каен суы гына түгел шул син –

Кайгы, шатлык, бәхет сулары…

Ходавәндә
Менә шундый хәлләр бездә,

Ходавәндә…

Син булмасаң, бу җир шары

Оҗмах багы булыр иде.

Бөтен кыйтга, урман, болын,

Чәчәк белән тулыр иде –

Ходавәндә!..

Җирдәге һәр җан иясе –

Фил, куян һәм хәтта бете

Бөек ирек яулар иде,

Булмас иде үрчү чите –

Ходавәндә!..

Син булмасаң, дәүләтләр дә,

Сугышлар да булмас иде,

Җир йөзенә кара каһәр,

Кайгы-хәсрәт тулмас иде –

Ходавәндә!..

Мәхәббәт тә, көндәшләр дә,

Сөяркә дә булмас иде…

Хәләли йә уйнаш аша

Бәбиләр дә тумас иде –

Ходавәндә!..

Син булмасаң, булмас хәтта

Ходай барын танучы да.

(Кичер, Ходам, булмас иде

Тәмугыңда янучы да!..)

Ходавәндә!..

…Әй кем соң син, илаһи зат,

Уең белән Җирне юган?!.

Ходавәндә мин үзем бит,

Сихер белән җиргә туган…

Менә шундый хәлләр, туган…

Ходавәндә!..

***
Мин, тормышның аслын

Аңларга тырышып,

Ничәмә ел буе

Уздым зур юлларны.

Мин күп хис татыдым:

Йә артык куандым,

Йә ятты күңелемдә

Зур бер үч йомгагы.

Мин сөйдем, сөелдем,

Сөендем, көендем,

Хыял да, рәхәт тә,

Оят та кичердем.

Хөрмәтне, нәфрәтне,

Кайгыны, хәсрәтне

Йөрәккә төп-төгәл күчердем.

Кемгәдер янадым,

Кемнәндер көлдем мин,

Кемнәндер көнләштем

Илаһи бер данны.

Тик хисләр никадәр

Үзгәреп торса да,

Үзгәртми сакладым,

Сакладым вөҗданны.

Мин, тормышның аслын

Аңларга тырышып,

Ничәмә ел буе

Уздым зур юлларны.

Хисләрнең барсы да

Алдагач, ниһаять,

Мин: «Тормышның аслы –

Вөждан», — дип уйладым.

Интертат

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: