Георгий Ибушевның “Микай” поэмасыннан өзек (1, 2 бүлек)
Георгий Ибушевның «Микай» поэмасыннан беренче ике бүлекне тәкъдим итәбез.
I
Авылдан ерак та түгел,
Ямьле урман куйнында,
Зур алан бар, чүнник тора
Аның бер кырыенда.
Тирә-ягын миләш, шомырт,
Юкәләр урап алган.
Куакларны әкият ясап,
Алкалы колмак сарган.
Җәй башы, матур ямьле чак,
Торочын җитеп килә.
Шаулы җыеннары белән,
Олы бәйрәм һәркемгә.
Чәчәккә бал төшкән вакыт,
Урманда – кошлар туе.
Төннәр кыска, ә таңнарда
Офыклар алсу, куе.
Үзәннән чишмә тавышы
Аланга ишетелә.
Монда оҗмахтыр шикелле,
Бер күрмәгән кешегә.
Озак еллар Җәгүр бабай,
Оныгы белән бергә.
Шушында, чүнник өендә
Җәй, кыш гомер кичерә.
Ә оныгы, исең китәр,
Урман боланы кебек.
Тыгыз гәүдә, буй-сын, дисәң,
Йөзгә матур, нык, төзек.
Җәгүр бабайның бердәнбер
Өмете, шатлыгы да,
Менә шушы Микай атлы
Буй җиткән оныгында.
Көн сүрелеп килгән вакыт,
Кортлар бераз басылган.
Умарталарны карарга
Яхшы вакыт, җил тынган.
Алан өстенә шул чакта
Тарала егет җыры.
Бәгырьләрне актарырлык
Матур бу көй, бик моңлы:
“Каен башларына менә яздым,
Җилбердәпләй торган туз өчен.
Газиз башларымны җуя яздым,
Ак калпакай кигән кыз өчен.
Турыгыздан үттем, әй, күрдеңме?
Төшләремдә күрдем, ай-гай, сиздеңме?
Уяндым да төшем, ай, юрадым,
Бер Ходайдан сине сорадым.
Каен башларына менә яздым,
Җилбердәпләй торган туз өчен.
Бу җәйләрне мин лә, әй, саргайдым,
Ак калпакай кигән кыз өчен”.
Җәгүр бабай, яшерен генә,
Тыңлап тора җыруны:
“Йә, Ходаем, каян алган
Бу бала мондый моңны?”.
Микай җитез, җиңел генә
Умарталарны ача.
Кәрәзләрне карап чыга,
Төзәтә һәм чистарта.
Үзе уйлый: “Кояш батып,
Төшәрме бер бу эңгер?”
Кайчан гына ул Атнасын
Кичке уенда күрер?
Вакыт, барыбер, үзенекен
Итә әкрен генә.
Озыная күләгәләр,
Эңгер пәрдә эленә.
Ул сискәнеп китә кинәт
Бабасы тавышыннан:
“Җитәр инде, җитәр, улым,
Ашым пеште, суына” .
Микай керә балкып өйгә,
Ашыга, кабалана.
“Нишлисең син? Күр син моны.
Ашавын гына кара”.
Микай көлә: ”Ярар инде,
Бабай, орышма мине.
Иваннарга төшим әле,
Йомыш бар, дигән иде”.
“Йә, күр моны, авызын җәеп,
Алдаган була мине.
Иван түгел, Ычтапанның
Атнасы көтә сине".
Кызарынып китә Микай,
Йөрәге куя кагып.
Үзе карый бабасына,
Кыймый гына сагаеп.
Бар, бар, улым,тик юньләп йөр,
Яхшы йөргән – яктылык.
Һәр җирдә дә кешеләргә
Булсын синнән яхшылык.
Микай, инде чыгам диеп,
Ярым ачкач ишекне,
Әйтеп куйды: “Бабай, өйдә
Бөркү бүген, бик эссе.
Мин шалашта гына кунам,
Анда рәхәт, салкынча.
Син тынычлап йокла, яме,
Минем өчен курыкма.
Мин күп йөрмәм, кичке уен
Таралгач та кайтырмын.
Шалаш иркен, печән-түшәк
Йокларга яхшы урын”.
II
Урман эчен караңгылык
Тын гына биләп алды.
Җәгүр бабай йоклый алмый
Әйләнде, боргаланды.
“Әй, туктале, соң шалашта
Юк бит анда бер нәрсә.
Бу яшьләрне... Төн бит соң ул
Салкынча, җәй дигәч тә”.
Олы толып, күпчек алып,
Бабай шалашка керде.
Бал катыш хуш исле һава
Тамырларга йөгерде.
“Әй, чынлап та оҗмах монда,
Һава татлыдан-татлы.
Бераз гына ятыйм әле,
Йокы төшкәнгә чаклы.
Сандугачлар бүген бигрәк
Бер тамаша, күр әле.
Ходаем, исең китәрлек
Бу дөньяларның яме.
Гомерләр сизелмәде дә,
Кай ара китте узып.
Яшь чакларның тик шаукымы
Йөрәктә калды торып”.
Җәгүр бабай әкрен генә
Күмелде уйларына.
Аннан кинәт көйләп куйды,
Тын гына үзалдына:
“Киҗеле лә күлмәк, әй, тарлар яка,
Тартып та ла җитми әле муенга.
Сандугачлар сайрый ямансы.
Арт урамда гына бер матур бар,
Чакырып та, төшми әле уенга.
Сандугачлар сайрый ямансы.
Урман тавыккае ла, түше чуар,
Урманнардан чыккач әле, күрербез.
Сандугачлар сайрый ямансы.
Кунак кызыкаен ла матур, диләр,
Кич уенга төшәр әле, күрербез.
Сандугачлар сайрый ямансы”.
Ун-унбиш егет бергәләп,
Җырлашыр идек шуны.
Яңгыраплар торыр иде,
Бөтен Курач болыны.
Онытылмаган икән лә,
Күр әле, күпме еллар.
Өйрәтим әле Микайга,
Ул да яратып җырлар.
Әй, яшьлек, яшьлек, калдың бит,
Калдың, ахры, адашып.
Күрсәң әгәр Җәгүр картны,
Торыр идең шаккатып.
Аннан йоклаган шикелле,
Тын ятты күзен йомып.
Ә Микай бит өч яшендә
Калды дөм ятим булып.
Атасына тарткан малай –
Йөз димсең, килеш-килбәт.
Әй, уйласаң ул чакларны,
Ничек түзгән бу йөрәк?!
Егерме биш яшь тулганда,
Бала гына бит әле.
Якты дөньяларны ташлап,
Китте-барды кияве.
Ике яшьлек сабый калды,
Ул бала нәрсә белә?
Сулган гөлгә охшап калды,
Шунда кызы Үринә.
Яратты шул Микулаен,
Андыйлар әздер җирдә.
Шул ярату алып китте
Бит инде аны гүргә.
Изге йөрәкле иде шул,
Яшь булса да Микулай.
Урыннары оҗмах булсын,
Бирсәң иде, әй, Ходай!
Микулай үлгәч, бер еллап
Торды әле Үринә.
Яраланган кош шикелле,
Урын тапмый үзенә.
Әйтеп, орышып карадык:
“Балаң бар бит, нишлисең?”.
“Микулайсыз бу дөньяда
Килми, – диде, – яшисем”.
Үләренә атна кала,
Ничек сизгән йөрәге,
Үринәсе әйтеп куйды:
“Әти, янга кил әле.
Әнигә әйтсәм, күтәрмәс,
Сизәм, гомерем калмады.
Мине үстергән шикелле
Үстер, әти, Микайны”.
Айнып китте Җәгүр бабай,
Елап ята икән лә.
Бер уйласаң, хәсрәт өчен
Туа җиргә бу бәндә.
Әй, баласы, күз алмасы,
Бәгырькәен өзде лә.
Бердәнбере, Үринәсе,
Һаман да җанны телә.
Булмады шул, Ходай башка
Бала безгә бирмәде.
Карт сагына, юксына иде,
Күз нуры Үринәне.
Алан өстен караңгылык
Урады, төне – җылы.
Авыл ягыннан колакка
Чалына яшьләр җыры.
Менә егерме ел инде,
Бөтен тормыш – шушында.
Бар да булды, биш ел элек
Җирләде карчыгын да.
Рәхмәт Дарҗага, хәстәрләп,
Мине зурлап яшәде.
Бер вакытта гаеп эзләп,
Кара йөз күрсәтмәде.
Үринәне күмгәннән соң,
Ут йотып йөргән көннәр.
Хәбәр чыкты: “Зур аланны
Сатканнар икән”, – диләр.
Шулай хәсрәтле вакытта,
Көтмәгәндә, бер көнне,
Староста белән бергә,
Яшь кенә бер ир керде.
Тегесе урысча сөйләшә,
Чиста, матур киенгән.
Күрештеләр, имеш, теге
Зур йомыш белән килгән.
Иван Петрович атлы, ди,
Бай икән, сату итә.
Шуңа кеше кирәк икән
Эшләр өчен чүнниктә.
Зур аланда йорт җиткереп,
Лапас, курасы белән.
Хезмәтче тотасы ди бу,
Умарта эшен белгән.
“Җәгүр, әйдә, курыкмыйча,
Алын әле син моңа.
Ерак түгел, чакрым да юк,
Авылга якын гына.
Атна-ун көннән йорт-җире
Инде әзер дә була.
“Эшен күрсәм, рәнҗемәс, – ди,
Иван Петрович миңа”...
Рәнҗетмәде һичбер вакыт,
Эш кадерен белә икән.
Күп яхшылыклар эшләде,
Әгәр дә санап китсәң.
Үзләре дә тырышты шул,
Булсын, дип, күңел белән.
Умарталары һәр елны
Тулып тора бал белән.
Елына ике-өч мәртәбә
Хуҗа да килеп китә.
Микайга карап соклана:
“Булган, – ди, – егет эштә”.
Мичкә-мичкә бал суыртып,
Зур эш беткәч, хуҗадан
Олаучылар килеп төшә –
Балга киләләр алар.
Сизмәде карт, уй буталып,
Йокымсырап киткәнен.
Төшләнә, имеш, авылда,
Тик белми ник төшкәнен.
Олаучылар, имеш, шунда,
Нишләп килгәннәр иртә?
Каян бал булсын, ди, әле,
Әле яңа бал төшә.
Микулай да, әнә, шунда,
Әй, елмая: “И балам...
Соң ул үлде түгелме соң –
Үринә килде каян?!”.
Куркып уянып китте ул:
“Тьфу, шайтан, төшем икән.
Микай менеп җитәр инде,
Байтак ук вакыт үткән”.
Йокы качканчы, ашыгып,
Кереп китте тиз генә.
“Ходаем, ярлыка”,– диеп,
Кач кылып ишегенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев