Туганайлар

Георгий Ибушевның “Җәкәү, кояш, җир чите” дигән истәлеге

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның әлеге хикәясендә бала чагында булган кызыклы хәтирәләре, маҗаралары урын алган

Йокыдан торып ашап-эчтем дә куян оясы өстендә җылынып утырам. Сәрки Питерләре бакчасы янындагы инештә Пәнтәл Микайласы Парпун Ычтугы белән балык тотарга йөриләр. Олы дәдәй ясап биргән кармагымны алып, бераздан мин дә төшәрмен дип уйлап куям. Ул да түгел карасам, Ястык урамы буйлап ашыга-ашыга Җәкәү төшеп килә.  “Җәкәү, кая барасың?” – дип кычкырам. “Синең янга”, – дип кычкыра Җәкәү, тагын да тизрәк атлап.  Берәр әйтәсе сүзе бардыр моның, бу кадәр ашыкмас иде дип уйлап куям. Җәкәү тиз генә төшеп тә җитте, минем янга куян оясы өстенә менеп тә утырды. “Беләсеңме, – ди Җәкәү, – кояшның каян чыкканын күрдем. Кояшны көн саен күрсәм дә, аның каян чыкканын күргәнем булмагач, Җәкәүдән көнләшеп куйдым. “Каян чыга соң?” – дим мин. “Биек таудан, әле ул анда бераз күтәрелми тора, әгәр дә иртәрәк менсәк, тотып та карый алабыз”. Без, кызып-кызып сөйләшкәннән соң, менәргә кирәк дигән фикергә килдек. Ләкин, ни кызганыч, без торганда, кояш инде әллә кайда өстә була иде. Җәкәүнең иртә таңнан совхоздан менгәндә күргән кояшы минем төшемә кермәсенме! Имеш, без Җәкәү белән чынлап та  биек тауда. Кояш нәкъ тауның өстендә, ә без аны тотып-тотып карыйбыз. Ул да булмады, туп тәгәрәткән кебек, Җәкәү кояшны таудан аска таба тәгәрәтә башлады. Ничек инде кояш таудан аска таба төшсен ди, күтәрелде дә китте. Мин ул төшне Җәкәүгә  кат-кат сөйләдем, ә ул миңа һаман саен: “Аны алдына чыгып туктатырга иде”, – ди.

Мин ишегалдында уйнап йөрим, миңа дәдәйләр шундый матур машина ясап бирделәр, ул гел Гриш дәдәй машинасына охшаган. Апай дәдәй карандаш белән аның ишекләрен, тәрәзәләрен ясады. Арттагы тәгәрмәчләре икешәр, алдындагылары берешәр, алар чын машинаныкы кебек әйләнәләр. Әле аның шундый матур әрҗәсе дә бар, ул әрҗәдә вак ташлар, ком да ташып була. Ә Учып дәдәй үзенең тачкасын көйләп маташа, шак-шак килеп чүкеч белән суккан саен, телен бөкләп тешләп тә куя. Аннан соң ул тачкасының тәгәрмәчен майларга  тотынды, “солидол” дигән май белән. Минем исемә кылт итеп Җәкәү күргән кояш килеп төште.  “Дәдәй, дәдәй, беләсеңме, Җәкәү, таң атканда, атасы белән совхоздан менгәндә, кояшның кайдан чыкканлыгын күргән”. “Ну, каян чыга?” – дип  куйды дәдәй. Биек таудан, әле ул анда туктап та тора икән, шул вакытта менсәң, тотып карап та була, ди. Дәдәй кулындагы солидол салган консервы савытын җиргә атты да бармагын чигәсенә куеп боргалый-боргалый, вәт дурак, дип көләргә тотынды. “Кояшны ничек тотып булсын ди, ул бит чыккан чакта гына шулай күренә. Биек таудан да, безнең авылдан да зур бит ул. Әле аның янына барып та булмый, яндыра да үтерә”. Мин, күземне ярым йомып, керфекләрем арасыннан кояшка карап алам. Ничек безнең  авылдан да зур булсын ул, әнинең бөккән пешерә торган табасы хәтле генә бит. Кечти дәдәй миннән алты яшькә олы, бу турыда аңа мәктәптә өйрәткәннәрдер инде. Минем  дәдәйне нәрсә белән булса да шаккатырасым килә.

Беркөнне без, бер төркем малайлар-кызлар, Амар тугае кырыенда ярдан аяк асылындырып утырабыз. Барыбыз да шул биш-алты яшьлекләр, иң зурыбыз Сәрки Иванына җиде яшьтер инде. Шунда кинәт кенә Барин Питере: “Җирнең чите ерак микән?” – дип  куйды. Без уйга калдык, чынлап та, кайда икән аның чите? “Анда барып җитсәң, аяк асылындырып утырып буладыр” дигән уйга килдек. Нана Питере: “Анда тиз генә барып  җитеп булмый, минем җырак дәдәй “Берсут” дигән совхозда тора, ә җирнең чите алардан да ераграк әле”, – дип куйды.  Чемкә Лизасы: “Ә аннан соң нәрсә, җир беткәч, нәрсә була соң?” – дип  сораштыра башлады. “Җир беткәч, караңгы буладыр инде, – дип  өстәде Барин Питере. Кызык, Амар  тугаен чыккач та, безнең Урсайның  бәрәңге бакчасы, ә җирнең  читеннән соң нәрсә икән? Бераздан Җәкәүнең җырак тутасының – Казан дигән шәһәрдә, ә Күчтинең туганнарының Әлмәттә торганлыгы ачыкланды. Шуннан без җир читенең бик еракта икәнлеген аңладык. Ул “Әлмәт” дигән  җирнең  мин барлыгын да белми идем. Ә Ибекәләрнең Әләксей: “Алай булгач, Гриш дәдәйнең машинасына утыртып кына барып җитеп була ул җир читенә”, – дип куйды.

Мин, җир читенең кайда икәнлеген дәдәй беләдер әле дип, тагын дәдәйгә эндәшәм. Ә ул кырыс кына: “Нәрсә инде тагын?” – дип куя. “Җирнең чите еракмы ул?” Дәдәй миңа бик гаҗәпсенеп сәер генә карап куя да: “Син нәрсә, җир түгәрәк бит ул”, – дип кычкыра ук башлый. Мин, исем китеп: “Ничек инде түгәрәк?! Бер дә түгәрәк түгел, – дип кычкырам. – Түгәрәк булса, инде әллә кайчан тәгәрәшеп коелып беткән булыр идек”. Дәдәй  тагын үзенең яраткан  “дурак” сүзен кабатлый-кабатлый: “җирнең тарту көче бар, аннан шуңа күрә без коелмыйбыз да, тәгәрәмибез дә”, – ди. Менә сиң кирәк булса, мин, аяк астына карап, аягымның әле берсен, әле икенчесен җирдән күтәргәләп куям, беркемнең дә аягымнан тартып тормаганлыгын аңлап,  дәдәй миңа ялганлый инде дип уйлыйм эчтән генә. “Ә тартып тормаса”, – дия-дия, мин тагын дәдәйне йөдәтә башлыйм. “Бар кит әле моннан, туйдырдың”, – дип, дәдәй мине яныннан куа башлый. “Әйт инде”, – дим мин һаман. “Тарту көче булмаса, бөтен нәрсә таралып-очып бетә”, – ди дәдәй. “Әйе, бетәр ди сиңа, ул Ястык урамындагы талларның тамырлары шундый тирән, очарлар ди бар”. Ул да булмый, ишегалдына Сукырларның Семиян дәдәй килеп керә. “Нәрсә кычкырышасыз?” – ди ул. “Кычкырмассың, монда бу бөрчә юк-бар  сораулар белән ачуны китерә бит”, – ди дәдәй. Мин машинамны куян оясы өстенә куям да, бу хәлләрне малайларга  сөйләргә кирәк дип, урамга  чыгып йөгерәм.     

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: