Туганайлар

Георгий Ибушевның "Былтыргы аяк" хикәясе

Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушевның "Балачакны сагынып" дип аталган китабыннан

    Әни миңа зәңгәр күлмәк тегеп бирде, төймәләре кечкенә, ап-ак, әллә каян күренеп торалар. Мин күлмәкне кигәч тә, әни: «Алдың белән, артың белән бас, — дия-дия әллә ничә тапкыр әйләндерә-әйләндерә кара­ды да, — теләсә кая менеп күлмәгеңне ерта күрмә, улым, яме?!» — дип, үз эшләрен ка­рарга ишегалдына чыгып китте. Минем бит яңа күлмәкне күрсәтеп, мактанып аласым килә. Әбигә барсам, бәлки, берәр кәнфит бирер әле, дип уйлап куям. Капка төбенә чыгын бераз таптанып торгач, Җәкәүләргә менәргә булдым, бу яңа күлмәкне беренче булып Җәкәүдән башка кемгә күрсәтәсең инде тагын?! Менеп барам Ястык урамы буйлап. Минем яңа күлмәгемне күрәләр микән дип, як-ягыма карана-карана менәм. Башка көннәрдә гел урамда булган Начтук белән Үгәпи дә күренми бүген. Менеп җиттем дигәндә, Җәкәүнең әбисе Нарпа әби чиләк-көянтәсен күтәреп суга дип чыкты. «Нар­па әби, — дим мин кычкырын, — Җәкәү өйдәме?» «Юк шул, улым, җырак әбисенә төшеп китте», — ди Нарпа әби. Гел шулай ул Җәкәү, түбән очтагы җырак әбиләренә төшә дә китә. Аның әбиләре әллә кая еракта, кибет янында торалар. Ничек курыкмыйдыр, анда төшкәндә, бер кешеләрнең бит әле бик куркыныч, тавыкка да, казга да охшама­ган «күркә» дигән зур кошлары бар. Учып дәдәм: «Кызыл әйбер кисәң, ул күркәләр ке­шене куалар», — ди. Мин, әле ярый әни кызыл күлмәк тегеп бирмәде дип, сөенечемнән зәңгәр күлмәгемне сыйпап куям.

    Җиңгиләргә керсәм инде... Юк, кермим әле, Питер белән балчык атышып сугышлы уйнаганда, мин аткан балчык аның җил­кәсенә килеп тимәсенме! Без бит балчыкны тисен дип атмыйбыз, болай гына, куркы­ту өчен генә атабыз атуын. Питер шунда: «Әнигә әйтәм», — дип елый башлады. Мин: «Ялгыш кына эләкте бит ул», — дисәм дә, «Менә безгә бүтән менеп кенә кара», — дип елый-елый өйләренә кереп китте.

    Мин Микулайларга барырга булдым. Ул минем Татый әбием янында гына тора. Без аның белән еш кына Учып Гөргөриләре астындагы инештә су коенабыз, инеш ярын­дагы кызыл балчыктан төрле әйберләр ясап уйнарга яратабыз. Микулайлардан ары ми­нем үземнең генә түбән очка таба төшкәнем дә юк, кемдер белән бар инде барын. Әле мин анда Күчтей, Бәчлей, Балирый исемле малайларны да беләм, без бергә әллә ничә мәртәбә уйнадык инде.

    Микулайларга керсәм, ул урындыкта ая­гын селки-селки елап утыра, аларда тагын безнең өй түреннән көн саен фермага эшкә бара торган Әүдеки түти дә бар. Марҗый түтидән эләккән Микулайга дип уйлыйм мин. Марҗый түти — Микулайның анасы ул, кулы­на банка белән сөт өсте тоткан. Мине күрүгә: «Менә тагын бер чебиле килде», — дин көлен җибәрде. Мин: «Әйдә, Микулай, уйнарга чыгабыз», — дим, ә ул, тагын да кычкыры­брак елап, «Әни чыгармый бит, — ди дә, — әчетә, әчетә», — дип, аякларын селкетергә тотына. Аякларына карасам, алар каралып, яргаланып, чебиләп беткәннәр. Шул аяклар­га карап: «Микулай, бу синең былтыргы аякларың мәллә?» — дип әйтеп ташлаганым­ны сизми дә калдым. Ул да булмады, Әүдеки түти: «Ой, үләм», — ди-ди, сәкегә утырып бөгелә-сыгыла көләргә тотынды. Әүдеки түти бүген бик олы яшьтә инде, ләкин ул аны, хәзер дә онытмадыңмы, дип исемә төшереп тора. Марҗый түти Микулайның аякларын сөт өсте белән әйбәтләп майлады да: «Өйдән чыгасы түгел», — дип кисәтеп куйды.

    Әллә нинди көн булды бу дип, өйгә кай­тып китәргә булдым. Урамга чыккач та Андырый Лиза түтиләрдә радиодан ишеткән җыр исемә килеп төште. Лиза түтиләрнең радиолары бар, үзе бәләкәй генә булуы­на крамастан сөйли дә, җырлый да. Мин дәдәйдән: «Аның эчендә нинди кешеләр уты­ра?» — дип сорагач, «Анда кешеләр юк, әнә, урамда баганаларга сузган чыбыктан килә ул тавыш», — дип аңлатып бирде. Мин, һич кенә дә аңлый алмыйча, ул чыбыкларның эче буштыр, шуннан сөйләгән-җырлаган тавышлар килә торгандыр дип уйлыйм. Җырның беренче сүзләрен искә төшереп, урам буйлап шар яра-яра, өйгә таба киттем. «Без качкыннар, киек арысланнар... — дип җырлый җырлый, калган сүзләрен искә төшерә алмыйча, — чум, чум, закон безгә ни пачум», — дип бетереп тә куям. Шулай кычкыра-кычкыра җырлап кайтканда, Иван дәдәйләр турына җиткәч, әллә каян Учып дәдәй килеп чыкты. «Син нәрсә җүләр кеше сыман кычкырып йөрисең?» — дип, бер-икене кундырып алды. Учып дәдәй мине бик ярата ул, сукса да, ул бит аны әз генә авырттырып суга. Учып дәдәйне мин «кечти дәдәй» дип йөрим, чөнки ул дәдәләремнең иң кечесе, зурысы «олы дәдәй», аннары «апай дәдәй». «Бар, өйгә кайт, анда инде сине әни эзләп йөри», — ди ул миңа. Миңа шул гына кирәк тә, ялан тәпиләремне ялтырата-ялтырата, өйгә йөгердем. Ә үзем эчемнән генә, кычкырып җырлыйсым килсә, Мүкле күлгә барып җырлыйм мин, дип уйлап куям. Анда иркен чишмәләр челтерәвен тыңлый-тыңлый, рәхәтләнеп, туйганчы җырлыйсың.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: