Туганайлар

Георгий Ибушевның "Ак перәнник" хикәясе

Хикәядән өзек

... Яңа ел – безнең өчен көтеп алынган иң серле бәйрәмнәрнең берсе ул. Чөнки тиздән Чыршы бәйрәме булачак. Авыл хәзер бөтенләй башкача кебек, бигрәк тә аны без, кечкенә балалар тоябыз. Чөнки без Кыш Бабайның барлыгына чын күңелдән ышанабыз, аның укытучы Анна түти икәнлеген күз алдына да китерә алмыйбыз. Шундый матур итеп киенгән ап-ак сакаллы, кулына без беркайчан да күрмәгән, җемелдәп, ялтырап торган таяк тоткан Кыш Бабай ничек итеп Анна түти булсын инде?! Бу күптән көтеп алган ыгы-зыгы безне дулкынландыра, сөендерә. Без үзебезне ниндидер булачак могҗиза алдында торган кебек хис итәбез.

Өйдә бөтенләй икенче төрле хәзер, өч дәдәй дә Яңа ел чыршысын бизәү өчен уенчыклар ясый. Син күрсәң, кунак җыйган чакта киендерелә торган өйдән дә матуррак хәзер безнең өй. Ул уенчыклар тәрәзә яннарында да, матчада һәм башка урыннарда да шундый матур булып эленеп торалар. Озын-озын салам-чуклар, чылбырлар, тагын саламнан җепләр белән бер-берсенә бәйләп эшләнгән төрле зурлыктагы шакмаклар. Зур шакмаклар эчендә кечкенәләре, аларның һәрберсе ялтыравыклы төрле төстәге кәгазьләрдән эшләнгән кыска салам-чуклар белән бизәлгән. Ул да безнең матчада эленеп тора. Әз генә җил кагылып китсә дә,
ул әле бер якка, әле икенче якка әйләнә башлый. Дәдәйләр аны да клубка чыршы бизәргә алып китәчәкләр, ә минем бер дә бирәсем килми, чөнки бик матур бит ул. Уенчыкларны да алып киткәч, өй ямьсез калмасын дип, мин дә чылбыр, саламчуклар ясыйм. Салам-чук ясау шундый җиңел, аның өчен озын җеп, кыска итеп киселгән салам, төрле төстәге матур кәнфит кәгазьләре кирәк. Җепнең бер очын төйнисең дә икенче очын энәгә кидерәсең, аннан соң җепкә ваклап киселгән кәгазь, кыска салам, тагын кәгазь кидереп, озын салам-чук ясарга була. Мин әле дәдәйләрнең иске дәфтәр битләрен буяп, чылбырлар да ясыйм. Дәфтәр бите матуррак булсын өчен, карандашның очын телгә тидереп аласың да буйыйсың.

Ул битләрне тар гына итеп кисәсең дә, очларын пешкән чикмәнле бәрәңге белән сылап, бер-берсенә кидерә-кидерә ябыштырып куясың. Әй, көтәсең аннан соң, әй, көтәсең Яңа елны. Сукырларның Семиян дәдәйдән: “Кайвакытта килә соң ул Яңа ел?”, – дип сораган идем, “Төнлә белән”, – диде. Соң, көндез килсә нәрсә булган? Төнлә белән йоклагач кем күрә инде аны?! Ибекә Әләксие: “Яңа елны Кыш Бабай алып килә аны”, – ди. Алайса, Кыш Бабай төнлә белән килеп мәктәптә куна торгандыр әле. Үзем күрдем, ул былтыр да Чыршы бәйрәменә мәктәптән керде, бүләкләр төягән зур чана тартып, ләкин бүләкләр төягән чана мәктәптә җыештыручы булып эшли торган Праскый түтинең чанасы иде, ул аның белән класс мичләренә ягу өчен утын ташый. Чанасын биреп торган өчен, Кыш Бабай Праскый түтигә бүләк тә биргәндер әле. Миңа дәдәйләр чыршы янында Кыш Бабайга сөйләр өчен шигырь дә өйрәттеләр, мин аны күптән ятлап куйдым инде.

Дәдәйләр бүген бөтен уенчыкларны чыршы бизәргә алып киттеләр. Димәк, тиздән Яңа ел җитә, чыршы алып кайтачаклар, тракторның зур агач чанасына салып. Без инде аны зур түземсезлек белән көтәбез. Ул шундый зур, ямь-яшел, матур булып чанада тибрәнеп кайта, аннан бөтен урамга ылыс исе тарала.

“Чыршыга киткәннәр” дигән сүз яшен тизлегендә бөтен авылга тарала. Ниһаять, без көткән тракторның тонык гөрелте тавышы ишетелә башлый, озак та үтми, ул Ястык урамына килеп керә. Йөрәкләр атылып чыгарлык булып тибә, без, шау-гөр килеп, аңа каршы йөгерәбез, бу сөенечне күңелгә генә сыйдыра алмыйча, нәрсәдер әйтеп көлешәбез, кычкырышабыз.

Менә ул без дулкынланып әкияти бер могҗиза итеп көтеп алган көн. Менә ул без кычкырышып, гөр килеп каршы алган чыршы, клубның уртасында бизәнеп-ялтырап, үзенең сихри бер тылсым көче белән безне үзенә тартып тора. Ул шундый матур, мин дәдәйләр саламнан җыеп ясаган төсле салам-чуклар белән бизәлгән шакмак уенчыкны эзлим. Әнә, әнә бит ул, өстәрәк, чыршы ботагы чыгыбрак торган төштә эленеп тора. Чыршы тирәсендә берөзлексез барган хәрәкәттән ул әле бер, әле икенче якка әйләнә. Мин, шатлыгымнан нишләргә белмичә: “Әни, кара әле, кара, безнең дәдәйләр ясаган уенчык”, – дип, әнине тарткалыйм. Клуб тулы кеше. Ул ниндидер бер күтәренке хис, җылылык, күңел чисталыгы белән тулган. Чыршы тирәсендә балалар җырлап әйләнәләр, минем
дә әни алдыннан төшеп, аларга кушыласым килә, ләкин кыюлыгым җитми, оялам. Ылыс исе белән тулган татлы һавадан күңелгә шундый бер рәхәтлек, ниндидер мин аңламый торган ләззәтле тойгы кагылып, минем бөтен тәнемне чемердәтеп, дерелдәтеп ала. Бөтенесе Кыш Бабайны көтә, әледән-әле, малайлар Кыш Бабай килми микән дип, йөгереп урамга чыгып керәләр. Үзара Кыш Бабай мәктәптә икән инде дип, кычкырышып, бер-берсен бүлдерә- бүлдерә сөйләшәләр. Мин чынлап та Кыш Бабай мәктәпкә килеп куна икән дип уйлап куям.

Күпмедер вакыттан соң бер малай йөгереп керде дә: “Кыш Бабай килә”, – дип кычкырып җибәрде.

Менә зур клуб ишеге ачылып китә дә, шундый матур җемелдәп торган ак кием кигән кыз белән кулына озын таяк тоткан, зур сакаллы Кыш Бабай күренә. Кыш Бабай әле ул кызны: “Минем кызым”, – да диде. Кыш Бабай әллә ничә тапкыр чыршыны әйләнеп чыкты, чыршыгыз бик матур дип мактады, ничек итеп килгәнен дә сөйләде, әллә кайдан, бик ерактан, гел кыш була торган җирдән килә икән ул. “Яңа ел белән котлыйм!”, – диде, тагын әллә нәрсәләр турында сөйләгән
иде инде, мин аларны онытып бетердем. Аның белән чыршы тирәсендә матур итеп киенгән балалар да йөрде әле. Укучы балалар уйнап, җырлап-биеп, шигырь сөйләп бетергәннән соң, Кыш Бабай: “Тагын кемнәрнең җырлыйсы, биисе, шигырьләр сөйлисе килә?”, – дигәч, дәдәйләр, минем янга килеп, әйдә, сөйлә инде шигыреңне дип, Кыш Бабай янына алып килделәр. Ул да булмады, мин куркып, юк дип тартыша- киреләнә башладым, ләкин өсте ачып куелган әрҗәдәге ак перәнникләрне күргәч, миңа ничектер җиңел, рәхәт булып китте.

Мине күтәреп, зәңгәр урындык өстенә бастырып куйдылар, дәдәйләр өйрәткәнчә кычкырып сөйли башладым:

Тышта буран бөтен җиргә
Карлар тутыра...

Кинәт клуб тынып калды, хәтта югары чыңлап торган тавышымны үзем дә ишеттем, шигырь генә бик тиз бетте. Бөтенесе нык итеп кул чаптылар. Кыш Бабай: “Булдырдың, булдырдың”, – дип мине мактады. Урындыктан төшәргә микән инде дип икеләнеп таптана башлагач, Кыш Бабай шундый йомшак итеп: “Тукта әле, Георгий улым, бүләк бирәсем бар бит әле”, – дигәч, мин бөтенләй аптырап, шаккатып калдым. Ничек минем исемне белә икән ул дип. Кыш Бабай әрҗәдән перәнникләр алды, алар әллә ничәү, минем кечкенә учыма, күп дигәндә, ике-өч перәнник сыйгандыр инде. Мин сөенәм, ул перәнникләр шундый ак, озынчалар. Учыма сыймагач, мин аларны күкрәгемә кысам, ә Кыш Бабай минем күкрәк белән беләк арасына да перәнникләр кыстыра. Шуны күз алдыма китерсәм, әле дә күңелем тула, без перәнник ашап үсмәдек шул, сабый чакта ул безгә бик сирәк эләкте.

Миңа илебезнең бик күп урыннарында булырга туры килде, озынча ак перәнникләр күрсәм, күңелем хәзер дә әллә нишләп куя. Кайчак берничә перәнник булса да алып ашаганым да бар. Ләкин алар, барыбер, минем бала чактагы перәнник кебек түгелләр шул. Ул ак перәнникләр матур бер җылы тойгы, якты, саф истәлек булып, еракта, бала чагымдагы Чыршы бәйрәмендә калды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 гыйнвар 2022 - 18:09
    Без имени
    Хикэя мина бик охшады, чыннанда шулай, хэзер элеккеге тэмнэр юк инде. Элек тэмле эйбер куп элэкмэгэнгэме, безгэ барсыда тэмле тоелган.