Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Георгий Ибушевның «Ачыш» хикәясе (1 бүлек)

Георгий Ибушевның «Балачакны сагынып...» китабыннан алынган хикәясен тәкъдим итәбез.

Әни олы бакчада суган түтәлен утый, мин дә, янында бөтерелеп, аңа булышкан булып йөрим, кулларым пычранып, балчыкка буялып бетте, пычрак кул белән суган кыягын да ашап булмый. Әти дәдәйләр белән утынга менеп китте, алар бер тапкыр менеп төштеләр инде Микай Иваннар Чтук дәдәйнең аты белән. Әле миңа куян күчтәнәче төштеләр: бер кисәк ипи белән әрекмән яфрагына төрелгән каен җиләге. Ипие гел әни пешергән кебек. Олы дәдәйгә : “Бу безнең ипи бит”, – дигән идем, ул көлә: “Юк, юк, куяннар бирде, җиләкне дә алар җыйды”, – ди. Җыйганнардыр инде, аларның куллары юк бит, ипине дә алар пешерә алмый, әле ипи пешерер өчен мич тә кирәк. “Әни, дәдәйләр алып төшкән ипи белән җиләкне куяннар бирмәгән бит, име?” – дим. Әни дә, елмаеп: “Биргәннәрдер инде ул, бирмәсәләр дәдәңнәр алып төшмәс иде”, – ди. Мин барыбер ышанып бетмәдем: “Нишләп соң безнең куяннар бернәрсә бирми, гел ашыйлар гына”. Әни тагын көлемсерәп: “Алар бит читлектә, урсманда түгел, улым”, – ди. Мин һаман, ышанырга-ышанмаска белмичә, куян күчтәнәче турында уйлыйм. Бүген кич белән кино була, у-у-ух... Әле ул кич булганчы, әллә ничаклы көтәргә кирәк. Мин, сәгатьнең ничикәнлеген белеп чыгам дип, өйгә кердем. Аның сәгате дә бит әле шундый әкрен йөри, кызуламасмы, кич тизрәк җитмәсме дип, мин сәгатьнең теленә берничә тапкыр кагып-кагып куям. Ә ул алай итә торгач, бөтенләй туктап калды, җибәреп карыйм, әз генә йөри дә тагын туктый. Әтидән эләгә инде миңа дип куркуга калдым. Чыккач: “Әни, сәгать йөрми, ватылган”, – дим. Әни, моның минем эш икәнлекне бик тиз аңлап: “Чытлык малай, тагын теленә кагылгансыңдыр инде, менә, төшкәч атаң кирәгеңне бирер әле”, – дип оршырга ук тотынды. Әти дәдәйләр белән кинога төшермәс инде дип, мин зур борчуга калдым. Ул киноны Усали дигән авылдан Хадиулла абый алып менә, биш тиен акча түлисең дә керәсең, аның акчасы юк бит әле. Бер менгәндә, Хадиулла абый читкә карап тора иде, мин йөгереп кереп киттем клубка. Хадиулла абый артымнан “хайт, малай” дип калды, куып чыгармады тагын, дәдәйләр бәләкәй булганга куып чыгармады ул сине дип көлештеләр.

Бераздан басу юлыннан Ястык урамына таба төшеп килүче җигүле ат белән дәдәйләр күренде. Ябакча киртәсе аша турыдан чыгып, мин аларга каршы йөгердем. Иван дәдәйләртурыннан арбага утын өстенә утырып төшәр өчен. Төшәм утын өстендә, үзем әтигә сәгать турында ничек әйтим икән дип борчылам, бераздан: “Әти, сәгать тагын йөрми, ватылган”,  – дим. “Тик торганда сәгать ватылмый, тагын тыгылгансыңдыр инде син аңа, бөтенләй ватып чыгарасыңмы инде син аны малай актыгы”, – дип, әти миңа усал гына карап куйды. Өйгә төшкәч, сәгатьнең герен бераз гына күтәреп әллә нәрсә эшләттеләр дә, ул яңадан йөри башлады. Тиз генә Ленук түтиләргә кереп, вакытның күпме икәнлеген белеп чыктым да әти сәгатьне төзәтеп тә куйды. Аннан соң утын кистеләр, мин дә кисеп караган идем, дәдәйләр, синең көчең юк әле, пычкыны тарта алмыйсың, дип, миңа пычкы тирәсендә йөрмәскә куштылар. Икенче көнне утынны ярып та бетерделәр, ә бүген инде утын өябез. Әти башта чыгып кайда ничек өяргә икәнлеген күрсәтте, җыелды малайлар: Пәнтәл Микайласы, җиңгиләрнең Чтук дәдәй, күрше  Павал белән Семиян дәдәй. Павал дәдәй безгә көн саен керә, утын да кисеште әле ул. Мин дә өешәм, кечти дәдәйгә утын биреп торам. “Өеп бетерәбез дә, аннары Ташлы тауга кузак ашарга менәбез”, – дип сөйләшә алар. Минем дә менәсем килә. “Мине дә алып бар әле”, – дисәң, кечти дәдәй: “Сине өстерәп йөрисе калды тагын, әнә Җәкәүләргә мен”, – генә ди. Шулай да: “Дәдәй, мине дә алып менәрсез әле”, – дигән идем, ул мине шаккаттырып: “Ярар, менәрсең”, – димәсенме! Мин сөенечемнән нишләргә белмим. Семиян дәдәй, без менгән җирдән менә алмый ул, Учып, анда текә бит дип тора тагын. “Әйдә, булсын, ике кулыннан тотып менәрбез”, – ди дәдәй. Мин бу сөенечне әнигә әнигә әйтергә дип йөгерәм, әни күзикмәк пешерә. Ул күзикмәкнең тышын шулкадәр юка итеп җәя дә мендәр өстенә җәелгән ашъяулыкка куя бара, аннан соң аларны берәмләп табага салып мич кызуында тиз генә биетеп ала. Утынны өеп бетердек, күзикмәкләр дә ашалды, әтинең күңеле булды. “Ишегалдын үзем җыярмын, барыгыз уйнагыз, булдырдыгыз”, – дип мактап та куйды. Ястык урамын гөр китереп Ташлы тауга кузгалдык. Дәдәйләр этешә-төртешә сөйләшәләр, көлешәләр, мин алар артыннан элдертәм генә. Табан астын йомшак үлән кытыклый. Эчемдәге шатлыкны кем генә күрә алыр икән, шуңа күрә бөтен тирә-як яктырып, матураеп киткән кебек күренә. Җәкәүләр тыкрыгына борылып, Мүкле күл аша Ташлы тау итәгенә чишмә янына килеп туктадык.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев