Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Февральдә песнәк чыелдавы – күңелләрдә беренче яз дәртен кузгата

Григорий Родионовның “Песнәк” дип аталган лирик хикәясе

Бәхәсләшмим. Яз җырчысы дип сыерчыкларга сокланган, табигатьнең сайрар патшасы дип сандугачларны мактаган кешеләр белән бәхәсләшмим. Тик мин бүген нәфис каурыйлардан һәм гүзәл сайраулардан мәхрүм булган песнәкне мактыйм.

Сыерчыкларның канатлары да нәфис, сайраулары да гүзәл. Тик сыерчыклар сайраган апрель көннәренең түбәләрдән яуган тамчы яңгырлары да, урам буйлап бөтенесе бер якка чапкан көмеш гөрләвекләре дә бар.

Ә менә февральнең салкын бер иртәсендә тәрәзә рамыгызга килеп кунган песнәкнең нечкә аваз белән чыелдап куюын ишеткәч, сезнең күңелегездә быелгы беренче яз дәрте кузгалып китә. Ә бит әле сез бүген генә, тәрәзәдәге боз абагалар аша, айлар буе һаман бертөрле булулары белән күзләрегезне арытып бетергән кар көртләрен күзәтә идегез. Әле язга кадәр тагын салкыннар да, бураннар да булачак. Ләкин шул тәрәзә рамыгыздагы песнәк тавышын ишеткән көннән соң инде сездә быелгы яз дәрте сүнмәячәк.

Миңа калса, салкын февральдәге песнәк чыелдавы җылы апрельдәге сыерчык сайравыннан ягымлырак! Чөнки песнәк яз дәртен бураннар арасыннан эзләп ала! Сандугач – табигатьнең сайрар патшасы, ләкин салкын яңгырлар көн буе ялангач ботакларны тараган, кайчандыр эре чәчәкләр күтәреп торган гөл сабаклары соргылт курай гына булып калган көзге көннәрдә иңде сандугачлар да тыналар.

Аның каравы тәрәзә каршыгыздагы шәрә ботакта әле яңа гына авылга килгән шул каралы-сарылы песнәкне күргәч, сезнең күңелегез шатланып куя: “Табигать әле бөтенләй үк үлмәгән икән...”

Ә песнәк үз бәясен ничек кадерләп саклый белә! Ул бөтен кошлар безнең якларга кайткан яз һәм җәй көннәрендә кеше күзеннән аулак булган урман чытырманнары арасына кереп яшеренә. Әйдә, көз көне авылга кайтыр әле. Матур җирдә ямьсез булып яшәгәнче, ямьсез җирдә матур булып яшәвен мең артык. Бәхәсләшмим. Яз җырчысы дип сыерчыкларга сокланган, табигатьнең сайрар патшасы дип сандугачларны мактап җырлаган кешеләр белән бәхәсләшмим. Тик мин бүген нәфис каурыйлардан һәм гүзәл сайраулардан мәхрүм булган песнәкне мактыйм, шуны җырлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев