Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Алена Евдокимова: «Елмайдың да, мине әсир иттең»

“Кряшен чибяре-2022” титулы иясе, Мамадыш районының Шәдче Башы авылы кызы Алена Евдокимова үзенең күңел хисләрен, сәйләннәрдәй, шигъри юлларга да сала.

Әйдәгез, бергәләп укып карыйк әле.

Сөю җыры

Елмайдың да, мине әсир иттең,

Карашларда сөю уйнады.

Мәхәббәтле назлы елмаюың

Ямьле язлар миңа юрады.

 

Елмайдың да, мине гашыйк иттең,

Билләремнән алдың син кочып.

Мәхәббәтле тормыш – сөю жыры,

Шатлыклардан йөрим мин очып.

 

Мәхәббәт илендә югалыйк без,

Сөю хисләренә уралыйк.

Куллар кулда булсын, күзләр-күздә,

Сөенеч-бәхеткә юл ярыйк.

 

Елмайдым да, сине әсир иттем,

Бүләк иттем кайнар сөюем.

Син дә миңа бүләк итче назлар,

Мәхәббәттән көеп йөрүем.

 

Калсын көзләр күңелдә

Мине җиргә көзләр бүләк иткән,

Табигатькә алтын тамганда.

Кошлар соңгы тапкыр аваз биреп,

Туган җирдән китеп барганда.

 

Мин дә алар сыман очар идем,

Канатларым булса очарлык.

Бирегезче мина пар канатлар,

Галәм киңлекләрен кочарлык.

 

Канат җәеп очкан шул кошлардай

Ирекле мин, күңлем – биектә.

Тик бер көнгә булсам кош баласы,

Очар идем җиде кат күккә.

 

Көзнең сихрилеге мине әсир итә,

Әсир итә моңсу матурлык.

Вакытларны ничек туктатыйм соң,

Шул көзләрдә бераз калырлык.

 

Көтче бераз, вакыт, ашыкма әле,

Син дә аргансыңдыр ашыгып.

Эх, туктаса иде вакыт дигәннәре,

Дөнья кумас идек шашынып.

 

Мине җиргә көзләр бүләк иткән,

Уйнаклашып яфрак очканда,

Кызыл уттай янган миләш-баланнардан

Яңгыр тамчылары тамганда.

 

Әкияти көздә туган бала бит мин,

Шул әкият минем күңелдә.

Онытылмас моңлы бер җыр булып,

Калсын көзләр минем күңелдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев