Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Александр Филипповның «Туберкулезлы чөгендер» сатирик хикәясе

Карендәшебез Александр Филипповның «Урман акланы» китабыннан

  “Яхшы тормыш” колхозы бригадиры Хөббәт авыл буйлап шикәр чөгендере утарга кеше таба алмыйча гаҗиз булып йөри торгач, күрше “Яңа тормыш” колхозының мөгезле эре терлекләр фермасы мөдире, күптәнге әшнәсе Әбелхәерне очратты.

- Әллә салмыш инде син, –  дип аптырауда калды бригадир, шун­дый кызу эш өстендә ничек җае чыкты?

- Сыерларга туберкулез авыруы йоккан, шул мәхлүкләрнең ба­рысын да иткә озатып бетердем. Шул вакыйганы юарга туры килде, ахири. Хи-хи! Ник кадалып китмиләр шунда, колхоз малы бит ул, ми­некемени. Әйдә, туган, салыйк әле шул хөрмәткә! Хи-хи!

    Чөгендер утарга кеше табалмый иза чиккән бригадир Хөббәт ахирие Әбелхәер салып биргән кырлы стаканны бушатып бирде дә кой­ма буенда үсеп утыручы бер яшел үләнне өзеп алып, чәйнәп төкерде. Аннары бәхетле ахирәтенә, туберкулез белән авырган мүкләк сыер кебек, күзләрен мөлдерәтеп карап алды да, күңелендәге бөтен кайгы-хәсрәтен бушаткандай, әйтеп салды:

- Әйт әле, ахири, шул чөгендерләргә дә туберкулез йоктырып булмый микән, ә?

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев