Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Ач эт белән бүре турында мәсәл

Дарья АППАКОВАның мәсәлен тәкъдим итәбез.

Бер Эт картайган. Картаеп өрмәгәч, хуҗасы аны куып чыгарган. Бу аптырап кырга чыгып киткән. Кырда Бүре очраган. Бүре әйткән:
− Эт дус, син ни эшләп йөрисең монда?
− Ни эшләп йөрим инде, мине хуҗам куып чыгарды. Картайдым, өрә алмыйм. Өч көн бернәрсә дә ашаганым юк, − дигән Эт.
− Ач булгач, әйдә, минем белән. Мин сине ашамакчы идем, хәзер ашамыйм, жәллим, − дигән Бүре.
Кырда бер ат ялгыз йөри икән. Этне шуның янына ияртеп барган. Бүре барган да, атның койрыгына асылынган, “син карап тор”, дигән Эткә. Бүре атның койрыгын тартып бөтенләй чүмәштергән.
Шул чагында Бүре Эткә: “Күзем акайдымы?” − дигән. Эт Бүре күзенә караган да, исе киткән. “Акайды”, − дигән. Шулай дигәч, Бүре атны җибәргән дә, ат чүмәкләп китеп егылган. Шуннан Бүре, атның бугазын чәйнәп үтергән. Бугазын чәйнәгән дә, аның казылык турын аерган: “Менә симез төшен көн дә килеп аша, сиңа байтакка җитәр”, − дигән. Үзе киткән.
Ярар. Эт бер көн килеп ашый, ике көн килеп ашый. Ач Эткә бу ат бер атнага җиткән. Шул атны ашап бетергәч, аңа бер ач Эт очраган. Тук Эт:
− Нихәл, ни эшләп йөрисең, − дип сораган.
Килүче ач Эт әйткән: − Мин ач. Хужам ярлы, ашарга бернәрсә дә бирми.
− Ач булсаң, әйдә, минем белән. Бу да, Бүре кебек, ялгыз бер ат артыннан барган. Эткә әйткән: “Мин синән күзем акайдымы дип сорармын. Син карап тор”. Эт китте, ди, ат артыннан, тегесе утырып карап тора.
Бу барып асылынды, ди, атның койрыгына. Асылынгач, сорый: “Күзем акайдымы?” Теге: “Юк әле, акаймады”, – дип дөресен әйтә. Ул да булмый, ат таза булган булырга кирәк, Эткә типкән дә, Этне әллә кая очырган. Карап торган Эт шунда әйткән:
− Менә хәзер акайды инде күзең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев