Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Кряшен чибяре

"Кряшен чибяре" – 2010: Алина Федотова (Константинова)

Белешмә: Мамадыш районының Усали авылы кызы. Хәзерге вакытта Казанда яши

- 2010 нчы елда “Кряшен чибяре” җиңүчесе булган идем. Конкурс миңа бик күп нәрсә бирде. Бу турыда бик күп китаплар актарырга, өйрәнергә туры килде, чөнки конкурс шартлары буенча сорауларга җавап бирәсе бар иде. Ул елны миннән дә “популяр” кеше булмагандыр. Мамадыш районы безнеке дип горурланса, Алабуга газеталары да безнеке дип язды. Чөнки Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә, берьюлы КФУның Алабуга институтында укый идем. КФУның үз газетасы да “Безнең студент – җиңүче!” дип язды.

Питрәч районы Янсуар авылына килен булып төштем. Ирем Дмитрий Фетодов белән ике малай – Данил һәм Денисны үстерәбез.

“Кряшен чибяре” конкурсында өйрәнгәннәремне эштә дә файдаланам. Олы көн, Май чабу, Трочын бәйрәмнәре үткәрәм. Балалар белеп үссен. Татар, рус халкы кебек арабызда керәшен халкы да яши. Аларның да үз тарихы, традицияләре, культурасы бар. Үзем җырлыйм, биим, белгәннәремне балаларга да өйрәтергә тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев