Туганайлар

"Кряшен чибяре" – 2008: Регина Павлова

Белешмә: Мамадыш районы Юкәче авылы кызы. Хәзерге вакытта Казанда яши

- Конкурста катнашканда мәктәп укучысы гына идем. “Кряшен чибяре” конкурсы минем өчен яңа үрләр яулауда зур баскыч булды. Инде 11 ел вакыт үтеп китсә дә, титул алган көнем бүгенгедәй хәтеремдә! Конкурска ничек әзерләнгәнемне, дулкынлануымны үзем һәм әнием генә белә. Көндәшләрем арасында иң кечкенәсе (15 яшьлек) мин идем. Олы приз – 50 мең сум акча да беренче тапкыр миңа эләкте. Ул бүләккә компьютер, сәхнә өчен күлмәкләр сатып алган идем. 

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамладым. Яраткан эшемдә – керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблендә артист-вокалист булып хезмәт куям. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: