Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Владимир – Токио арасы

2011 елның җәе. Авылда кызу эш өсте. - Әни, печәнне без иптәшләрем белән өябез, син безгә ашарга гына әзерлә, - диеп чыгып йөгергән улымның сүзләренә куанып, уйларымның еракка төбәлгәнен үзем дә сизмәгәнмен. Русча исәнләшү тавышы мине кисәк кенә уйларымнан айнытып җибәрде.

Аталы-уллы кереп килүче ике кешене күрүгә, 78 яшьлек әниебез Анна (әллә танып, әллә танымыйча) аларны кочаклап алды.

Ерак Көнчыгыштан, әти-әнисенең туган ягына, әби-бабасы нигезенә кайтучы Григорьев Петр Михайлович (бүгенге көндә ул Артем шәһәрендә яши) һәм аның улы, 2001 елдан бирле Япониядә авиакомпания генераль представителе вазыйфасын башкаручы Григорьев Роман Петрович (яшәү урыны Токио шәһәре) Мамадыш районы Владимир авылына ике көнлек сәяхәткә менә шулай сизмәстән кайтып төштеләр.

Петр дәдәй 2005 елның җәендә беренче мәртәбә әти-әнисенең туган-үскән авылында булып киткән иде инде.

Бу вакытта ул әнисенең туганнан туган энесе "Илҗә Метери" Валентины (хәзер ул мәрхүм; безнең авылда һәркем кушамат белән йөртелә, әлеге кушаматның һәр сүзе бер буынны күрсәтә) белән аралашып, үзенә шактый истәлекләр туплаган иде.

Петр дәдәйнең әнисе Илҗә Метеринең кызы - Анна. Ул Владимир авылында туып-үсеп, шушы авыл егете, Мукеевлар нигезендә туып үскән Григорьев Михаил Михайловичка кияүгә барып, Владивосток шәһәрендә гомер кичерәләр. Гомерләренең көзен шунда каршылыйлар.

Беренче кайтуында Петр Михайлович Япониядә яшәүче улының соравы буенча, әби-бабаларының каберләрен күреп, Илья бабасына кабер ташы куеп киткән иде.

Алар үзләренә ыру булган һәрбер йортта булдылар. Кирәкле мәгълүматлар тупладылар. Мәрхүм туганнарының, әби-бабаларының каберләрендә булып, күңел тынычлыгы алдылар.

Роман һәм Петр Григорьевлар (сулда) авылдашлары белән

Петр дәдәйнең әнисе ягыннан өченче буын туганы Марина түти (Габбасова) аларны барлык тарихи урыннарда йөртте.

Әтисе ягыннан өченче буын туганы Марлин дәдәй әтиләре уйнап үскән умарталык урынына алып барды.

Роман Петрович әби-баба-ларының изге хатирәләрен кечкенә япон фотоаппаратына туплады. Үз чиратыбызда без дә ике көн дәвамында ерак Япония турында кызыксындырган сорауларыбызны яудырдык.

- Сез отпускыда бит, бәлки тагын берничә көн кунак булырсыз, - дигән сүзгә Роман чын японнарча итеп, - Бездә һәр минут бүлгәләнгән. Отпускының озынлыгы - ел саен ике атна гына. Мин ял итә башлаганчы ук вакытымны бүлеп бетердем, - дип җавап бирде.

Тагын очрашырга язсын иде дигән теләк белән ерактагы якын туганнарыбыз белән саубуллаштык.

- Эчәр суың, сулар һаваң бетмәсә, очрашырбыз, Алла боерса, Владимир белән Токио арасы әллә ни ерак ара түгел, дип шаяртып, күз яшьләрен сөртте Марина түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат Мамадыш районы Владимир авылы Токио