Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Туганнарыма бер сүз

Чәчәргәме, әллә җыяргамы? Соңгы айларда массакүләм чараларда керәшен мәсьәләсе бик актуаль темага әйләнде. Бу ноябрь азагында булган трагедия - чиркәүләр яну белән бәйле. "Регнум" Интернет-порталында, "Комсомольская правда" газетасында бу проблемага кагылган материаллар да басылды. Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова, яклау сорап, керәшеннәр исеменнән Патриарх Кириллга мөрәҗәгать итте. Керәшен хәрәкәте...

Чәчәргәме, әллә җыяргамы?

Соңгы айларда массакүләм чараларда керәшен мәсьәләсе бик актуаль темага әйләнде. Бу ноябрь азагында булган трагедия - чиркәүләр яну белән бәйле. "Регнум" Интернет-порталында, "Комсомольская правда" газетасында бу проблемага кагылган материаллар да басылды.

Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова, яклау сорап, керәшеннәр исеменнән Патриарх Кириллга мөрәҗәгать итте.

Керәшен хәрәкәте ветераны Аркадий Фокин, керәшеннәр исеменнән федераль массакүләм чараларына интервьюлар биреп, Татарстанда керәшен проблемасы бик кискен тора, бу Республика керәшен оешмасының керәшеннәр өчен бернәрсә дә эшләмәвеннән килә, дип белдерде.

Республика керәшен оешмасының идарә утырышында Семенова белән Фокинның бу гамәлләренә карата ризасызлык белдерелде. Оешманың ветераны - галимә Татьяна Дунаева Библия мисалында "ташлар- ны чәчәр чак бар, ташларны җыяр чак бар", диде. Аның фикеренчә, без инде ташлар- ны 90 нчы елларда күп чәчтек. Керәшен мәсьәләсе чынлап та кискен торган ул чорларда бу файдалы һәм кирәк иде. Ләкин хәзер буш сүз сөйләү һәм ло- зунглар кычкыру вакыты узды, заманалар үзгәрде, ташларны җыяр вакыт җитте, зарланып йөрисе түгел, үзебезгә җиң сызганып эшләргә кирәк. Бүген республикада моның өчен шартлар тудырылган, диде. Аның сүзләрен бөтен идарә членнары да күтәреп алып, мәсьәләләрнең кайдадыр читтә түгел, үзебезнең арабызда, килешенеп чишелергә тиешлеге белән ризалаштылар. Идарә утырышының йомгаклары буенча, "Туганайлар" газетасында Ирина Муллинаның "Пора собирать камни" дип исемләнгән материалы басылып чыкты. Тагын берничә көннән "Регнум" Интернет-порталында һәм "Звезда Поволжья" газетасында Аркадий Фокинның "Не нужны нам ваши 30 сребренников" дигән исем астында керәшеннәргә мөрәҗәгате басылып чыкты. Ул анда Республика оешмасын халыкны алдауда, татарлар булырга өндәүдә гаепләде, аның керәшеннәрне бергә җыю, туплау өчен түгел, татарлаштыру нияте белән төзелгәнлеген исбатларга маташты, шушы ике йөзлелекне каплау өчен, "Туганайлар" газетасының төрле уйдырмалар язып ятуын әйтте. Тик сүзләрен бер конкрет мисал белән дә дәлилләп күрсәтмәде.

Редакциябезгә Әлеге публикацияләргә кагылган хатлар килә. Шуларның берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.


2013 ел бетеп килгәндә, бер-бер артлы чиркәүләрне яндырдылар. Бу яндырулар Татарстан халкына, чыннан да, шом салды.
Соңгы елларда Россиядә экстремизм, радикализм, фашизм күренә башлауның, скинхедлар, яңа фашистлар барлыкка килүнең бер билгесен чиркәүләр яндыруда күрдек. Бүген Россиядәге традицион диннәргә каршы тышкы көчләр булышлыгы белән сугыш башланды. Бер-бер артлы дин әһелләрен үтерүләр, шартлатулар, аларның эшләреннән пычрак эзләү бара. Кызганыч, бу эшләр Россиядәге саташкан, адашкан, Алласыз, үзләренә файда эзләүче вак кешеләр кулы белән эшләнә. Үтерү, шартлату бер хәл, тик информацион атака да Россия халкына һәм ил тынычлыгына зур зыян китерә. Статистикага карасак, соңгы елларда 70тән артык дин әһеле үтерелгән. Алар арасында билгеле священниклар, мөфтиләр, имамнар бар. Соңгы ике елда Татарстанда да мөфти урынбасары атып үтерелеп, мөфти машинасы шартлатылды. Шушы елда Татарстан христианнары лидеры - митрополит Анастасийга каршы иң әшәке юллар белән информацион атака ясалып тора. Совет чорында чиркәүләр җимерелеп, ябылып беткәннән соң, үзгәртеп кору белән башланган күтәрелеш чорында үз өстенә зур җаваплылык алган, дини яңарыш ясаган Анастасий мондый мыскыллауга лаек түгел иде. Кызганыч, керәшеннәргә даими ярдәм итеп торган Анастасийга каршы эшне, чиркәү законнарын бозып, кайбер керәшеннәр дә эшләде. Ярар, болары Алла судына калсын.

Үле өстендә туй

Сугыш, талаш, үлек, паника, трагедия булган урында һәрвакыт үзләренә файда ясап калырга, очко җыярга тырышучылар була. Үлгәне үлсен, елаганы еласын - без баеп калыйк, дип уй йөртә андый кешеләр. Чиркәүләр яндырылгач, андый кешеләр, чыннан да, табылды, һәм шул трагедия вакытында ук үзләренең кара эшләренә тотындылар. Әгәр бу гамәлләргә анализ ясасак, алар Россия стабильлеген какшатуга, халыклар һәм диннәр дуслыгын бутауга үзләренең зур өлешләрен кертте. Миңа калса, моның өчен җавап бирергә, гафу үтенергә кирәктер. Халык үз "геройларын" белергә тиеш. Бу провокацияләр артында торган Аркадий Фокинны да, Мария Семенованы да яхшы беләләр. Минем аларга бер каршылыгым да юк, икесе дә моңарчы керәшеннәр өчен тырышып йөрде. Тик ат та абына дигәндәй, ялгыш юлга кереп киттеләр, сәяси уен уйнау чыларның карталарына охшап калдылар: әллә алтылы, әллә җиделе, тик король түгел инде. Иң аянычы шунда - ничә еллар буе үз халкына көчен, сәламәтлеген аямый, чын күңелдән хезмәт иткән Мария Семенова, коткычыларга бирелеп, бер көн эчендә моңа кадәр эшләгән изге эшләрен юкка чыгарды. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Шушы ихлас әби белән бабайны ияртеп йөрүчеләргә килгәндә, аларның да дини экстремизм, радикализм, ваххабизм, терроризм турындагы хезмәтләре игътибарга лаек. Кирәк урында кулланырлар, бәяләрләр. Ләкин нигә дини экстремизм проблемасы белән керәшеннәрне бергә бутарга? Мөселманнар арасында экстремистлар, радикаллар бар икән, аны дәүләт, мөселманнар үзләре хәл итәр. Тик хәзер бу проблемалар белән керәшен мәшәкатьләрен бергә кушу, керәшеннәрдән судья ясау процессы бара. Уйлап карыйк инде, моны бит берничек тә Фокин да, Семенова да хәл итә алмый. Проблемадан көлке ясамыйк, болай да үле өстендә туй итүчеләр җитәрлек бит. Әгәр "Россия өчен тырышабыз" дибез икән, тырышыйк, аңа зыян китермик, господа! Мария Семенова патриархка язганча, безгә бит көчле Россия кирәк!

Ник соң Фокин түрә булганда эшләмәде?

Керәшеннәр исеменнән тавыш чыгарып йөрүче Аркадий Фокинга килгәндә, без бу кешенең күп еллар Татарстан президенты Аппаратында нәкъ милли мәсьәләләр буенча жаваплы булып эшләвен, ул анда эшләгән елларда керәшен проблемаларының хәл ителмәвен бик яхшы беләбез. Хәзер инде яхшы дәүләт пенсиясе ала, шуңа рәхәтләнеп сүзен әйтә, яза, башкаларны сүгә. Тик, нишләптер, үзе чиновник булганда керәшен эшләренең тупикка килеп терәлгәнен әйтми. Үзең түрә булганда кая карадың, Аркадий Васильевич? Миңа калса, ул эшләгән елларда, киресенчә, проблема боз кебек катырылып тотылды. Кем гаепле? Фокин түгелме? Моны әйтер вакыт җитте! 2007 елга кадәр керәшен оешмаларына каршы атака баруга ул гына гаепле. Хәзер Фокин үзе урынына калган милли мәсьәләләр идарәсе башлыгы Вячеслав Никифоровны эт итеп сүгеп йөри. Ләкин ни өчен Фокин Никифоровның үзенә караганда йөз тапкыр нәтиҗәле эшләвен әйтми? Никифоров ярдәме белән яңа керәшен оешмасы төзелде, "Бәрмәнчек" ансамбле, керәшеннәрне өйрәнү Үзәге ачылды, керәшеннәргә йорт бирелде, яшьләр форумнары узды. Бу эшләр хәзер дә дәвам итә. Ә Фокин нишләп эшләмәде? Җавап бер - үзен лидер итеп санамаганнарына күрә эшлисе килмәде, үзенең амбицияләре халкы эшләреннән өстенрәк иде. Андый тип кешеләр үз амбициясен һәр нәрсәдән: халыктан, диннән, хәтта Алладан да өстен куя. Моңа мисал да китерә алам. Фокинның Татарстан митрополиты сүзләренә каршы барып, "иман уку белән генә көрәшеп булмый", дигәнен тагын ничек аңлатасың? Тихвин чиркәвенең престол бәйрәменә килгәч, Анастасийның керәшеннәрне чиркәүгә якынаерга өндәвенә каршы чыгып, Фокинның әйткән сүзләре бу! Митрополит чиркәүгә якынаегыз, иман белән яшәгез, ди, ә Фокин юк, ди, без политика белән эш итәбез, безне иман белән алдамагыз, ди. Мин аның комсомол, коммунист булуын да аңлыйм, шуңа, чиркәү кешеләрен аңа үпкәләмәскә чакырам. Ләкин көн саен авыз тутырып, "воцерковление кряшен" дип, керәшеннәрне денле итәм дип йөргән кеше өчен икейөзләнү түгелме бу? Спекуляция менә шушы була инде ул! Бик кызганыч хәл. Үзләре денгә чакыра - ә үзләре чиркәүгә йөрми, митрополитка каршы сөйли, иман укуның көченә ышанмый. Шушы да булдымы инде керәшеннәрнең лидеры? Аксакал, хөрмәтле карт булып йөрисе урынга, Казан-Мәскәү арасында тишек арбада дегет чиләге булып йөрисе кешеме инде ул? Әнә бит, танылган галим Максим Глуховның уллары аны мудрый кеше, Сирия, Ливандагы кебек диннәр арасында сугыш чыгу куркынычыннан безне саклый, дигәннәр. Ә бит заманында Глухов китапларын бастырмау, аны галим итеп танытмау артында шул "мудрецлар" торды түгелме? Тагын шул ук таныш проблема: туганымны танытмасам танытмыйм, керәшен турында китап чыкмаса чыкмасын, тик мин генә булыйм лидер номер один! Тик мин генә! Мин, мин, мин, мин!

Чыннан да, хәзер керәшеннәр турында яңа китаплар чыкты, бу яктан мактаудан башка сүз юк. Ләкин акыллы кеше Татарстан белән Сирияне чагыштырамы инде? Анда бит Америка биргән корал белән Сирия халкы үзара сугыша. Бездә андый сугышлар гомердә булмады һәм булмас та (Аллам сакласын!).


Тел тегермәне шәп тарта

Миңа калса, Фокинның котырып йөрүенең бердәнбер сәбәбе - бик нәтиҗәле эшләп килгән Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының дәрәҗәсен бетереп, аны таркату. Бу оешманы көчен, вакытын, малын кызганмаучы лидер Иван Михайлович Егоров җитәкли. Эшләре өчен Ходай аны зурлар, халкы онытмас. Чөнки аның ярдәме белән күп эшләр эшләнә, керәшеннәрнең дәрәҗәсе арта. Ә Фокинны яклаучылар - безне упкынга сөйрәүчеләр, тик без киләчәк белән яшәргә телибез. Керәшеннәрне хакимияткә каршы барырга чакыру - җинаять, коткы тарату, провокация. Халык башын бутарга кирәкми.

Сүз башы шүрәле дигәндәй, Фокин Иван Егоровны мораль яктан лидерлыктан китәргә этәрә, шуңа тырыша. Ә аннары нәрсә? Ярар, Фокин лидер булды ди, ә эшне кем эшләр? Күп яшьләр Фокинны артык күп сөйләүче дип кенә белә. 2009 елда, яшьләр җыелышлары башланган чорда, аның күп сөйләвеннән бизеп, җыелышка килмәүчеләр бар иде. Мин-минлегеңне күрсәтү, акыл сату, кеше сүгү яшьләрне кызыксындырмады. Әнә Иван Егоров "Бәрмәнчек" ансамбленең юбилеенда 500 мең сумлык бүләк ясады. Ә бу "батырлар" нәрсә эшләде? Әй, онытканмын, бер елны Нардуган үткәрделәр алар, тик никтер бәйрәмдә татар ансамбльләре генә чыгыш ясады, керәшеннәр булмаган иде. Яшьләр бик оялып кайткан иде бәйрәмнән. Вәт, башкача эшли алмагач, тел тегермәне катырак тарта башлады һәм шул тегермән регулярно керәшен оешмасын хурлый, пычрата. Бу турыда Керәшен оешмасы җыелышында да әйтелде. Беркем дә бит Фокинны эшләмәүдә гаепләми, бары аның кеше эшен пычратуы турында әйтәләр. Алар башка, мин башка диген дә, эшлә син, кеше хурлап йөрмә. Килешми бит инде олы кешегә!

Митрополит булам, дип

Татарстан митрополиясенә пычрак атуда священник Димитрий Сизовның катнашуы да бик борчыды. Дини лидерга каршы баруын чиркәү кичерер микән? Моның да бер хикмәте бар икән. Димитрий Сизовның Мәскәүләргә барып йөрүе артында митрополит булу теләге ята икән. Юкка гына "керәшеннәргә көчле дини лидер кирәк", дип интервьюлар бирми дә, ваххабитлар белән куркытмый икән халыкны атакай. Бар да Алла кулында, кем белә, бәлки, теләгенә ирешер туганыбыз.

Әмма эшләгән кеше генә митрополит булырга лаек. Тик ни өчендер Сизов контролендә булган авылларда секталар гөрләп эшли, аларга каршы беркем берни әйтми, әллә белмиләр?.. Узган ел Көлкәмәрнең авыл бәйрәмендә "Свидетели Иеговы" китапларын таратып йөрделәр. Бу Россиядә секта саналган оешма. Моның өчен ул җаваплы түгелме? Аннан соң Димитрий Сизовның Интернетта "кулыгызны, аягыгызны өзеп атармын" дигән сүзләре яшьләрне шаккатырган иде. Гомумән, дин кешесе андый булмый, юлың политика икән - ак җәймә! Юкка гына Интернетта үзенә аерым керәшен группасы оештырмаган, ахры. Тик анда (шаккаткыч хәл!) Россиянең барлык фашистик милләтчеләре, скинхедлар утыра. Алар инде семьяларны бозарга кереште. Дин кешесе алып барган группада иргә хатынын чыбыркы белән кыйнарга кушуларын мин берничек тә аңлата алмыйм. Дин кешесе, киресенчә, гаиләләрне ныгытырга, үгет бирергә тиеш, аларны җимергән өчен Ходай каршында кем җавап бирер? Мондый әшәке алымнар белән реклама ясап, кем митрополит булсын, ди? Чын керәшен священнигы отец Павел Павловның Мәскәүгә язган хатындагыча, "без мөселманнар белән дус яшибез, тик араны кайбер кешеләр бутарга тырыша". Бу шуңа җавап инде.

Инде нишләргә?

Язма ахырында бу сорауны куймыйча булмый иде. Миңа калса, бары да халыкның үзеннән тора. Провокаторларга карамыйча, үз тормышыбызны үзебезчә алып барырга кирәк. Теләгән кеше барысын да эшли. Мәктәпне саклау, авылны бетермәү, чиркәү салу, часовня ясау халыкның үзеннән тора. Үзең эшләгән әйбернең генә кадере була. Мәсәлән, Субаш, Иске Гришкино, Керәшен Сәрдәсе авыллары тырыш булганга, чиркәү дә салдылар, башка эшләрен дә эшлиләр. Янсуарда бала тумагач, халыкның үзен сакларга теләге булмагач, Мария Семенова Патриархка, Путинга түгел, әллә кемнәргә хат язса да, мәктәп тә булмый, чиркәү дә яңартылмый инде. Әле ничәмә ничә ел шул Янсуарда 20 балага 20 укытучы тотты мәрхәмәтле Питрәч районы. Фокиннар сөйләгән начар хакимият инде бу, ягъни. Бүген керәшеннең үзенең дөрес юлы, чын лидеры Иван Егоров, ышанычлы дуслары бар. Дус, тату яшик, булган проблемаларны уртага салып хәл итик. Бәйрәмнәрне үткәрик, авылларны бетермик, яхшы нәсел калдырыйк. Шул нәсел булмаганга, ныклы гаилә төзи алмаганга адашып йөри түгелме бу әби-бабайлар? Өйдә оныклар тыңламый, хатын санламый, уллары яки кызлары керәшен түгел - мондый хәлдә нишлисең, шул Мәскәүгә зарланып, туганнарыңны хурлап йөрсәң генә инде.

Чын күңелдән борчылып,

гафу үтенеп,

Александр ДОЛГОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев